Татарстан руслары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарстан руслары latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Татарстан руслары
яшәү җире

Татарстан

Теле

рус теле, татар теле

Дине

христианлык, ислам

Бүтән халыкка керүе

руслар

Руслар кызыл төс белән бирелгән

Татарстан русларырус халкының бүгенге Татарстан Республикасы территориясендә яши торган территориаль төркеме.

Таралышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елга Татарстан территориясендә 1.5 млн чамасы рус кешесе яши.[1]

Русларның күбесе Татарстан Республикасы шәһәрләрендә, Казанда һәм якын-тирә районнарда, шулай ук Идел, Кама һәм Нократ елгалары үзәннәренә якын районнарда яши.

Татарлардан соң руслар республиканың иң күп санлы халкы, ләкин 1950 еллар азагыннан аның авыл җирлегендәге өлеше бик тиз кимүгә таба бара.[1] Халык санын алу нәтиҗәләре буенча республика халкында русларның өлеше:

1926[2], % 1939[3], % 1959[4], % 1970[5], % 1979[6], % 1989[7], % 2002[8], % 2010, %
43,1 42,9 43,9 42,4 44,0 43,3 39,5 39,7

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Диндар руслар, нигездә православие динендә булсалар да, шул ук вакытта рус мөселманнары саны, полиция һәм мөселман руханилары мәгълүматлары буенча, сизелерлек арта бара.[9]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан территориясендә рус халкы X гасырда барлыкка килә башлый, моңа Балтыйк-Идел сәүдә юлы урнаштыруга ярдәм итә. Нигездә, сәүдә-һөнәрчелек эшчәнлеге белән бәйле зур булмаган рус төркемнәренең булуы кайбер археологик һәйкәлләр территориясендә билгеләп үтелә.[10]

Урта Идел буенда русларның беренче җирлекләре Алтын Урда (XIII–XV гасырлар) чорына карый. Казан ханлыгы чорында Идел алды һәм Кама алды җирләрендә беренче рус авыллары барлыкка килә.[10]

1556 елдан Рус дәүләте Идел буен яулап алганнан соң, русларны элеккеге Казан ханлыгы җирләренә күчерү процессы башлана. Массакүләм колонизация өлешчә рус хөкүмәте сәясәтеннән канәгать булмаган җирле халыкның баш күтәрүе белән тоткарлана[10].

XVI гасырның икенче яртысында-XVII гасыр башында рус колонизациясе чикләнгән характерда башлана, зур елга (Идел, Кама) ярлары буенча рус авыллары барлыкка килә.[10] Урта Идел буенда русларның саны арту шулай ук рус булмаган халыкларны христианлаштыру һәм руслаштыру сәясәтен үткәрү хисабына бара.[10]

XX гасырдда халык хуҗалыгын индустриальләштерү, гомумсоюз төзелешләре нәтиҗәсендә (КамАЗ, «Түбән Кама Нефтехим» һ.б.) Татарстан территориясендә рус халкының яңа төркемнәре урнашкан. Шул ук вакытта бу чорда, Куйбышев сусаклагычын төзү барышында җирләрне су басу аркасында, рус авыл торак пунктларының күбесе юкка чыга.[10]

Хуҗалык итү рәвеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рус халкының төп шөгыле игенчелек булган. Хуҗалыкта терлекчелек, балыкчылык, яшелчәчелек, йорт кәсепләре зур роль уйный. Татарстанның төньяк районнарында урман кәсепләре киң таралган: урман кисү, сумала һәм дегет ясау, күмер яндыру һ. б.[10]

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарлар белән тыгыз күршелек рус халкының этномәдәни йөзен үзгәртүгә китерә. Идел буе русларының гореф-гадәтләренә татарлар өчен хас спорт ярышлары, уеннар, бәйрәмнәр (Сабантуй, Җыен һ.б.) кертелә.[10]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Всероссийская перепись населения 2010 года. Официальные итоги с расширенными перечнями по национальному составу населения и по регионам.: см.
  2. Всесоюзная перепись населения 1926 года
  3. Всесоюзная перепись населения 1939 года
  4. Всесоюзная перепись населения 1959 года
  5. Всесоюзная перепись населения 1970 года
  6. Всесоюзная перепись населения 1979 года
  7. Всесоюзная перепись населения 1989 года
  8. Всероссийская перепись населения 2002 года
  9. Иванов В. В. Распространение радикальных течений ислама в среде русского населения Поволжья и его последствия // Ислам и государство в России: Сборник материалов Международной научно-практической конференции, посвящённой 225-летию Центрального духовного управления мусульман России — Оренбургского магометанского духовного собрания. Уфа, 22 октября 2013 г / Сост. Р. М. Мухаметзянова-Дуггал, А. Т. Ахатов, И. В. Фролова, В. С. Хазиев / под общей ред. А. Б. Юнусовой. — Уфа: ГУП РБ Уфимский полиграфкомбинат, 2013. — С. 219—225.
  10. 10,0 10,1 10,2 10,3 10,4 10,5 10,6 10,7 Tatarica Онлайн-энциклопедиясе

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Происхождение и этническая история русского народа по антропологическим данным. М., 1965.
  • Бусыгин Е.П., Зорин Н.В., Михайличенко Е.В. Общественный и семейный быт русского сельского населения Среднего Поволжья. Казань, 1973.
  • Зорин А.Н. Города и посады дореволюционного Поволжья: историко-этнографическое исследование населения и поселенческой структуры городов российской провинции второй половине ХVI – начале ХХ вв. Казань, 2001.