Татарстан Совет Социалистик Республикасының дәүләт суверенлыгы турында декларация

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарстан Совет Социалистик Республикасының дәүләт суверенлыгы турында декларация latin yazuında])

Татарстан Совет Социалистик Республикасының Дәүләт Суверенлыгы турында Декларация — Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасын Татарстан Совет Социалистик Республикасына, соңыннан Татарстан Республикасына әйләндергән декларация[1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан Дәүләт Суверенлыгы Декларациясен 1990 елның 30 август көнне Татарстан Совет Социалистик Республикасы Югары Советы Рәисе Минтимер Шәймиев[2] имзалады[3]. 1990 елның 31 август көнне «Совет Татария» гәҗитендә бастырыла. Декларация буенча ТССР Югары Советы Республиканың дәүләт хакимияте иң югары органы дип билгеләнә.

Тулырак мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1990 елның 30 августында Татарстан ССР Югары Советы икенче сессиясендә кабул ителгән ТССР Дәүләт Суверенлыгы Декларациясе ТССР дәүләт суверенлыгын игълан итә һәм Татарстан Республикасына әйләндерә. Декларация Татарстан икътисади үсешенә, төрле милләтле республика ватандашларының дуслыгы һәм бердәмлеге ныгайтуына, татар һәм рус теле тигез хокуклы булуларына зур йогынты ясый.

Документ машиналы язу ысулын кулланып әзерләнде, текст ТССР Югары Советы Рәисе М.Ш. Шәймиев үз кулы куелган имзасы белән раслана.

Документ документның төп нөсхә икәнлеге критерийлары буенча бердәнбер, мәдәни, тарихи, хокукый, сәяси яклардан әһәмиятле дип билгеләнә[4].

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]