Татарстан суверенлыгы турында референдум

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Татарстан суверенлыгы турында референдум
Дата

21 март 1992

Урын

Татарстан

Тавыш бирү системасы

Тавышлар күпчелеге

Сорау

Сез Татарстан Республикасының суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты буларак Русия, башка республикалар һәм дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы килешүләр нигезендә урнаштыруы белән килешәсезме?

Татарстан
Әйе
  
61.33 %
Юк
  
37.22 %
Бозылган бюллетеннәр
  
1.35 %
Килү 81,7%

Татарстан суверенлыгы турында референдумFlag of Tatarstan.svg Татарстан Республикасы халкының Татарстанның дәүләт бәйсезлеге декларациясен яклау мәсьәләсенә багышланган референдум.

Референдум 1992 елның 21 мартында чит ил күзәтчеләре катнашында, Русия җитәкчелегенең каршылыгы шартларында уза. Референдум нәтиҗәләренә нигезләнеп республика үз суверенлыгы турында игълан итә.

Татарстан бәйсезлеген республика районнарында 75%, шәһәрләрдә 55% халык хуплады. Әмма Казанда референдум каршылыкка очрады. Башкала халкының 44% гына декларацияне яклады, ә Бөгелмә шәһәре халкының 32% гына “әйе” дип белдерде.[1]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1990 елның 30 августCoat of Arms of Tatarstan ASSR.png ТАССР Югары Шурасы депутатлары Татарстан суверенитеты турында декларациясен, республика исемен Татар Совет Социалистик Республика — Татарстан Республикасы буларак үзгәртү карарын кабул итә.
    • Декларациядә, кайбер Flag of the Soviet Union.svg/State Emblem of the Soviet Union.svg ССРБ җөмһүриятләрдән һәм барлык диярлек РСФСР байрагы РСФСР җөмһүриятләрдән, РСФСР яки ССРБ составында булуы күрсәтелмәгән һәм суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты буларак ул Русия вә башка дәүләтләр белән килешүләр төзи ала турында игълан ителгән.
  • 1992 елның 7 февраль — җөмһүрият исеме Татарстан Республикасы (Татарстан) буларак үзгәртеп корылган.[3].
  • 1992 елның 21 мартТатарстан суверенитеты турында референдум үткәрелгән.
    • Сез Татарстан Республикасының суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты буларак Русия, башка республикалар һәм дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы килешүләр нигезендә урнаштыруы белән килешәсезме? соравына тавыш бирүчеләрнең күпчелеге «әйе» дип җавап биргәннәр.[4]

Референдум 1992 елның 21 мартында чит ил күзәтчеләре катнашында, Русия җитәкчелегенең каршылыгы шартларында уза. Генераль прокуратураның “Избирательные участки 21 числа не открывать” дигән боерыгы чыккан иде. 16 прокурор, аларның ярдәмчеләре иң беренче кереп безнең прокурор: иртәгә бер сайлау участогы да ачылмаска тиеш, дип Татарстан прокуроры Антоновка ультиматум ясый. Аның урынбасары Мусин һәм шәһәрнең прокуроры Нәфиев Антоновка каршы төште. “Югары Советның карары бар. Без шуңа буйсынабыз”, диделәр. Икенче көнне бөтен сайлау урыннарында да ачылды. Читтән килгән журналистларның саны Русиянеке һәм Татарстанныкына караганда күбрәк булгандыр.

  • 2002 елның март ае — ТР Конституциясына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында ТР законы нигезендә ТР Конституциясенең Coat of Arms of the Russian Federation.svg РФ Конституциясына тәңгәлләштерелгән яңа редакциясе раслана.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]