Татарстан удмуртлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарстан удмуртлары latin yazuında])
Татарстан удмуртлары
Үз аталышы

удмуртъёс

яшәү җире

Татарстан

Теле

удмурт теле, татар теле

Дине

христианлык

Бүтән халыкка керүе

удмуртлар

Татарстан удмуртлары (удм. удмурт, удморт, удмуртъёс, Татартсан удмуртъёс) — удмурт халкының бүгенге Татарстан Республикасы территориясендә яши торган территориаль төркеме.

Таралышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан Республикасында 23,4 мең удмурт исәпләнә, нигездә Әгерҗе, Баулы, Балтач, Кукмара, Менделеевск районнарында күпләп яшиләр.[1]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүгенге Татарстан территориясендә удмуртлар мезолит чорыннан бирле тарала башлый. Удмуртларны формалаштыруда Идел-Кама төбәгенең автохтон токымнары нигез булып тора. Этногенезның чыганаклары Ананьино мәдәниятенә (VIII–III гасырлар) карый. Безнең эра чикләрендә Ананьино мәдәнияте нигезендә Кама буе локаль культуралары булдырыла. Алар арасында пьянобор культурасы мөһим урынны алып тора, удмуртларда генетик бәйләнешнең өзелмәве ачыклана.[1]

Удмуртларның көньяк төркеме Идел буе Болгары, соңрак – Алтын Урда һәм Казан ханлыгы хакимияте астына эләгә, 1552 елдан соң, Казан алыну белән Рус дәүләтенә кушыла.

Хуҗалык итү рәвеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XX гасыр башына кадәр удмуртлар хуҗалыгында игенчелек өстенлек иткән. Удмурт хуҗалыгының аерылгысыз өлеше булып терлекчелек тора: ат, сыер, дуңгыз, сарыклар, кош-корт үрчетәләр. Аучылык, балыкчылык, умартачылык белән шөгыльләнәләр. Һөнәрчелек (урман кисү, агач әзерләү, туку) мөһим роль уйнаган. Татарстан удмуртларының киемнәре ритуал сыйфатында гына сакланып калган, күпчелек очракларда чыбар күлмәк кигәннәр, күлмәкне мамык-кәгазь тукымадан аппликация белән бизәгәннәр. Аңа камзол яки җиңсез күлмәк кидергәннәр.[1]

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Удмурт мәдәниятенең беренче җәмгыяте Балтач районында 1992 елда ук оештырыла. Биредә «Азьлана» район газетасын удмурт телендә чыгаралар, удмурт иҗаты күргәзмәләре, фестивальләр, конкурслар, Удмуртия язучылары белән очрашулар оештыралар.

2004 елда Казан, Яр Чаллы, Әгерҗе, Минзәлә шәһәрләре һәм республиканың кайбер районнары удмурт җәмгыятьләрен берләштерү өчен ТР удмуртларының милли-мәдәни автономиясе оештырыла. Татарстанда ел саен удмуртларның традицион мәдәнияте бәйрәме Гырон быдтон үткәрелә.[1] Элек Балтач районында гына үткән удмуртларның милли бәйрәме республика статусын ала. Ул язгы авыл эшләре тәмамланганнан соң, печән алдыннан үткәрелә һәм киләчәк уңыш турында үзенә күрә бер дога булып тора. Удмуртлар өчен ул татар халкы өчен «Сабантуй» кебек әһәмияткә ия.[2]

Бөтен Татарстан буенча 15 удмурт балалар бакчасы, 45 мәктәп, 9 мәдәни үзәк, 14 фольклор коллектив эшләп килә. Казанда удмурт мәдәнияте музее ачылган. Татарстанда яшәүче удмуртлар, кагыйдә буларак, өч тел: удмурт, татар һәм рус телләрен белә.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Народы Поволжья и Приуралья: коми-зыряне. Коми-пермяки. Марийцы. Мордва. Удмурты. М., 2000.
  • Пименов В.В. Удмурты: опыт компонентного анализа этноса. Л., 1977.
  • Христолюбова Л.С. Семейные обряды удмуртов: традиции и процессы обновления. Ижевск, 1984.