Татарстан флорасының Кара китабы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарстан флорасының Кара китабы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Татарстан флорасының Кара китабы
Башка исемнәр:
«Кара китап»
Чёрная книга флоры Татарстана
Автор:

Вадим Прохоров, КФУ доценты

Жанр:

энциклопедия

Оригинал теле:

урыс, татар

«Татарстан флорасының Кара китабы», «Кара китап» (рус. Чёрная книга флоры Татарстана) — конторольсез үрчегән, шул сәбәпле табигатькә куркыныч тудырган (инвазив) хайван һәм үсемлек төрләре турында мәгълүмат тупланучы китап. «Кара китап» — популяцияләре кимү сәбәпле сакланырга тиешле үсемлек һәм җәнлекләр турында мәгълүмат тупланучы «Кызыл китап»ның (ru) антонимы. «Кара китап»тагы үсемлекләр табигатькә куркыныч тудыра.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Инвазив төрләрдән иң зур зыян күргән кыйтга (континент) — Австралия. Анда тирә-янны басып киткән кактуслардан (Мексика оппунциясе) котылу (соңрак саклану) өчен Мексика кактусының дошманы булган күбәләкне (утлы күбәләк) табып алып кайтканнар. Австралиядә әлеге күбәләккә һәйкәл куелган (дөньяда бөҗәккә бердәнбер һәйкәл).

РФдә беренче«Кара китап»ны 2010 елда Мәскәү дәүләт университеты галимнәре чыгарган. Басмага («Чёрная книга флоры Средней России») РФнең үзәк өлешендәге 80гә якын инвазив (башкача әйткәндә, агрессив) үсемлек кертелгән. Әлеге хезмәт басылып чыкканнан соң, РФнең башка төбәкләре дә үзләрендә конторольсез үрчегән хайван һәм үсемлекләрнең исемлекләрен туплый башлый («Чёрная книга флоры Тверской области», 2011; «Чёрная книга флоры Сибири»; 2016). Беларусия («Чёрная книга инвазивных видов животных Беларуси», 2016), Удмуртия үзенең «Кара китабын» чыгарган. КФУ галимнәре (КФУның гомуми биология кафедрасы доценты Вадим Прохоров җитәкчелегендә) Татарстанның «Кара китабын» әзерли.

Инвазив (агрессив) үсемлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Кара китап»ка кертелерлек үсемлекләр проблемасы «Кызыл китап»тагы [1] төрләрне саклауга караганда күпкә актуальрәк. «Кара китап»тагы үсемлекләр табигатькә куркыныч тудыра. Инвазив (агрессив) үсемлекләрнең абсолют күпчелеге моңа кадәр ТР территориясендә үсмәгән, әмма төрле юллар белән яңа җирлектә таралып, тирә-як табигатьне басып алып, башка төр үсемлекләргә юкка чыгу куркынычы тудыралар.

Хайваннар (яки үсемлекләр) элек яшәгән (яки үскән) ареалдан (төбәктән) читкә эләксә, яңа урында аларның үрчүен җайга салып торучы табигый дошманнары (авырулары) булмый. Шул сәбәпле әлеге хайваннар (яки үсемлекләр) контрольсез үрчи башлый һәм шул җирлекнең үз җәнлекләрен (яки үсемлекләрен) кысрыклап чыгара. Шуңа бәйле табигый бергәлеккә юкка чыгу куркынычы туа.

Көрәш чаралары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан Республикасы «Кызыл китабы»нда үсемлекләрне саклау чаралары күрсәтелсә, «Кара китап»та, киресенчә, көрәш чаралары күрсәтелә. Үсемлекләрне юк итүнең химик, биологик, механик, агротехник һ. б. алымнары бар.

Татарстанның «Кара китабы»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстанда хәзергә бер генә инвазив үсемлеккә каршы көрәш алып барыла. Ул — Сосновский балтырганы (Heracleum sosnowskyi, рус. Борщевик Сосновского). Сосновский балтырганы Ярославль, Иваново, Ленинград, Нижгар (Түбән Новгород) өлкәләрендәге кырларны күмеп киткән. Орлыклары бик тиз өлгерә, балтырган үз тирәсендәге башка үсемлекләргә үсәргә ирек бирми.

Кешегә һәм табигатькә зыян сала торган үсемлекләр исемлегендә амброзия дә бар. Татарстанда бу үсемлек беренче тапкыр 1987 елда табылган. Хәзерге вакытта чагыштырмача сирәк очрый, популяциясе куркыныч дип әйтерлек санга җитмәгән, дип исәпләнелә.

Татарстанның Кара китабында һичшиксез булырга тиешле үсемлекләр исемлеге:

Сосновский балтырганы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сосновский балтырганы — биеклеге 1 метрдан алып 4 метрга кадәр җитүче, тамырлары 2 метр тирәнлеккә төшүче, көпшә сабаклы, зур яфраклы, ак чәчәкләре кулчатыр формасында булган, тышкы кыяфәте белән укропка охшаган үсемлек.

Согы агулы, кешенең тән тиресенә тисә, «пешерә», тиренең ультрашәмәхә нурланышка сизгерлеген арттыра, күзгә тисә, сукырайтырга мөмкин.

Исе көчле, аллергия китереп чыгара ала.

Сосновский балтырганыннан саклану чарасы: үсемлеккә кагылмаска, тәнгә согы тисә, сабынлы су белән юарга, 2-3 көн тиренең әлеге урынын кояш нурларына күрсәтмәскә, тирене нык «пешерсә», табибка мөрәҗәгать итәргә.

Балтырганны механик ысул (чабып алу) белән юкка чыгарырга мөмкин, әмма ул — күпьеллык үсемлек, бер мәртәбә чабу гына җитми, орлыгын койганчы, берничә тапкыр чабарга (җирне сукаларга, дискларга ) кирәк.

Химик ысул — агулы гербицидлар сибү — башка үсемлекләрне үтерә, кош-кортны агулый.

Биологик ысул ярдәм итә ала — әлеге үсемлек яшәгән төбәктән аны юкка чыгарырдай корткыч (яки авыру вирус, патоген) табарга кирәк.

Амброзия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кешегә һәм табигатькә зыян сала торган үсемлекләр исемлегендә амброзия беренче урынны били. Балтырганга караганда да зыянлырак. Балтырган согы тәнгә тигән очракта гына «пешәргә» мөмкин, әгәр аңа кагылмыйча, урап узсаң, зыяны тими. Амброзия — бик көчле аллерген, чәчәк аткан вакытта (июль азагыннан октябрьгә кадәр) аның серкәләре кешедә көчле аллергик реакция китереп чыгара. Кешеләрдә поллиноз яки сезонлы аллергик риноконъюктивит башланырга мөмкин. Әлеге үсемлек кешене яшәү урынын алыштырырга мәҗбүр итә, чөнки аның серкәсе таралып, кешедә аллергия китереп чыгарса, бернинди дару да ярдәм итми.

Америка өрәңгесе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Америка өрәңгесе

Америка өрәңгесе чәчәк атканда серкәсе кешедә аллергия китереп чыгарырга сәләтле. Коелган яфракларыннан бүленеп чыккан матдәләр башка агачлар үсешенә зыян сала. Елга буйларында үсә башласа, башка агач-куакларны кысрыклый, элек тал, имән үскән урыннарда өрәңге генә үсә. Мәсәлән, Алабуга янындагы Түбән Кама милли паркында бары тик өрәңге генә үсүче урыннар барлыкка килгән. Америка өрәңгесенең яфрагын ашаучы, аның үсү-үрчүенә зыян салучы бөҗәкләр юк, шуңа күрә җирле үсемлекләр белән көрәштә әлеге өрәңге җиңеп чыга. Өрәңгегә кошлар оя кормый, бөҗәкләр булмагач, әрәмәдәге алар белән тукланучы кошлар, сулыктагы бакалар, анары башка җан ияләре юкка чыга. Юл буенда үскән америка өрәңгесе автомобилләр һавага чыгарган газны тагын да көчлерәк оксидлаштыра.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Кара китап»: Сосновский балтырганы. «Атна вакыйгалары», 2019 ел, 11-17 гыйнвар.
  2. «Кара китап»: Амброзия. «Атна вакыйгалары», 2019 ел, 18-24 гыйнвар, 12нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]