Татарстан халыкларының Дуслык йорты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарстан халыкларының Дуслык йорты latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Татарстан халыкларының Дуслык йорты
Дом Дружбы народов
Татарстана
, ДДНТ
Баш-фатир:

Coat of Arms of Kazan (Tatarstan) (2004).png Казан, Павлюхин урамы, 57 йорт.

Оешма төре:

иҗтимагый оешма,
бюджет оешмасы,
табышсыз оешма

Рәсми теле:

урыс, татар

Җитәкчеләр
Дуслык йорты директоры

Ирек Шәрипов

Нигезләү

май 1999 ел

http://addnt.ru/tt/house/

Татарстан халыкларының Дуслык йорты (рус. Дом Дружбы народов Татарстана) — Татарстан халыклары Ассамблеясенә берләшкән милли-мәдәни җәмгыятьләргә дәүләт ярдәмен күрсәтүче, 1999 елдан эшләп килүче, Flag of Tatarstan.svg Татарстан Республикасы бюджетыннан финансланучы муниципаль, иҗтимагый оешма.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дуслык йорты ачылу. 2012
Әрмән милли-мәдәни җәмгыяте чыгышы
  • 1992 елда Татарстан халыкларының беренче корылтае уза, анда милли-мәдәни җәмгыятьләр берлеге (ассоциациясе) булдыру турында резолюция кабул ителә.
  • 1997 елда берлек ТР бюджетыннан финанслана башлый.
  • 1999 елның 26 маенда Татарстан халыкларының Дуслык йорты ачыла. Ул дәүләт тарафыннан финанслана.
  • Озак вакыт Дуслык йорты «Казан» милли-мәдәни үзәгенең бер бүлекчәсе буларак эшләп килә.
  • Соңыннан муниципаль учреждение статусы ала.
  • 2005 елдан ТР президенты Минтимер Шәймиев указы белән Дуслык йорты мөстәкыйль оешмага әйләнә.
  • 2012 елның 29 августында, Ассамблеянең 20 еллыгы көннәрендә, Татарстан халыклары Дуслык йортының төзәтелгән яңа бинасы (элекке «Вакууммаш» ФТИ бинасы) ачыла.[1]

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче йорт Островский урамындагы борынгы бинада урнашкан була.

Яңа бина Павлюхин урамы, 57 йортта урнашкан.

4 мең кв. м мәйданны биләгән 5 катлы бинада барлык милли җәмгыять оешмалары, Ассамблея башкарма комитеты хезмәткәрләре эш бүлмәләре, тантаналар, очрашулар, конференцияләр заллары, 300 тамашачы сыешлы концертлар залы, «Безнең йорт – Татарстан» журналы редакциясе, Дуслык йорты хезмәткәрләре кабинетлары, мәгълүмат үзәге, костюмнар бүлмәсе, артистлар өчен грим бүлмәләре, бию залы, күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре, «Дуслык» музее, техник хезмәт күрсәтү бүлмәләре урнашкан.

Дуслык йортында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен аерым шартлар тудырылган. Пандуслар, лифт, янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирә торган бүлмәләр, начар күрүчеләр өчен махсус «сукмаклар» булдырылган.

Максаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ассамблеягә кергән милли-мәдәни җәмгыятьләргә, милли оешмаларга дәүләт ярдәмен күрсәтү, Татарстан халыкларының мәдәниятын торгызу, аны саклау һәм үстерү — Дуслык йортын булдыруның төп максаты.

Бүгенге көндә Дуслык йорты - Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм республикадагы этник мәдәни хәрәкәтнең үзәк мәйданы.

Эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан халыклары Ассамблеясе составына 35 милләт исеменнән эш алып баручы 85 милли җәмәгать оешмасы керә. Республикада 132 милли-мәдәни үзәк эшли.

Методик эш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күргәзмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәнгать күргәзмәләре дүрт залда уза. Даими рәвештә республика халыкларының бизәү-гамәли сәнгате экспозицияләре эшли.

Мәгълүмат хезмәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәгълүмат үзәгендәге (җитәкче Резидә Мөбәрәкова) китапханәдә төрле телләрдә китаплар фонды булдырылган. Дөньяның төрле илләреннән трансляцияләнүче 600 канал күрсәтүгә көйләнгән иярченле телевидение эшли.

Экскурсияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Русиянең һәм дөньяның төрле илләреннән эшлекле делегацияләр, туристлар Дуслык Йортының даими кунаклары. Порталда Дуслык Йортына виртуаль сәяхәт ясау мөмкинлеге дә бар.

Бүлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Директор — Ирек Шәрипов, Удмуртиянең атказанган журналисты,ТР атказанган мәдәният хезмәткәре.
  • Директор урынбасары — Наталья Мясникова.
  • Этномәдәни эшчәнлек бүлеге (җитәкче Гөлүс Гаянов).
  • Чаралар уздыру бүлеге (җитәкче Гөлназ Хәлимова).
  • Халык иҗаты бүлеге (җитәкче Рөстәм Рәхмәтуллин).
  • Яшьләр һәм балалар белән эш бүлеге (методист Русалина Гайзәтуллина).
  • Күргәзмәләр бүлеге (җитәкче Рәсим Мәһдиев).
  • Матбугат үзәге (җитәкче Резидә Мөбәрәкова).
  • Идарә-хуҗалык бүлеге (директор урынбасары Айдар Хөсәенов).
  • Исәп-хисап бүлеге (баш бухгалтер Елена Захарова).[2]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]