Татарстан чуашлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарстан чуашлары latin yazuında])
Татарстан чуашлары
Үз аталышы

чӑвашсем

яшәү җире

 Россия

Теле

Чуаш теле, татар теле

Дине

православие, ислам[1]

Бүтән халыкка керүе

чуашлар

Идел-Урал төбәгендә чуашларның таралышы. 2010-нчы елгы бөтенроссия халык санын алу мәгълүматлары буенча.

Татарстанның чуашлары - чуаш халкының Татарстан Республикасы территориясендә таралган төркеме.

Иделнең уң ярында, Каманың сул ярында һәм республиканың көньяк һәм көньяк-көнчыгыш төбәкләрендә таралып яшиләр.

Саннары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны якынча 126 532 кеше (2002). 1989-2002 еллар арасында 5,8% ка кимегән. Республикада 19 шәһәр, 20 дән артык шәһәр тибындагы торак пункт һәм 43 административ авыл районы бар. Чуашлар күпләп Норлат (15 771 кеше), Аксубай (14 636), Чүпрәле (12 312), Буа (10 293), Тәтеш (6 155), Әлки (4 903), Чирмешән (4 888), Әлмәт (4 888), Баулы (2592), Апас (1,776) һәм Яшел Үзән (1625 кеше) районнарында яшиләр.

Таралышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Республикада якынча 170 чуаш авылы бар. 137 авылда чуашлар руслар, татарлар, шулай ук мордвалар белән бергә яшиләр. Чуашларның күбесе Казан (12 457 кеше), Яр Чаллы (12 593 кеше), Түбән Кама (5780), Норлат (4653), Бөгелмә (2112), Буа (1823), Чистай (1399), Тәтеш (1226) һәм Яшел Үзән (1197) шәһәрләрендә дә яши.

Хәзерге вакытта Казан тирәләрендә, XXI гасырда, чуаш авыллары юк диярлек, әмма әле урта гасырларда бу территориядә чуаш авыллары күп була. Хәзерге вакытта сакланып калган чуаш авылларының барысы да Яшел Үзән районының Идел аръягы өлешендә урнашкан. Чуаш авылларына Новочувашская (59%), Ремплер (44%), Воронино (28%), Новопольский, Грузинка авыллары керә. Җәя эчләрендә чуашларның хәзерге вакыттагы өлеше процентларда күрсәтелгән. Чынлыкта шуны әйтергә кирәк, бу дүрт авылда беркайчан да балаларны мәктәптә чуаш теленә өйрәтмәгәннәр. Галимнәр анда тикшеренүләр үткәрергә бармаган, журналистлар анда килмәгән. Шуңа да аларның осталык дәрәҗәсен беркем дә төгәл белми. Һәм тарих күп очракта томанлы. Статистика мәгълүматлары генә чуашларның анда күпләп яшәвен раслый.

Телләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чуашлар кагыйдә буларак, өч тел беләләр, чуаш теленнән тыш (якынча 87% Татарстан чуашларының туган теле), халыкара арлашу өчен рус һәм татар (2002 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, 25,3 мең чуаш татарча белгән) телләрен кулланалар. Чуашларның сөйләшләре татар теле йогынтысын кичергән.[2]

Күренекле вәкилләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

И.Я. Яковлев, Н.М. Охотников, И.Н. Юркин, Н.И. Шелеби, П.П. Хузангай, А.А. Трофимов, Д.П. Петров (Юман), И.С. Максимов-Кошкинский һ.б.

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1920-50 елларда Казанда, Аксубайда, Тәтештә, Чистайда чуашлар өчен педагогик техникумнар эшәп килгән. 1990 нчы елларда Казан педагогика университетында һәм Чистай педагогика училищесында чуаш бүлекләре ачыла, районнарда, чуашлар яши торган авылларда чуаш мәктәпләре эшләп килә, аларда чуашча укытыла.

Татартсанда чуаш милли автономияләре дә эшләп килә. Алар арасында Татарстан Республикасының чуаш милли-мәдәни автономиясе (Казан), П. П. Хузангай исемендәге чуаш социаль-мәдәни үзәге (Казан), Татарстан Республикасының Тәтеш чуаш милли мәдәният үзәге (Тетюши), Чуваш милли үзәге (Баулы), Чуаш милли мәдәният Берләшмәсе (Яр Чаллы), Чуаш мәдәният үзәге (Түбән Кама), Чуаш милли мәдәният үзәге (Аксубай районы) бар. Чуаш телендә төрле газеталар басыла. Кайбер рәсми төбәк газеталары чуашча кабатлана ("Байрак", "Дуслык").

Казанда «Сувар» газетасы һәм «Шурăмпуç» журналы (Таң) чыга. Татар радиосы даими рәвештә чуашларга тапшырулар чыгара.Чуаш телендә радиотапшырулар эфирга Буада һәм Казанда чыга.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ягафова Е. А. Чуваши-мусульмане в XVIII — начале XXI вв.: Монография.. — Самара: ПГСГА, 2009. — 128 с. — ISBN 978-5-8428-0758-1
  2. Г.Б. Матвеев, Е.А. Ягафова. Чуваши Татарстана. — Электронла чăваш энциклопедийĕнчи статья.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Чуваши Присвияжья: история и культура : [монографическое исследование] / Чуваш. гос. ин-т гуманитар. наук ; [А. П. Васильева и др. ; под ред. В. П. Иванова, Г. Б. Матвеева]. - Чебоксары : Чувашское книжное издательство, 2015. - 303 с. : ил., портр., табл. ; 24 см. - (Чуваши в современном мире : история и культура). Библиография в конце глав. - 1000 экз. ISBN 978-5-7670-2303-5
  • Научный отчет по проекту "Чуваши Приволжского округа". Чебоксары, 2002. 192 с.
  • Тимофеев Г.Т. Тăхăрьял. Ш., 2002; Трофимов А.А. Чувашская народная культовая скульптура. Ч., 1993; Чуваши Татарстана: книга-альбом. Ч., 2006; Иванов В.П. Этническая география чувашского народа. Ч., 2005.