Татарстан Җөмһүриятенең Милли китапханәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарстан Җөмһүриятенең Милли китапханәсе latin yazuında])
Татарстан Җөмһүриятенең Милли китапханәсе
Нигезләнү датасы 1865
Сурәт
Менеджер/директор Мәдинә Тимерҗанова
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Татарстан һәм Казан
Урам Пушкин урамы
Коллекциянең зурлыгы 3 300 000 әрхип берәмлеге
Адрес Татарстан, Казан шәһәре, Пушкин ур., 86 йорт
Почта индексы 420015
E-mail mailto:director.nbrt@tatar.ru
Рәсми веб-сайт kitaphane.tatarstan.ru
Карта
 Татарстан Җөмһүриятенең Милли китапханәсе Викиҗыентыкта

[1]

Татарстан Җөмһүриятенең Милли китапханәсе
Телефон +7 (843) 222-82-85

Татарстан Җөмһүриятенең Милли китапханәсе (Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, рус. Национа́льная библиоте́ка Респу́блики Татарста́нТатарстан Җөмһүриятенең баш китапханәсе, татар, рус һәм чит телләрдә чыккан басмаларның тупланмасы. 3,3 млн документны (шул исәптән татар телендә 120 мең, чит телләрдә 100 мең) эченә ала [2].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Китапханә бинасы. 1865(?)-1919
Китапханә турында китап. 2015
Яңа бина проекты. 2011

1830 елда Казан шәһәрендә җәмәгать китапханәсе ачылачагы турында карар кабул ителә, ләкин китапханә ачылмый кала. 1844 елда «Казан губернасы хәбәрләре» газетасының бүлек мөхәррире Николай Иванович Второв, хезмәткә Санкт-Петербургга күчеп китәр алдыннан, әтисе – туган якны өйрәнүче Иван Алексеевич Второвның шәхси китапханәсен — 903 исемдәге 1908 томлык китап һәм вакытлы матбугат җыелмасын — Казан шәһәренә бүләк итә. Китаплар күп еллар үзләренең лаеклы урынын таба алмый.

1865 елның 10 (24) гыйнварында китапханә ачыла. Бу шәһәр халкы өчен зур вакыйгага әверелә, беренче атнасында ук йөздән артык укучыны үзенә җәлеп итә. Ул чорда йортларында шәхси китапханә туплаган зыялылар шактый була, китапханә ачылгач, алар да китаплар тапшыралар. Җәмәгать китапханәсенең көннән-көн үсә, укучыларының арта баруын «Казан губернасы хәбәрләре» газетасы яктыртып, укучыларны китапханәгә тартып тора.

1905 елда китапханәдәге китаплардан файдалану тәртибе турында шәһәр думасы карар кабул итә. Николай Iнең махсус күрсәтмәсе нигезендә, каталог тикшерелеп торыла. Эчке эшләр министрлыгының «тыелган китаплар» исемлеге төзелә.

1917 елдан «Үзәк губерна китапханәсе» дип йөртелә башлый.

Казанның җәмәгать китапханәсе баштагы чорда хәзерге Казан мэриясе бинасында урнаша, 1919 елдан үз бинасында (Кирмән урамы, 33). Карл Маркс урамында филиалы бар.

1923 елдан исеме - «Үзәк шәһәр китапханәсе».

1920 елда аңа В.И. Ленин исеме бирелә.

Мөселманнар өчен филиал[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар-мөселман зыялылары милли мөселман китапханәсе ачу кирәклеге турында кайгырта. 1906 елның 2 гыйнварында тел галиме Әхмәтһади Максуди тырышлыгы белән мөселманнар өчен филиал — «Көтепханәи Исламия» — ачыла. Ул әүвәл Казандагы Печән базарындагы Кәримовлар йортында, аннары «Болгар» кунакханәсенең өченче катында урнаша. Китапханәдә 915 исемдә 1 277 данә китап исәптә тора. Бирегә, мөселман кануннары буенча, бары тик ир-атлар гына йөрергә хокуклы дип табыла. Даими йөрүчеләр — Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Ф. Бурнаш, Н. Исәнбәт, Б. Урманче.

Казанда Беренче китапханәчеләр корылтае (1919, июль), Идел буе китапханәчеләренең 3 нче корылтае (1925) үткәрелә.

Яңа заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1965 елдан «Республика фәнни китапханәсе» дип атала.
  • 1991 елда «Милли китапханә» исемен ала.

Разил Вәлиев:

« «Милли китапханә» нинди булырга тиеш? «Милли китапханә» башка илләрдә, нигездә, дәүләт китапханәсе дигәнне аңлата. Без моны үзебезгә өлге итеп алдык. Ул дәүләтнең төп китапханәсе булу белән бергә, шушы республикага исем биргән милләтнең дә төп китапханәсе ролен үтәсен. Безнең Милли китапханәбез республикадагы һәммә халыкның һәм бөтен татар халкының баш китапханәсе булырга тиеш. »

Бүген биредә ике дистәдән артык бүлек бар: «Укучыларга хезмәт күрсәтү», «Китап туплау», «Мәгълүмат-библиография», «Чит телләрдәге әдәбият», «Фәнни-методик», «Күргәзмәләр һәм мәдәни программалар», «Автоматлаштыру-компьютерлаштыру», «Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге», «Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге» (1992 елда ачыла, бүлек җитәкчесе - Айрат Заһидуллин) һ.б. Кулъязмаларның электрон вариантлары (күчерелмәләре) булдырыла.

Китапханә җитәкчеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


«Ел китабы» бәйгесе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1986 елдан башлап «Ел китабы» республика бәйгесе оештырыла: әлеге чара татар әдәбиятын, татар язучысын укучыларга танытуда бер алым.

  • 1995 елдан маркетинг, халыкара һәм төбәкара китап алмашу бүлекләре ачыла.
  • 1996 елда китапханә үзенең «Милли китап» дип аталган нәшриятын оештыра. Биредә укучылар өчен кирәк булган библиографик кулланмалар, төрле белешмәләр, социологик тикшеренү материаллары һ.б. нәшер ителә.
  • 1996 елдан татар теле һәм рус телләрендә «Китапханә хәбәрләре» дип аталган фәнни-гамәли журнал чыга. Елга ике тапкыр дөнья күрә.

Китапханәдә 238 хезмәткәр эшли, елына якынча 35 мең укучыга хезмәт күрсәтелә, 1 млн 450 мең китап бирелә. Китапханә тулысы белән компьютер челтәренә тоташтырылган, «Татарстан Республикасының электрон китапханә каталогы» эшләп килә.

Милли китапханә Россия китапханәләр ассоциациясенең[4] тулы хокуклы әгъзасы. Чит илләр белән китап алмашу оештырылган. Китапханә 1998 елда кабул ителгән «Китапханәләр һәм китапханә эше турында»гы Татарстан Республикасы кануны нигезендә эшли.

Китапханәнең девизы – «Укы. Уйла. Сөйлә».

Фондларда 3 300 000 документ (китаплар, газета-журналлар, патентлар, аудио-видео язмалар, электрон басмалар) склана, шуларның 120 000 е — татар телендә.

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ушкова йорты

Милли китапханәнең мәйданы нормативлардан сигез тапкырга кимрәк. Милли китапханәгә яңа бина төзү — бүгенге көннең төп таләбе.

Сөембикә Җиһаншина:

« Вазифам буенча чит ил китапханәләрендә еш булырга туры килгәнлектән, заманча эш алымнары, яңа бина - бүгенге көннең төп таләпләре икәнен яхшы беләбез. Кешеләрнең, гаиләләре белән килеп, китапханәдә китап укып утырып, фикер алышып, ял итеп, аралашып яшәүләрен күрәсем килә.[7] »
  • Китапханә өчен «Казан» милли-мәдәни үзәге бинасын (В. И. Ленин музееның элеккеге Казан филиалы) реконструкцияләү карары кабул ителә. Яңа бинада китапханә 2020 елның 1 сентябрендә күченеп бетеп, тантаналы төстә ачыла. 2021 елның 20 мартында укучыларны кабат кабул итә башлый.

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2021 — Татарстан Республикасы Милли китапханәсе бинасы ArchDaily & Strelka Award 2021 премиясенең «Ел бинасы 2021» номинациясендә җиңүчеләр өчлегенә кергән[8]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Гөлзада Бәйрәмова. Милли китапханә: үткәне, бүгенгесе, киләчәге. «Казан утлары», 2015 ел, 10 нчы сан.
  2. Сөембикә Җиһаншина. Милли китапханә – республикабыз горурлыгы. «Мәйдан», 2015 ел, 10 нчы сан.
  3. Вехи истории Национальной библиотеки Республики Татарстан: Казанская городская публичная библиотека. Казан: Милли китап, 2015.
  4. Милли китапханә: үткәне, бүгенгесе, киләчәге(үле сылтама)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]