Татарстан әрмәннәре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарстан әрмәннәре latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Татарстан әрмәннәре
яшәү җире

Татарстан

Теле

әрмән теле, рус теле

Дине

христианлык

Бүтән халыкка керүе

әрмәннәр

Әрмән гаиләсе, 1908 ел

Татарстан әрмәннәре (әрм. Հայեր, hayer [hɑˈjɛɾ]) — әрмән халкының бүгенге Татарстан Республикасы территориясендә яши торган территориаль төркеме.

Таралышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елда узган соңгы җанисәп буенча Татарстанда 5987 әрмән кешесе яши.[1][2] Аларның якынча яртысы Татарстанның башкаласы булган Казан шәһәрендә торалар.[3]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XII гасырда әрмәннәр Идел-Кама Болгары территориясендә яши башлыйлар.[4][5] Археологик материаллар да хәзерге Идел буе территориясендә әрмән халкының әле урта гасырда ук, аерым алганда, Бөек Болгар шәһәрендәге әрмән колониясе барлыкка килүе турында фаразларга нигез бирә.[6]

Археологик тикшеренүләр Идел буе халыкларының әрмәннәр белән тыгыз мәдәни бәйләнешләрен күрсәтә. Әрмән архитектура мәктәбе Болгар архитектурасын формалаштыруга йогынты ясаган дип уйланыла. XI йөздә Бөек Болгарның әрмән халкы төрекләр яулап алган Әрмәнстан качаклары хисабына арта. Шул вакыттан бирле Идел-Кама Болгарының башкаласы Болгар шәһәрендә, нигездә әрмән осталары төзегән таш биналар төзелә башлый.[7]

Мәскәү кенәзе Василий II гаскәрләре тарафыннан Болгар шәһәрен тар-мар иткәннән соң, 1431 елда күпчелек әрмәннәр Казан шәһәренә күченә. Соңрак биредә, "Сукно бистәсе" районында, ике Әрмән урамы барлыкка килә. Моннан тыш, Казан шәһәрендә әрмән зиратына нигез салына һәм григориан чиркәве төзелә. Бу материалларның барысы да, гомумән, Идел буенда әрмәннәрнең урта гасыр чорында булуын төгәл исбатлый. XVIII гасырда Казанда эпидемия таралу сәбәпле, әрмән халкы калмый диярлек, һәм XVIII гасырдан башлап гына Казан шәһәренең әрмән халкы акрынлап арта башлый.[6]

1897 елда Россия империясендә беренче халык санын алу Казан шәһәрендә әрмән халкының саны һәм хуҗалык эшчәнлеге турында беренче документаль статистик чыганак була. Бу мәгълүматлар нигезендә Казанга Кавказ губернасының Эриван өлкәсеннән 7 кеше, Кар өлкәсеннән 5 кеше һәм Елизаветополь өлкәсеннән 4 кеше килгән. Килүчеләрнең барысы да милләте буенча әрмәннәр була, шуларның 10сы - ир-атлар. Шул ук материаллардан күренгәнчә, Казанда туган телләре дип әрмән телен санаучы һәм әрмән-григориан динен тотучы 23 ир-ат һәм 10 хатын-кыз теркәлгән.[8]

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әрмәннәр Татарстан шәһәрләрендә ике мәдәният - татар һәм рус мәдәниятләре йогынтысында үсә. Аларның балалары ике дәүләт телен өйрәнәләр, төбәкнең тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксыналар.[6]

Казанда 1994 елда оешкан Михаил Хачатурян җитәкләгән «Луйс» («Яктылык») әрмән милли-мәдәни автономиясе бүген Россия әрмән милли-мәдәни автономиясе составына керә. Аның әгъзалары Әрмәнстан белән даими элемтәдә торалар, алар Казан-Ереван авиарейсын ачуга ярдәм иткәннәр. 2004 елда республика башкаласында танылган кинорежиссер Сергей Параджановка багышланган күргәзмә уза, Казанда бөек композитор Арам Хачатурянның тууына 100 ел тулу билгеләп үтелгән, әрмәннәрнең христиан динен кабул итүгә 1700 ел тулуга багышланган экспозиция оештырылган.[3]

2001 елда җәмгыять Татарстан Республикасы әрмән милли-мәдәни автономиясенә кушылган. Әрмән автономиясе эшчәнлегенең төп юнәлешләре булып туган телне, тарихны, әдәбиятны өйрәнү, халык традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү тора. Шундый ук җәмгыять Яр Чаллы шәһәрендә дә теркәлгән. Ике шәһәрдә дә (Казанда – ТР ФА каршында, Чаллыда – Халыклар дуслыгы йорты каршында) якшәмбе мәктәпләре эшли, анда балаларга да, өлкәннәргә дә әрмән теле укытыла.[6]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Официальный сайт Всероссийской переписи населения 2010 года. Информационные материалы об окончательных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года
  2. Всероссийская перепись населения 2010 года. Официальные итоги с расширенными перечнями по национальному составу населения и по регионам.: см.
  3. 3,0 3,1 Армянский «Свет» Татарстана. Газета Республика Татарстан.
  4. П.Семенов. Кабацкая гора// Гeогpaфичeско-cтaтиcтичecкий cлoваpь Рoccийcкой Импepии. Том II. — Санкт-Петербург, 1865. — С. 385—386.
  5. Кабацкая гора // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона : в 86 т. (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.
  6. 6,0 6,1 6,2 6,3 Журнал «АНКО». Выпуск №9. Т. Титова. Армянская диаспора в Татарстане: история и современность.
  7. Башкиров А.С. Памятники булгаро-татарской культуры на Волге. – Казань, 1929.
  8. Первая всеобщая перепись населения Российской империи 1897 г. Казанская губерния / Издание Центрального статистического комитета Министерства внутренних дел. - СПб., 1904.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Дробижева Л.М. Толерантность и рост этнического самосознания: пределы совместимости // Толерантность и согласие. - М., 1997.
  • Смирнов А.П. Армянская колония г. Болгара // Материалы и исследования археологии. Т.61. - М., 1958.
  • Социальное неравенство этнических групп: Представления и реальность. - М., 2002.
  • Социальные и культурные дистанции: Опыт многонациональной России / Институт этнологии и антропологии РАН. - М., 1998.