Татарстан әфганнары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарстан әфганнары latin yazuında])
Татарстан әфганнары
Үз аталышы

пушту پښتون көнб. [paʂtun], көнч. [paxtun]; фар. پختون [pæχtun]

гомуми сан

136

яшәү җире

Татарстан

Теле

пушту теле рус теле

Дине

ислам

Бүтән халыкка керүе

әфганнар

 Татарстан әфганнары Викиҗыентыкта
Әфган гаиләсе

Татарстан әфганнары (пушту پښتون көнб. [paʂtun], көнч. [paxtun]; фар. پختون [pæχtun]) — әфган халкының бүгенге Татарстан Республикасы территориясендә яши торган территориаль төркеме.

Таралышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча Татарстан Республикасы территориясендә әфганнар саны 136 кеше тәшкил иткән.[1][2] Татарстан әфганнарының күбесе, якынча 120 кеше, Татарстанның башкаласы булган Казанда яши, шуларның 20гә якын кешесе Россия гражданы булып тора.[3]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстанда беренче әфганнарның абсолют күпчелеге 1980нче еллар уртасында һәм 1990нчы еллар башында СССРга укырга килгән студентлар һәм югары уку йортларын тәмамлаучылар була. Әфганстанда сугыш бару сәбәпле, аларның кайберләре монда калырга мәҗбүр булган. 10 ел дәвамында Казан вузларында әфганлылар саны 5тән 13кә кадәр булган. 1991 елдан соң, Әфганстандагы сәяси вәзгыять начарлангач, Казанга аларның туганнары килә башлый. Шулай итеп, Казанның әфган диаспорасы 120 кешегә җитә. 1999 елның маенда Казанда «Әфганстан бердәмлеге» шәһәр иҗтимагый оешмасы оештырыла.[4] Соңрак ««Фәрханг» әфган мәдәни үзәге» Татарстан Республика иҗтимагый оешмасы барлыкка килә.[5]

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанда яшәгән әфганлылар үз гореф-гадәтләрен сакларга тырышалар. Бәйрәм чаралары, җыелышлар даими үткәрелә. Татарстан халыклары ассамблеясенең коллектив әгъзасы буларак, "Әфганстан бердәмлеге" шәһәр һәм республиканың этномәдәни тормышында актив катнаша. 2001 елда ул Казан администрациясе башлыгының шәһәр көнен бәйрәм итүдә чатырны иң яхшы бизәү бүләгенә, ә әфган Асефи Шәфур белән Убәйдулланың вокаль-инструменталь дуэты Мактау грамоталарына һәм шәһәр җыр фестивалендә лауреат исеменә лаек була. Әлеге уңышлар турында символик бүләк — Кол Шәриф мәчете рәсеме төшерелгән дивар келәме искә төшереп тора.[4]

Оешма оешкан саен үзешчән сәнгать чаралары да үз өлешен ала. Моңа Корбан гаетен бәйрәм итү дә, Әфган календаре буенча Яңа елны каршы алу да[6] һәм башка бик күп чаралар керә. Хәйрия эшчәнлегенә күп игътибар бирелә, мәсәслән, берлек Лаеш балалар йортына ярдәм итә. 2008 елда оешма яңадан рәсмиләштерелеп, үз статусын күтәрә, төбәкара оешмага әверелә.[4]

Күренекле Татарстан әфганнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Асефи Мөхәммәд Шәриф — юридик фәннәр кандидаты,[7] «Әфганстан бердәмлеге» Татарстан Республикасының региональ иҗтимагый оешмасы җитәкчесе.[8]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Официальный сайт Всероссийской переписи населения 2010 года. Информационные материалы об окончательных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года, archived from the original on 2012-03-01, retrieved 2021-12-18 
  2. Всероссийская перепись населения 2010 года. Официальные итоги с расширенными перечнями по национальному составу населения и по регионам. 2020 елның 13 май көнендә архивланган.: см. 2012 елның 18 октябрь көнендә архивланган.
  3. «Әфганстан бердәмлеге» Татарстан Республикасының региональ иҗтимагый оешмасы.
  4. 4,0 4,1 4,2 «Әфганстан бердәмлеге» шәһәр иҗтимагый оешмасы.
  5. Афганская диаспора в России.
  6. Казанда төрки һәм иран халыкларының Яңа ел бәйрәме – Нәүрүз билгеләп үтеләчәк.
  7. Мухаммад, Шариф Асефи. Назначение наказания за совершение нескольких преступлений по уголовному праву республики Афганистан. Казань. 1993. 159 с.
  8. «Әфганстан бердәмлеге» Татарстан Республикасының региональ иҗтимагый оешмасы. Җитәкчелек.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]