Татар теле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар теле latin yazuında])
(Татарча битеннән юнәлтелде)
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Татарча, Татар теле
Tatarça, Tatar tele
تاتارچه،‌ تاتار تلی‎
Илләр:

Россия, Үзбәкстан, Казакъстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Төркия, Азәрбайҗан, Таҗикстан, Финляндия, Румыния, Кытай, Австралия һәм башкалар.

Төбәкләр:

Татарстан, Башкортстан, Чиләбе өлкәсе һ.б.

Рәсми халәт:

Татарстан, Румыния (азчылык теле)[1]

Күзәтүдә тора:

Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты

Сөйләшүчеләр саны:

6 496 600[2]

Дәрәҗә:

95

 Классификация
Төркем:
Язу:

кирилл әлифбасы, латин әлифбасы (Татар әлифбасы)

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

тар 660

ISO 639-1:

tt[3]

ISO 639-2:

tat[3]

ISO 639-3:

tat[3]

Татар телетатарларның милли теле, Татарстанның дәүләт теле, таралышы буенча Россиядә икенче тел. Төрки телләрнең кыпчак төркеменә керә.

Лексика ягыннан татар теленә иң якын тел — башкорт теле, аннары ногай, каракалпак, казакъ, балкар, үзбәк, уйгур һәм комык телләре бара.

Телнең таралышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар теле Татарстан Республикасында, шулай ук Башкортстан, Мари Иле, Удмуртия, Мордовия республикаларында, Төмән, Сембер һәм Сарытау өлкәләрендә киң таралган. Россиянең барлык төбәкләрендә дә татарлар яши, барысында да татарча сөйләшүчеләр бар. Татар телендә Россиядә 5,3 млн. якын кеше сөйләшә (2002 елның халык исәбе буенча). Татар теле шулай ук башкортлар (524 399 мең кеше), руслар (136617 кеше), чирмешләр (42892 кеше), арлар (26242 кеше) һәм чувашлар (68624 кеше) арасында да кулланыла. 2002 елның халык исәбе алу күрсәткәнчә, Россия татарларының 81%ы татар телен белә (5554601 кешедән 4488330 кеше, 2002 елның халык исәбе буенча).

Дөньяда татарча белгәннәрнең саны мәгълүм түгел. Бу сан якынча 6 миллионнан 8 миллионга кадәр. Татар теле Үзбәкстан, Казакъстан, Азәрбайҗан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Төрекмәнстан илләрендә таралган. Татарча сөйләшүчеләр АКШта, Алманиядә, Австралиядә һәм башка илләрдә дә бар.

Татар теленең язу тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төрек (Орхон-Енисей) руннары

Татар теле тарихы бай булу сәбәпле, үзенең тормыш юлында язуын берничә тапкыр алмаштырган.

  1. Рун язуы (VII йөздә барлыкка килә). Азов, Себер, Кавказ, Сент һәм Венгрия җирлекләрендә киң таралган була. Язу рәвешләре — төрле, әммә нигезләре — бер. Шунлыктан төрки руннар, мадъяр руннар һәм башка төр руннар бар.
  2. Уйгыр язуы. Алтын Урда чоры вакытында хан сарайларында рәсми документлар, хатлар язганнар.
  3. Гарәп язуы. Татарларга бу язу ислам динен кабул итү белән берлектә килә (922 ел). Бер мең елдан артык кулланыла. XIX азагында, XX башында бик зур үзгәрешләр кичерә. Яңа имла, урта имла килеп керә. Гарәп язуы сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелә. Гарәп язуында күпчелек матбугат язмалары кулланылган, әдәби әсәрләр язылган.
  4. Латин язуы. 1927нче елда татарлар латин әлифбасын куллана башлыйлар, ул "Яңалиф" дип атала. Язуда төп принцип — фонетик. Шулай ук бу чорда әлифбага ә, ө, ү, җ, ң, һ хәрефләре кертелә.
  5. Кириллица. Русларда бу әлифба христиан дине кабул ителгәч кертелә (988 ел), 1918нче елдан бирле әлифбага үзгәрешләр керми. Татарлар 1939-1940нчы елларда бу әлифбага күчә. Шуннан соң татар халкының язуына үзгәрешләр кергәне юк.

Диалектлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Телнең билгеле бер төбәктә генә таралган төрен диалект, җирле сөйләш дип атыйлар. Шул төбәккә генә хас, гомумхалык теленә кермәгән сүзләрне диалекталь лексикага кертеп карыйлар. Диалектик сүзләр территориаль яктан чикләнгән булалар.

Татар теле өч диалект берәмлегенә бүленә:

1) урта;

2) көнбатыш (мишәр);

3) көнчыгыш[4][5][6][7][8][9][10]. Кайбер белгечләр себер татар телен аерым телгә аера.[11]

Диалектларның төп үзенчәлекләрен фонетик төзелеш, морфологик шәкелләр, синтаксик алымнар һәм лексик материаллар буенча ачыкларга мөмкин.

Диалектлар сөйләшләргә бүленә. Урта диалект, мәсәлән, 12 сөйләштән тора.

Әдәби телнең нигезе итеп урта диалект алынган. Әдәби тел диалектларга зур йогынты ясарга мөмкин (радио, ТВ, матбугат, мәгариф системасы һ.б. аркылы).

Урта диалектның кайбер лингвистик үзенчәлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1) җ-ләштерү: җул, җегет.

2) [к], [г] авазларының калын әйтелеше: къарга (qarğa), къамыш (qamış);

3) [а] авазының о-лаштырылуы: ба°ла°лар.

4) ф//п күчеше: Патыйма;

5) х//к күчеше: катын;

6) III зат тартым шәкеленең кабатлануы: ансысы;

7) инфинитив шәкеле —мага, —малы: бармалы.

Көнбатыш диалектның кайбер лингвистик үзенчәлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1) й-ләштерү: Йамали, йаңы;

2) [а] авазының ачык итеп әйтелүе: бала;

3) ирен-ирен [о], [ө], [у], [ү] иренләштермәү: кен, беген, тен, кыяш;

4) дифтонгларны монофтонглаштыру-бер аваз булып әйтелә: сүләү, әдә, ү, бәрәм, кайнар-канар;

5) [қ] /q/, [ғ] /ğ/ авазларының [к], [г] булып әйтелүе яисә төшеп калуы: кар, афу.

Көнчыгыш диалектның кайбер үзенчәлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1) ц-лаштыру: пыцак, бырцак;

2) [б], [д], [з] тартык авазларының саңгырау парларына алмашынуы: Пыел урашай полса ярар иде.

Формалашу тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар теле Идел буе һәм Урал алды районнарында башка туган һәм шулай ук туган булмаган телләр нигезендә формалаша. Татар теленә мари, мордва, удмурт, гарәп, фарсы, рус телләре йогынтысы аеруча зур.

Сакланып калган әдәби мирасның иң борынгысы XIII гасырга карый. Идел буе Болгары шагыйре Кол Гали язган «Кыйссаи Йосыф» поэмасы. Поэма язылган тел үзендә болгар һәм кыпчак телләре элементларын берләштерә. Монгол империясе һәм Алтын Урда чорында рәсми тел буларак Идел буе төркиләренең кыпчак теле кулланыла. Казан ханлыгы чорында искетатар теле формалаша, бу телгә гарәп һәм фарсы телләреннән алынмалар хас була.

Рәсми статус[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан метрополитенында ике дәүләт телендәге язу

Татарстанда татар теле, рус теле белән беррәттән, дәүләт теле булып санала. Татар телендә рәсми буларак кирилл әлифбасы кулланыла. Кайбер татарлар, күбесенчә чит илләрдә, латин һәм гарәп әлифбасын да куллана.

Татарстанда татар мәктәпләре күп. Югары уку йортларында татар теле факультетлары бар.

ММЧ[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар телендә төрле массакүләм мәгълүмат чаралары эшли.

Телевидение[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар телендәге телевидение тапшыруларына килгәндә:

Радио[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Татар радиолары

Татар телендә шактый радиолар эшли.

Моннан тыш дистәләрчә район радиолары, интернет радиолары бар.

Матбугат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Татар матбугаты

1990 еллардан бирле татар матбугаты да шактый баеды. Татар телендә йөзләрчә газета-журналлар чыга. Аларның арасында дәүләт басмалары да(«Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан», «Казан утлары»), шәхси басмалар да бар («Безнең гәҗит», «Ирек мәйданы», «Акчарлак», "Атна").

Электрон матбугат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Татар интернеты

Күпсанлы дәүләти һәм дәүләткә карамаган мәгълүмати агентлыклар туплап торган яңалыкларны Интернет челтәре аша Бөтендөнья пәрәвезе хезмәте нигезендә үз веб-сәхифәләр ярдәмендә тараталар.

Татарлык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Татарлык

Татар теле, аның хәле һәм аны белү дәрәҗәсе — татарларның милли кемлекләренә караган мәсьәләләрнең нәкъ үзәгендә.


« Ана телебез көннән–көн чүпләнә, пычрана бара. Яшьләребез корама телдә сөйләшә, корама телдә яза. Радио-телевидение, газета-журнал калька (русчадан туры тәрҗемәләр) белән тулган. Сөйләүчеләр, язучылар һичкем (Фәннәр академиясе, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Язучылар берлеге әһелләре) белән киңәш-табыш итмичә, тота да яңа сүз уйлап таба һәм шуны куллана башлый. Шуннан ясалышы телебез кануннарына туры килми торган тамырсыз сүзләр барлыкка килә...
Ана теле сагында тору, киңәш бирү Тәшкилаты корырга, ул Тәшкилатның үзенең матбугаты булырга тиеш. Эфирга, шәһәр капкаларына, кибет маңгайларына эленә торган шигарьләрне очраклы кешеләргә тәрҗемәгә бирмәскә, язмаларны белгечләр күзәтүендә тотарга, Ана телен яклау-сак­лау-сафлау гамәлен Хөкүмәт Мәҗлесендә махсус көн тәртибенә кертеп карарга.[12]
»

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Reservations and Declarations for Treaty No.148 – European Charter for Regional or Minority Languages. Council of Europe.
  2. Ethnologue report (ингл.)
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 3,6 3,7 3,8 Language
  4. Тумашева Д. Г. Конбатыш себер татарлары теле. Казан, 1961
  5. Рамазанова Д. Б. Себер диалектларыннан материаллар. Казан, 2001.
  6. Баязитова Ф.С. Себер ареалы татар диалектларында этнокультура лексикасы: йола һəм мифология текстлары яссылыгында. – Казан: Алма- Лит, 2010. – 738 с.
  7. Poppe Nicholas. Introduction to Altaic linguistics. — Wiesbaden: Onno Harrassowitz, 1965. — С. 45. — 212 с.
  8. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Региональные реконструкции / Э. Р. Тенишев. — М.: Наука, 2002. — С. 767. — 732 с.
  9. Ахатов Г. Х. Диалект западносибирских татар. Уфа, 1963.
  10. Юсупова Г. А. Структура лексики деревянной архитектуры тоболо-иртышского диалекта сибирских татар// Актуальные проблемы диалектологии языков народов России: Материалы XII региональной конференции. — Уфа, 2012. — 202 с. ISBN 978-5-91608-090-2
  11. Сагидуллин М. А. Русско-сибирскотатарский словарь. Тюмень, 2010. 216 с.
  12. Рабит БАТУЛЛА. Рабит БАТУЛЛА: АНА ТЕЛЕБЕЗНЕҢ ХӘЛЕ МӨШКЕЛ. «Мәдәни Җомга» газетасы веб-сәхифәсе. 2016 елның 1 декабрь тикшерелгән.(үле сылтама)

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]