Татар-башкорт мәдәни үзәге (Берлин)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар-башкорт мәдәни үзәге (Берлин) latin yazuında])

 

Татар-башкорт мәдәни үзәге
Нигезләнү датасы 1999
Дәүләт  Алмания
Штаб-фатирының урнашуы Берлин, Алмания
Проект яки миссиянең максаты мәдәни мирас
Рәсми веб-сайт tatar-bashqort.tk

Татар-башкорт мәдәни үзәгеГерманиянең башкаласы Берлинда эшләп килгән татар-башкорт мәдәни үзәге. Татар-башкорт мәдәни үзәгенең максаты — һәр кемгә милли үзенчәлекле саклап калырга булышлык итү.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җәмәгать 2000 елда рәсми теркәлгән, бу немец формализмы юридик яктан өстенлек бирә. Әммә Берлинда башкортлар һәм татарлар бер ел элек «Римон» галереясында Рәис Хәлилов, Нурия Алееваның рәсемнәре һәм Илдар Харисовның коллажлар күргәзмәсен оештырган булган. Тиздән беренче газета бастырырга өлгәшәләр, аннары икенче басма барлыкка килә. Бер-ике айдан оешманы легитимлаштыру зарурлыгы килеп туа. «Безнең үзәк немецчә "Tatarisch-Baschkirischer Kulturverein e.V.", татарча һәм башкортча - "Tatar-bashqort madani uzage" дип атала, - ди үзәкне оештыручы Илдар Харисов. Безне журналистар ничек кенә атамады: татар-башкорт оешмасы, татар җәмгыяте, якташлар... Без мәдәни үзәк дигән исем сайладык».[1]

Үзәктә эмигрантлар юк диярлек, күпчелеге вакытлыча эшкә яки укырга килгән ватандашлар. Татар-башкорт үзәге ячейкалары бөтен Алмания буйлап - Майндагы Франкфуртта Мюнхенгә кадәр бүлеп таралган. Франкфуртта 2004 елдан 2010 елга кадәр «Бертуган» дигән татар-башкорт журналы чыгарылган.[2] 2010 елда журнал чыгарылудан туктый, шул ук исемдәге нәшрият эшләп килә.

Рәис Хәлилов ирекле рәссам-дизайнер булып эшли һәм фотосүрәтләр белән шөгыльләнә. Ул рәссамнарның, музыкантларның, галимнарның мәдәни үзәген оештырган. Үзәк күргәзмәләр, классик һәм милли музыка кичәләрен оештыра. Берлинда татар-башкорт общинасы сабантуйның милли байрамын даими билгели.

Евросоюз илләрендә башкортлар корылтаен Лейпциг шәһәрендә яшәүче Баишев Ирек Фәнүр улы җитәкли.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Медиасеть
  2. Татары, башкиры, «Бертуган», archived from the original on 2021-09-18, retrieved 2021-09-22 

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]