Татар-монголлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Татар-монгол яулап алулары

Татар-монголлар - 12-13 гасырда Чыңгызхан берләштергән төрле төрки татар һәм монгол кабиләләре хәрби берләшмәсе.

Борынгы татарлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Орхон-Енисей рун язмалары

Борынгы татарлар турында беренче чыганак Орхон-Енисей рун язмалары, икенче төп чыганак - Кытай елъязмалары булып торалар.

VII—VIII гасырдагы кабер ташларында Орхон-Енисей рун язмаларында "Утыз татар" (Отуз татар) һәм "Тугыз татар" (Токуз татар) борынгы татар кабиләләре телгә алынган. Ягъни 6 гасырга кадәр татар кабиләләре билгеле булган инде.

Төрки каһанлыгына нигез салган Бумын каһан һәм аның варисы Истәми каһанны күмү уңае белән беренче мәртәбә телгә алынган утыз татар атамасы телгә алынган.

VII гасырда Илтәрис каһан җитәкләгән түргешләргә каршы сугышларда "Утыз татар" кабиләсе янә телгә алынган.

«

Әлеге хәбәр Илтәрис каһанның 731 елда вафат булган улы, атаклы гаскәр башлыгы Күлтәгиннең кабер ташындагы язмаларда сакланган. Күлтәгиннең 734 елда үлгән туганы Билге каһан каберенә куелган ташта язылганнарга караганда, ул 722—723 елларда угузларга һәм токуз татарларга каршы сугышкан.

»

[1]

Исеменең чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кытай чыганакларында татарлар 鞑靼 - та-та яки да-да дип язылган, чөнки кытай телендә р иероглифы юк, шуңа күрә Тимучин Тимерчин урынына язылган. Бер юрама буенча Чыңгызхан чыннан да тимерчеләр ыругыннан чыккандыр.

Уйгыр белгече Мөнир Ерзин буенча татарларны билгеләүче иероглиф та-та ике өлештән тора: сул билгесе булгари күнгә туры килә, уң билгесе - фонетик сыйфатын тасвирлый. Әлеге юрама буенча татар атамасы булгари дигән кызыл күн төре белән бәйләнгән.

Татарстан тарихчысы Рафаэль Хәкимов татар фольклорыннан әлеге юрамага бер дәлил китерә:

«

Аягындагы читегең

Болгар икән олтаны.

Болгар итек, сауры башмак,

Синдер кызның солтаны.

»

[2]

Кытай тарихчысы Е Лун-ли "Кидәннәр дәүләте тарихы" китабы буенча татар халкы күп кәбиләләрдән тора, һәр зур кабилә 200-300 гаиләдән тора, кече кабилә 50-70 гаиләдән тора, ләкин кабиләләр берләшмәсе үзеңне татарлар дип атыйлар.

Хинган таулары, Буир һәм Колан күлләре янындагы татар кабиләләре "Алты татар" берлегенә берләшкән. Нәкъ әлеге татар берлегеннән Татар култыгы, Татар бугазы, Татар тау тезмәсе топонимнары чыккан.

"Сигез татар кабиләсе", "Утыз татар", "Тугыз татар" берләшмәләре Төрки каһанлыгына нигез салуда зур роль уйнаган.

Борынгы Кытай тарихчылары үз китапларында татарларны "ак татарлар", "кара татарлар", "кыргый татарлар"га бүлеп аерган.

Х-ХII гасырларда халха-монголлар борынгы татарлар җиренә күчеп килгәннәр, бу территория: бүгенге Монголия, Эчке Монголия, Кытай вилаяте Гәнсү, Шәнси.

6 гасырдан бирле борынгы татарлар һәм уйгырлар төрки халыклар булып нык аралашкан, нәкъ шуннан соңрак татар дәүләте Алтын Урдада уйгыр әлифбасы рәсми кагазьләрдә кулланылган.

1311 елда мәшһүр тарихчы Рәшид Әд-Дин үз китабында болай язган: "Чыңгызхан хакимияткә килгәнгә кадәр алты данлы татар кабиләсе үз ханы, дәүләте, гаскәренә ия булган". Төрле галимнәр әлеге 6 бәйсез борынгы татар дәүләтен билгеләргә тырышкан һәм киләсе йомгак ясаган: иң зур татар дәүләте "Татар йорты" көнчыгыш Монголиядә Буин-нор күле янында урнашкан булган, икенче татар дәүләте Гәнсү вилаяте көнбатышында, Көнчыгыш Төркистан чиге янында урнашкан. Бәлки Рәшид Әд-Дин Кимәк каһанлыгы да телгә алгандыр, кала борынгы татар дәүләте әлегә табылмаган.

Кара татарлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ХIII гасырда инде Кытай тарихчылары Чыңгызхан чын монголларын "хэй-да" - димәк "кара татарлар" , онгытлар кабиләсен - "бай да-да" - "ак татарлар" дип атаганнар.

1221 елда Кытай тарихчысы Мэн-да Бэй-лу "Монгол-татарларны тулы тасвирлау" дигән китапта болай язган:

« Бүгенге император Чыңгыс һәм аның гаскәр башлыклары, түрәләре кара татарлар булып торалар. Татар хакиме Тимучин зур буйлы, киң маңгайлы, озын сакаллы кеше, сугышчан һәм көчле шәхес.
Кытай тарихчысы Мэн-да Бэй-лу
»

Ак татарлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кытай тарихчылары игенчелек белән шөгыльләнгән татарларны "ак татарлар" яки "мәдәни татарлар" дип атаганнар. Дәүләтсез (хансыз) татар кабиләсе "кыргый татарлар" дип аталган.

Кытай тасвирлавы буенча "ак татарлар" Бөек ефәк юлы буйлап яшәгән, сәүдә һәм игенчелек белән шөгыльләнгән.

«

Ак татарлар дип аталучы татарларның буй-сыннары зифа, үзләре әдәпле һәм ата-аналарын ихтирам итәләр

»

Бүтән татар кабиләсе корал ясау белән шөгыльләнгән һәм алардан Япониягә "Tatara" дигән кылыч ясау технологиясе таратылган. Заманча Татарстанда әлеге технология югалган, ләкин Япониядә торгызылып сакланган һәм мәшһүр "Татара (Катана) кылычы" бар.

Борынгы татарлар һәм Кытай[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кытай чыганагы буенча татарлар берләшмәсе кодрәтле һәм эре булган, якынча 70 мең гаиләдән торган, 14 төрки халыктан иң зуры саналган.

Гарәп чыганагы буенча татарларның бөеклеге һәм абруе сәбәпле бүтән төрки кабиләләр берләшеп үзеңне дә татарлар дип йөртә башлаганнар. 11 гасырдагы чыганак буенча татарлар Иртеш елгасы буйларында да яшәгән.

Борынгы татарлар Кытай белән еш сугышкан. 10 гасырдан соң татарлар монголларга каршы вакыт-вакыт сугыша башлаган.

1164 елда татарлар монголларны тар-мар итә.

1198 елда татарлар һәм Кытай арасында зур сугыш башланган. Кытай ягына монголлар һәм кереитләр кушылган, шуңа күрә татарлар җиңелгән, күп һәлак булган, әсирлеккә эләккән, зур өлеше көнбатышка күчеп киткән.

Татарлар һәм монголлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көнчыгышта калган татарларга каршы монголлар яңа сугыш башлаган. 1202 елда чагай, алухай, алчы татарлары җиңелгән. 1204 елда монголлар (кара татарлар) ак татарларны тар-мар иткән.

Чыңгызхан төрле татар кабиләләрен буйсындырып үз гаскәренә керткән, алар иң кодрәтле, кыю булып беренче сафта сугышкан, шуннан татар-монгол гаскәре ешрак татар гаскәре аталган, моннан тыш кытайлылар монголларны да кара татарлар дип йөрткән.

Чыңгызхан үзе дә татарча яхшы белгән; аның анасы чибәр Оэлун катнаш никахтан туган, ә кызының исеме төркичә (татарча) Алаһайбикә булган.[1] Чыңгыз хан кыяфәте белән бүтән монголлардан, ягъни кыргый һәм кара татарлардан, аерылып торган: «зур һәм мәһабәт гәүдәле, киң маңгайлы, озын сакаллы» булган. Аның ике хатыны белән тәрбиягә алган малаеның татарлар булганлыгы да мәгълүм. Империянең баш хакиме вазифасын татар кабиләсеннән чыккан Шики-Хутуку исемле гаскәр башлыгы үтәгән. Димәк, Чыңгыз ханның шәхси дөньясында да, аның дәүләт эшләрендә дә татарлар зур урын алып торган.

Чыңгызхан берләштергән бердәм гаскәр татар-монгол гаскәре, көнбатышта ешрак татар гаскәре дип йөртелә.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]