Эчтәлеккә күчү

Татар Көҗәге

56°07′45″ т. к. 52°29′25″ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар Көҗәге latin yazuında])
Татар Көҗәге
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Асан авыл җирлеге[d]
Халык саны 0 (2012)[1]
Почта индексы 427885
Җирле телефон коды 34150
Карта

Татар Көҗәге (рус. Татарский Тоймобаш, удм. Бигер Кизекгурт, Выль Бигер) — Удмуртиянең Алнаш районындагы юкка чыккан татар[2] авылы, Асан авыл җирлеге составына керә.

Алнаши авылыннан көньякта 6 км һәм Ижаудан көньяк-көнбатышта 92 км ераклыкта урнашкан.

Революциягә кадәр Нократ губернасының Алабуга өязе составында булган. 1859 елда авылда 168 татар кешесе яшәгән.[3]

1921 елда, Вотяк автономияле өлкәсе оешу белән бәйле рәвештә, авыл Можга өязенә күчерелгән. 1924 елда, авыл советлары берләштерелгәч, Алнаш волостеның Асан авыл советы составына кергән, ләкин киләсе 1925 елда, авыл советлары бүленгәч, Кучерян авыл советы төзелгән, авыл аңа күчерелгән. 1929 елда район-волость административ бүленеше бетерелгән һәм авыл Алнаш районына бирелгән. Шул ук елда СССРда тулысынча коллективлаштыру башланган, аның барышында авылда «Луговик» авыл хуҗалыгы артеле (колхоз) оештырылган[4].

1950 елда авыл хуҗалыгы кооперативлары берләштерелә, Луговик колхозы бетерелә, һәм берничә күрше колхоз Ленин исемендәге бер колхозга берләштерелә[4]. 1964 елда Кучерян авыл советы Байтирәк авыл советы дип үзгәртелә , ә ике елдан соң, 1966 елда, Асан авыл советы төзелә һәм Татар Көҗәге яңа авыл советына күчерелә.

Халык саны
2008[5]2010[6]2012[7]
000

2008 елның 1 гыйнварына авылда инде даими халык булмый[8].

1979 елда авылда 14 кеше яшәгән, барысы да татарлар.[3]

2002 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, халыкның милли структурасында удмуртлар 1 кешедән 100 % тәшкил иткән.[9]

Элек авылда татар мәктәбе эшләгән.[2]

  1. Каталог населённых пунктов Удмуртской Республики. Численность постоянного населения на 1 января 2012 года
  2. 1 2 Онлайн — энциклопедия Tatarica
  3. 1 2 «Родная Вятка».
  4. 1 2 Фонд Р-203, Алнашская машинно-тракторная станция Алнашского района Министерства сельского хозяйства УАССР. Архивный отдел Администрации МО «Алнашский район». 2010-05-08 тикшерелгән.(үле сылтама)
  5. Численность населения Алнашского района в разрезе населённых пунктов на 1 января 2008 года
  6. Всероссийские переписи населения 2002 и 2010 годов
  7. Каталог населённых пунктов Удмуртской Республики. Численность постоянного населения на 1 января 2012 года. әлеге чыганактан 2015-03-24 архивланган. 2015-03-24 тикшерелгән.
  8. Численность населения Алнашского района в разрезе населённых пунктов на 1 января 2008 года. Алнашский районный Совет депутатов. әлеге чыганактан 2013-10-22 архивланган. 2010-02-20 тикшерелгән.
  9. Коряков Ю. Б.. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России».