Татар баганалысы авылының табигате

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар баганалысы авылының табигате latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Татар Баганалысы авылының табигате бик матур.Авылны дүрт яклап урманнар чолгап алган.Авылны икегә бүлеп,вак чишмәләрдән барлыкка килгән алкын сулы Баганалы елгасы ага.Халык телендә ул инеш дип тә йөртелә.Тагын Йөзәй ,Зирекле,Сарсаз елгалары да авыл табигатенә үзенә генә хас матурлык өстиләр.

 Авыл  кече Чирмешән елгасына ага торган елгалар бассейнында урнашкан.Бу елгалар,инешләр җәй көнне дә саекмыйлар:аларны бик күп вак чишмәләр туендыра.Яз көне әлеге елгалар кар сулары белән тулып,ярларыннан чыга,шактый киң тугай һәм кырларны басалар.
Авылым чишмәләргә бик бай.Балтай,Бәшүрә,Ибраһим,Хафиз,Гомәр һәм башкалар.Һәрбер чишмәнең үз яме,үз агышы,үз аһәңе бар.
 Чишмәләр аларны карап торучы кешеләргә яки нинди дә булса вакыйгаларга мөнәсәбәтле рәвештә аталганнар.Мәсәлән:Бәшүрә   әби чишмәсе –Бәшүрә исемле әби казытканга шулай аталган. Дегет атавы чишмәсе – янында дегет кайнатканга шулай исемләнгән.

Балтай чишмәсе исеме авылга беренче килеп урнашкан Балтач ягы кешесе хөрмәтенә Балтай бабай истәлегенә шулай аталган.Бу чишмәнең суы йомшаклыгы,тәмлелеге белән дан тота.Аңа багышлап шигырь дә иҗат ителгән.

Балтай чишмәсе

1.Бүгенгедәй әле күз алдымда

Анам,авылым,Балтай буйлары.

Бүгенгедәй әле хәтеремдә

Сабый чакның татлы уйлары.

2.Һаман хәтеремдә әнкәемнең

– Күкрәгенә кысып сөйгәне.

Киләчәктә минем ышанычым,

Куанычым,бәгърем,-дигәне.

3.Күргән кебек булам язгы таңда

Чишмәкәйнең агып ятканын.

Көянтәсен асып матур кызлар

Серләр сөйләп судан кайтканын

. 4.Беренче кат Балтай буйларында

Яшьлек мәхәббәтен таптым мин

Синең суың эчеп,синдә үскән

Алсу йөзле кызны сөйдем мин.

5.Чит илләрдә,Балтай,синең кебек

Гүзәл чишмә һич тә күрмәдем

Нинди авырлыклар кичерсәм дә,

Биргән вәгъдәләрне саклармын.

Авыл күлләргә дә бай.Мүк сазы күле,Мукшы,Түбән оч, Шалкан,Касыйм күлләре авыл табигатен үзләренчә матурлыйлар.Әлеге атамалар да күлгә нинди дә булса йогынтысы булган кеше исемнәре яки вакыйгалар нәтиҗәсендә аталган.Мәсәлән:Мукшы күле – Мордва Баганалысы авылы Татар Баганалысына кушылгач шулай атала башлый.Касыйм күлен Касыйм исемле кеше казыткан,мүк күлендә мул булып мүк үскән.Авылда агач өйләргә бүрәнә арасына кыстыру өчен мүкне шуннан чыгарганнар. Хәзерге вакытта буралы өйләр бик популяр булмаса да, мунчаларга мүкләр бик кирәк. Авыл халкы хаман да булса шушы Мүк күленнән мүк алып кайта.

  Тат.Багана авылында табигать шартлары нәкъ Г.Тукай язганча, “Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява”.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Нигмәтҗанов Илдар Хайруллович "Татар Баганалысы турындагы китап" 2003 ел. Казан