Татар Википедиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар Википедиясе latin yazuında])
(Татар википедиясе битеннән юнәлтелде)
Википедия Татар Википедиясе
Tatar Wikipediӓse

URL tt.wikipedia.org
Табышлы Хәйрия
Төр Челтәрле энциклопедия
Теркәлү Мәҗбүри түгел
Телләр татар теле
Эшли башлау вакыты 2003 елның 15 сентябре
Хуҗасы Викимедиа фонды
Мәкаләләр саны 501 112
Битләр саны 786 866
Үзгәртүләр саны 4 137 683
Теркәлгән кулланучылар 51 116
Актив кулланучылар 79
Идарәчеләр 6
Тирәнлек 1.7
Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (кириллица) телендә бүлеге бар!
tt:Баш бит

Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (латиница) телендә бүлеге бар!
tt:Baş bit


Татар Википедиясе (лат. тат. Tatar Wikipediäse) — Википедиянең татар телендәге бүлеге. Төрки телләрдәге Википедияләр арасында мәкаләләр саны буенча, төрекчә Википедиядән генә калышып икенче урында бара. 2003 елның 15 сентябрендә ачыла, һәм баштан фәкать латин әлифбасы белән эшли. Бүгенге көндә исә Татар Википедиясендә латин һәм кирилл әлифбалары тигез хокукларда кулланыла.[1] Татар телендәге бүлекнең күпчелек тарафыннан кабул ителгән исеме — «татар Википедиясе» — башка телләрдәге бүлекләре кебек үк мәкаләләр язылу телен генә белдерә, берәр этнос яки дәүләткә караганын түгел.

Статус[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар Википедиясе (шулай ук ТатВики һәм tt.wiki) — Викимедиа фонды карамагындагы Википедия исемле интернет-энциклопедия проектының татар телендәге өлеше.
Татар Википедиясенә кирилл һәм латин имләләрендә язу мөмкин, тик бер мәкалә эчендә бу ике әлифбаны куллану рөхсәт ителми, ләкин барлык төркемнәр атамалары тик кириллча языла.

Татар Википедиясе — татар телен белүче һәм өйрәнүче волонтерлар (үзиреклеләр) көче белән үстерелә.
Кертем яки үзгәртүләр ясаучылардан, үз гамәлләрен кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар буенча кылулары көтелә.

TATLAT[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар Википедиясе җәмәгатьчелеге карары нигезендә латин әлифбасында да мәкаләләр язып була. Латин әлифбасы нигезендәге Баш бит һәм аңа багышланган проект бар.

2012 елдан Татар Википедиясе мәкаләләрен латин әлифбасында укырга теләүчеләр өчен әйләндергеч (конвертор)(үле сылтама) кулланырга мөмкин.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2009 нчы елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесендә Татар Википедиясе «Туган тел» номинациясендә беренче урын яулый.
  • 2010 елның октябрендә узган I Халыкара «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе икенче урынны яулый.
  • 2010 елның «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Туган тел» номинациясендә янә Татар Википедиясе җиңә[2].
  • 2011 елда узган II Бөтендөнья «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урын яулый.
  • 2011 елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Фән һәм мәгариф» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урында[3].

Статистика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

300 000 мәкалә

Хәзерге вакытка Татар Википедиясендә 501 112 мәкалә бар, 6652 файл йөкләнгән. Викимедиа статистика проектының Татар Википедиясен тасвирлаган Кыскача аналитик мәгълүмат һәм тулы таблица.

Чагыштырма статистика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар Википедиясенең башка төрки телле Википедия бүлекләре белән чагыштырма таблица

Код
Википедия бүлеге
Ачылган елы
Мәкаләләр
Битләр
Файллар
Үзгәртүләр
Теркәлгән кулланучылар
Актив кулланучылар
1 tr Төрек 2002 605 453 2 958 962 40 434 32 445 811 1 578 863 3145 20 165.7
2 tt Татар 2003 501 112 786 866 6652 4 137 683 51 116 79 6 1.7
3 azb Көньяк Азәрбайҗан 2015 243 482 577 313 337 1 558 374 49 338 104 4 5.1
4 uz Үзбәк 2004 259 324 971 665 3289 4 211 827 129 839 829 16 32.7
5 kk Казакъ 2002 236 512 632 235 11 103 3 308 992 155 243 368 16 14.7
6 az Азәрбайҗан 2004 199 338 562 655 17 772 7 564 767 289 440 625 14 44.7
7 ky Кыргыз 2002 79 169 110 155 2681 471 883 40 078 99 2 0.7
8 ba Башкорт 2005 63 588 182 460 1505 1 270 854 41 136 84 5 24.3
9 cv Чуваш 2004 52 770 110 760 537 820 393 35 135 45 2 8.9
10 crh Кырым-татар 2008 28 020 51 450 0 217 002 26 616 40 2 2.9
11 sah Саха 2008 17 384 51 893 1765 405 583 25 365 35 3 30.8
12 tk Төрекмән 2004 6848 16 650 340 251 443 28 833 37 3 30.9
13 ug Уйгур 2012 5982 15 617 0 158 794 22 396 29 1 26.4
14 gag Гагауз 2010 2811 6655 0 69 361 14 549 17 1 19.5
15 krc Карачай-балкар 2010 2091 14 432 0 109 198 10 671 14 1 263.6
16 kaa Каракалпак 2006 4674 14 426 23 77 637 12 373 46 4 23.4
17 tyv Тыва 2013 3518 12 687 0 47 416 9423 23 1 25.4
18 alt Алтай 2021 1094 6175 0 46 397 2964 16 4 162.1


Мәкаләләр тематикасы буенча статистика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2021 елның 5 февраленә мәкаләләрнең күбесе киләсе темаларга багышланган[4]:

  • торак пунктлар — 122 488 мәкалә,
  • елгалар — 23 350 мәкалә,
  • астероидлар — 20 896 мәкалә,
  • аксымнар — 14 605 мәкалә,
  • шәхесләр — 12 201 мәкалә,
  • галактикалар — 7 838 мәкалә.
  • хронологик исемлекләр — 3 923
  • кратерлар — 2700
  • һинд дине — 1820

Кызыклы фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Tatar.info проектының эмблемасы

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]