Татар дәүләтләре
Татар дәүләтләре - тарихта һәм бүгенге көндә дәүләтнең төп халкы татарлар булып торган дәүләтләр.
Татарларның дәүләтчелек тарихлары Урта гасырларның башлангыч чорларыннан алып аның ахырларына кадәр бара: һун берләшмәләре, Төрки каганлыгы һәм аның варислары, Бөек, ягъни Кара диңгез буе Болгарстаны, Хәзәр каһанлыгы, Идел буе Болгарстаны, Кимәк каһанлыгы һәм Кыпчак берләшмәләре, XII йөз Үзәк Азия татар дәүләтләре, Җүчи Олысы, XV-XVI йөзләрдәге татар ханлыклары һәм урдалары (Казан, Касыйм, Әстерхан, Себер һәм соңгысының элгәреләре булган Төмән һәм Шибанилар ханлыклары, 1783 елга кадәр яшәгән Кырым ханлыгы, 1504 елда юкка чыккан Олы Урда, XVII йөзнең беренче чирекләреннән соң таркалган Нугай Урдасы, 16 гасырга кадәр яшәгән Җагалдай ханлыгы).
Эчтәлек
Һуннар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Һуннар — б. э. к. IX гасырдан ук хунну исеме белән мәгълүм булган төрки телле күчмә кабиләләр. Алар шул чордагы Үзәк Монголиядә һәм Төньяк Кытайда яшәгәннәр. Б. э. к. II гасырда башында Модэ торган ярымфеодаль дәүләт оешкан. Тагын күпмедер вакыт үткәч, каршылыклар ныграк кискенләшкән, һәм күчмә дәүләт ике өлешкә аерылган: көньяк хуннулар үз җирләрендә торып калганнар, ә төньяктагылары Җидесу ягына, хәзерге кыргыз-казакъ далаларына таба күченеп киткәннәр. Аларның да бер кадәресе далада калган, икенче өлеше исә, көньяк Уралга таба юлын дәвам иттергән.
Һуннар Аурупа һәм Азиядәге күп халыкларның һәм, әлбәттә, беренче чиратта төрки телле халыкларның ерак тарихында зур эз калдырганнар.
Каһанлыклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Абар каһанлыгы. Һуннар урдасы таркалганнан соң оешкан берләшмәләрдән берсе итеп Үзәк һәм Урта Азиядән чыккан күчмә авар (абар) кабиләләрен аерып күрсәтергә кирәк. Көнбатышка таба хәрәкәт иткәндә алар үзләренә башка күп кенә төрки кабиләләрне буйсындырганнар.
- Төрки каһанлыгы, борынгы төрки кабиләләрне бергә туплауда, берләштерүдә мөһим урын тоткан. Халкының күпчелеге борынгы татарлар булган Көнчыгыш каханлыгы, сүз дә юк, татар халкы дәүләтчелегенең башлангычы булып тора.VII йөз башында каханлык икегә аерылган: Көнбатыш Төрки каханлыгы һәм Көнчыгыш Төрки каханлыгы барлыкка килгән.
- Көнбатыш Төрки каһанлыгы. Көнбатыштагысы, нигездә, Урта Азия җирләрен биләгән һәм ун төрки кабиләне берләштергән.
- Көнчыгыш Төрки каһанлыгына, җирләре янәшә булганлыктан, Кытай империясеннән саклану өчен тагын да күбрәк көч куярга туры килгән. Баштарак ул үз бәйсезлеген саклый алган, ләкин бераздан яңадан шул ук империягә бәйле булып калган.
- Кимәк каһанлыгы — Көнбатыш Себердәге дәүләт. Каханлыкның төп җирле халкы шулай ук төрки телле кабиләләр, кыпчаклар белән кардәш кимәкләр булган. Дөресрәге, әлеге кабиләләр берлегенең зур бер өлеше, көнбатыш төркеме, кыпчаклар дип йөртелгән.
- Хәзәр каһанлыгы— Көнчыгыш Аурупаның Идел буе, Төньяк Кавказ һәм, гомумән, Урта Ауразия халыклары тарихында зур эз калдырган беренче феодаль дәүләт.
Болгар илләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Бөек Болгар иле Азак буе, Донның түбәнге агымындагы һәм Таман ярымутравындагы җирләрне биләп торган. Башкаласы Тамандагы элекке грек шәһәр-порты Фанагурис (Фанагория) булган. Таматарха да зур шәһәрләрдән саналган, соңрак рус чыганакларында ул Тмутаракань исеме белән мәгълүм.
- Идел буе Болгары (Болгар, чуаш. Атӑлҫи Пӑлхар) – VIII г – XIII гасырларда яшәгән, Идел һәм Чулман елгалары бассейнында урнашкан дәүләт. Монголлар тарафыннан XIII гасырда җимерелгән.
Алтын Урда һәм аннан соңгы дәүләтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Шулай ук карагыз: Татар ханлыклары.
Алтын Урда (Җучи олысы, Олуг Олыс) — 1240нчы елларда барлыкка килгән, Көнчыгыш Аурупа, Урал, Себер территорияләрендә урнашкан дәүләт.
- Казан ханлыгы – 1438–1552нче елларда (кайбер чыганаклар буенча 1445-1552) яшәгән феодаль төзелешле дәүләт. 1438 елда Алтын Урда составыннан аерылып чыга.
- Кырым ханлыгы(кырымтатарча Qırım Hanlığı) — 1443 елдан башлап 1783 елга кадәр яшәгән кырым татарлары дәүләте.
- Себер ханлыгы
- Әстерхан ханлыгы
- Олы Урда
- Нугай Урдасы
Башка илләргә буйсынган дәүләтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Җагалдай ханлыгы — Бөек Литва кенәзлегенә.
- Касыйм ханлыгы — Мәскәү кенәзлегенә.
- Болак арты Республикасы — ССРБга.
- ТАССР — ССРБга.
- Татарстан Җөмһүрияте — Русия Федерациясенә.