Татар дәүләт гуманитар институты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар дәүләт гуманитар институты latin yazuında])
Татар дәүләт гуманитар институты, ТДГИ
Эшләү еллары 19952005
Ректор Васил Гайфуллин
Адрес 420066 Казан, Ибраһимов проспекты, 85а
Сайт tggi.narod.ru

Татар дәүләт гуманитар институты – Татарстан республикасының беренче милли югары уку йорты. 1995-2005 елларда эшли.

1992 елда Татарстанның Министрлар Кабинеты Татарстан республикасының милли мәгариф программасын үтәү максатыннан боерык чыгара. Милли мәктәпләрне кадрлар белән тәэмин итү өчен Татар дәүләт гуманитар институты төзелә, ә Казан, Минзәлә, Арча һәм Чаллы педагогия училищеларында татар теле һәм чит телләр укытучылары әзерли торган көллият төркемнәре ачыла. 1995 елда уку йортына дәүләт укыту лицензиясе бирелә.

Сыйфатлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче һәм алыштыргысыз ректоры — В.Г. Гайфуллин. Институт 3 факультет, 7 кафедра һәм 1 үзәктән тора.

Институт кадрлар әзерләүдә чит республикалардагы һәм өлкәләрдәге туганнарыбызга да булышкан. Студентлар Башкортстан, Чувашия, Удмуртия, Мордовия һәм Мари Эл республикаларыннан. Якындагы бәйсез дәүләтләр – Әзәрбайҗан, Казахстан һәм Украинадан, Русиянең Киров, Пермь, Чиләбе, Омск, Свердловск, Төмән, Курган, Ульяновск, Самара, Красноярск, Кемерово һ.б. өлкәләреннән килгән студентлар да укыганнар.

Белгечләр әзерләү өчен уку планнары югары профессиональ белем стандарты нигезендә, милли-төбәк үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелә. Башка уку йортларыннан аермалы буларак, гуманитар институт студентлары фәнгә тартылды. ТДГИны тәмамлаучыларның 15 проценты ел саен аспирантурага укырга керде.[1]

2005 елда Татар-Америка төбәк институтын (Мирза Мәхмүтов институты) белән бергә бетерү турында карар чыгарыла. Студентларны укыларын тәмамларга пединститутка күчерәләр. Укытучыларның да бер өлеше ТДГПУга эшкә күчә. Татарстан хөкүмәте карарын ул чактагы премьер-министр Миңлеханов имзалый.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. В.Г. Гайфуллин. Язмыш борылышлары. К.: «Сүз» ҖЧҖ, 2007. 180-228 битләр. ISBN 978-5-98356-050-0

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәрит Яхин. БӨЕК «КУШЫЛУ» ГАЛӘМӘТЛӘРЕ 2016 елның 19 август көнендә архивланган.. Хикәя.