Эчтәлеккә күчү

Татар дәүләт «Әкият» курчак театры

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар дәүләт «Әкият» курчак театры latin yazuında])
(Татар дәүләт курчак театры битеннән юнәлтелде)
Татар дәүләт академия
«Әкият» курчак театры
Татарский государственный
академический
театр кукол «Экият»
Элеккеге исемнәр Беренче интернациональ курчак театры
Адрес Петербург урамы, 57
Россия байрагы РФ, Татарстан Татарстан, Казан
Нигезләнгән 1934
Сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев
puppet-show.ru

Татар дәүләт академия «Әкият» курчак театрыРоссиянең һәм Татарстанның иң өлкән театрларыннан берсе – балалар өчен тамашалар күрсәтү буенча махсуслашкан мәдәният оешмасы.

Театрның спектакльләре Алмания, Төркия, Франция һәм Болгариядә халыкара фестивальләрдә күрсәтелә. Польшада гастрольдә була. Болгария, АКШ, Франция, Алмания, Югославиядә узган иҗади конференцияләрдә, симпозиумнарда, конгрессларда катнаша.

1934 елда нигез салынган Татар дәүләт «Әкият» курчак театры - Татарстанның иң өлкән театрларыннан берсе. Россиянең иң зур тарихлы тулы хокуклы курчак театрларыннан санала. Бүгенге көндә театр – Татарстанның курчак театры сәнгатенең Россиядә һәм чит илләрдә танылган үзенчәлекле үзәге булып тора.[1]

1934 елда элекке чиркәү бинасында «Беренче дәүләт интернациональ курчак театры» исеме белән ачыла. Спектакльләр ике телдә: татарча һәм русча уйнала. Беренче тамашалар: «Петрушка – октябрят», «Кызыл Петрушка», «Песи һәм Лешка».

Театрны оештыручылар : режиссер Сергей Мерзляков, артистлар Мәрьям Хисамова, Мария Язвина, Фуат Таһиров, Вәли Гафаров, Борис Рычков, Сара Вәлиуллина, Зинаида Устинова, Рокыя Хәбибуллина.

Рязань, Владимир, Самар, Ижау, Чабаксар, Ульяновск, Ырынбур, Брауншвейг, Боттроп (Алмания), Канны (Франция), Измир, Адана (Төркия), Стара Загора (Болгария), Иисалми, Һелсинки (Финляндия), Мәҗидия (Румыния) һ.б. шәһәрләрдә гастрольләрдә булды.

1934 елда оештырылган театрның дистә еллар үз бинасы булмый. Башта Профсоюзлар урамында почмак арендалый. Аннан яшь тамашачы театрының бер өлешенә урнашып тора. 1959 елда гына Изге рух иңү чиркәвенең (рус. Духосошественская церковь) (1731-1735 елларда Постау бистәсе сәүдәгәре Иван Михляев акчасына тол хатыны Евдокия Дрябкина-Михляева төзеткән) икенче катын бирәләр. 1970 елда беренче каттагы фатирларны күчереп бетергәч, театр Луковский урамындагы элекке чиркәү бинасына тулы хуҗа була.[3]

Театрның Санкт-Петербург урамындагы яңа бинасын төзүгә 4 ел вакыт китә (20082012). Татарстан бюджетына 1,3 млрд сумга төшә.[4]2012 елның 1 мартында «Әкият» театры мигъмарлар әкияттәге кирмәнгә охшатып корган яңа бинага күченә. Бу бина- ны Казанда совет чорыннан соң төзелгән архитектура җәүһәре диеп атарга мөмкин.[10] Ул шәрык элементлары белән баетылган катнаш стильдә төзелгән. Аның архитекторы - Светлана Ахметовна Мамляева.27 метр биеклектәге,ак доломиттан һәм граниттан төзелгән әкият йорты - тәрәзә уемнары,төсле пыялалардан ясалган ялгаулар,түгәрәк тәрәзәләр белән бизәкләнгән. Фасадында бик матур архитектура детальләре бар. Үзәк фасад алдында,шарга баскан, бронзадан ясаган малай сыны тора. Бу - тынычлык символы. Ишек өстенә 2 бәхет кошы белән уралган матур сәгать куелган. Тагын да өстәрәк 4 курчак фигурасы тора. Бу бинаның эчке бизәлүе дә бик матур. Холлда элегант колонналар ак һәм алтын төсләргә буялган түшәмгә омтылалар. Идән шахмат тактасын хәтерләтә. Эскәмияләр - хан тәхетенә охшаганнар. Ике матур тамаша залы бар: зур залда 250 урын, кече залда 100 урын.[5] Файдалы мәйданы 17 150 кв.м[6]

Театрның репертуарында 40 тамаша. Аларда төрле халыкларның әкиятләре, тарихи һәм заман тематикасы спектакльләре тәкъдим ителә. Тамашаларда классик системадан алып модерн стилендәгегә кадәр төрле курчак системалары кулланыла.

Русча 26, инглиз телендә 4 тамаша тәкъдим ителә.[7]

Татарстан язучыларыннан Нурихан Фәттах, Нәби Дәүли, Туфан Миңнуллин, Равил Бохараев, Мансур Гыйләҗев, Лев Кожевников, Зөлфәт, Рафис Корбан, Борис Вайнер, Ренат Харис, Әхәт Мушинский, Гөлшат Зәйнашева, Наилә Ахунова, Флёра Тарханова, Аманулла һ. б. театр өчен драматургия әсәрләре иҗат итте.

Спектакльләргә музыканы композиторлар Мәсгудә Шәмсетдинова, Луиза Батыр-Болгари, Фоат Әбүбәкеров, Руслан Әбүбәкеров, Леонид Любовский, Резеда Ахиярова, Азат Хөсәенов, Светлана Зорюкова, Мәсгут Имашев, Борис Трубин, Шамил Шәрифуллин, Ислам Сафин, Рәшит Кәлимуллин һ. б. язды.

1974 елдан «Әкият» театры – курчак театрларының UNIMA (Union Internationale de la Marionnette) халыкара оешмасының коллектив әгъзасы.[8]

2005 елдан Россия курчак театрларының «XXI гасыр» ассоциациясе әгъзасы.

2024 елның 15 октябрендә театрга «Академия театры» исеме бирелгән[9].

Театрда 100 гә якын кеше эшли. Аларның 31-е рус һәм татар телләрендә эшләүче актерлар.

Директор — Роза Яппарова, РФ һәм ТР атказанган мәдәният хезмәткәре.

Баш режиссер2019 елга кадәр Илдус Зиннуров, РФ һәм ТР атказанган сәнгать эшлеклесе.
2019 елданИлгиз Зәйниев[10].

Куючы рәссам — В. Губская, РФ атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Куючы режиссер — Людмила Дьяченко

Пластика — Г. Маннапова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Бүләкләре, уңышлары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. Рәсми сайттан, archived from the original on 2015-04-11, retrieved 2014-09-21 
  2. http://www.trend.az/life/culture/1952310.html
  3. Соборы.ру сайтында
  4. Әкият театры чыннан да әкият!, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2014-09-21 
  5. Казанский портал сайтында
  6. Ты –репортер сайтында
  7. репертуар, archived from the original on 2014-04-02, retrieved 2014-09-21 
  8. архив күчермәсе, archived from the original on 2012-09-11, retrieved 2014-09-21 
  9. Постановление Кабинета Министров Республики Татарстан "О присвоении звания «Академический» государственному бюджетному учреждению «Татарский государственный театр кукол «Экият»
  10. Илгиз Зәйни «Әкият» курчак театры баш режиссеры булачак. Азатлык радиосы, 19.05.2019
  11. Рузилә Мөхәммәтова. Татарстанда режиссер эше буенча беренче «Алтын битлек»не Илгиз Зәйниев алды. Татар-информ, 24.06.2024
  12. Рузилә Мөхәммәтова. Эльмир Низамовның «Авиатор» спектакленә язган музыкасы фестиваль лауреаты булды. Татар-информ, 18.09.2024

Театр бинасы шәһәрне бизиме, әллә ..? 2014 елның 7 апрель көнендә архивланган.


Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани
Герб Казани