Татар Интернеты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
(Татар интернеты битеннән юнәлтелде)
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.
Татар интернетытатар телендә булган веб-сәхифәләрдән торган интернет челтәренең бер өлеше. Сайтта башка телләр булса да, татар теле 51% урын алса, ул Татар интернетына туры килә.

Татарлар, Татарстан, һ.б. турында русча ясалган сайт Татар интернетына керәме? Моның турында төрле уйланулар бар — берселәр Рунетка гына керә дип уйлыйлар, татар интернеты исә – татарча ясалган сайтларны гына туплый. Башкалары бөтен сайтлар татарлар турында Татар интернетка керергә тиеш дип уйлыйлар.

Торышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

« [Е]ш кына татар телендәге кече медиа белән шөгыльләнүчеләр, аны булдыручылар – профессиональ журналистикадан читтә торган кешеләр. Алар – билгеле бер өлкәгә караган мәгълүматны татар телле аудиториягә җиткерергә омтылучы белгечләр. Икенчедән, тематика һәм проблематика ягыннан да төрлелек бар. Өченчедән, аудитория тел ягыннан чикләнгән: алар татар телен белгән яки өйрәнергә теләгән кулланучылар.
[Татар телендә интернет-журналистика үссен] өчен түбәндәге шартларны үтәргә кирәк: сыйфатлы контент булдыру, кызыклы мәгълүматны яктырту, жанрлар төрлелеге булу, анимация, статистика, инфографика кебек алымнарны киң куллану, видео һәм аудио мөмкинлекләреннән файдалану.[1]
Гүзәлия Гыйниятуллина, КФУның Югары журналистика һәм медиакоммуникация институты студенты
»



« Интернетта эшләгән 277 дәүләт органнары порталыннан бүгенгә 102 генә татарча да алып барыла. Күп министрлык, идарә һәм башка дәүләт органнарының веб-сәхифәләрендә татартелле эчтәлек өчен җаваплы специалистны тоту өчен акчалары җитми. Татарча мәгълүмат булган сайтларда бу тел фәкать мәкаләләр һәм пресс-релизларны язу өчен кулланыла, башка бүлекләре рус телендә генә кала.[2][3]
Фәрит Зәйниев, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының электрон мәдәният бүлеге җитәкчесе
»

Төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

« Матбугат.ру ресурсына айга 26 000 кеше керә. Татнетның 47% — укытучылар яки укучылар булдырган ресурслар. Ел саен барлыкка килүче яңа 80-130 сайтының яртысыннан артыгы 1-2 ай яши.[2][4]
Раиль Гатауллин, Татнетны үстерү фондының нигезләүчесе һәм башкаручы директоры
»

Бәйгеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татнет йолдызлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Next.svg Төп мәкалә: Татнет йолдызлары

Татмедиа ширкәте үткәргән «Татнет йолдызлары»[5] интернет-проектлар конкурсы Татарстан Республикасының дәүләт телләрендә (татар һәм/яисә рус телендә) ясалган һәм Татарстан Республикасы һәм/яисә татар халкы турында мәгълүмат бирүче әһәмияткә ия Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларының веб-сәхифәләрен үстерү максатыннан ел саен үткәрелеп килә.

Белем җәүһәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Next.svg Төп мәкалә: Белем җәүһәрләре


Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Закир Әмирхан. "Якын киләчәктә басма матбугат тулысынча интернетка күчәчәк". Азатлык радиосы. 2017 елның 15 февраль көнне тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 Ильнур Ярхамов. На перевод сайтов на татарский язык у республиканских властей нет денег. Из 277 государственных порталов татароязычному населению доступны только треть. https://kazanfirst.ru/.+2016 елның 5 декабрь көнне тикшерелгән.
  3. (рус.)«Сегодня в интернете действуют 277 порталов органов власти, из которых только 102 также ведутся на татарском языке. У многих министерств, ведомств и других органов власти не хватает денег на содержание специалиста, готового отвечать за татароязычный контент на сайте. Поэтому каждое министерство «как может, так и выкручивается». Он сообщает, что на тех сайтах, где есть татарское наполнение, использование языка сводится лишь к написанию статей и пресс-релизов. Остальные разделы остаются только на русском языке.»
  4. (рус.) «Такой татароязычный ресурс как Matbugat.ru посещает около 26 000 посетителей в месяц. Если суммировать все сайты татнета, то доля в 47% придётся на ресурсы, сделанные школьниками или учителями. Ежегодно создаются в татнете 80-130 сайтов, из которых более половины существует 1-2 месяца.»
  5. Бәйгенең рәсми сәхифәсе (рус.)