Татар костюмы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар костюмы latin yazuında])

Традицион татар костюмы үзенең матурлыгы һәм зәвыклылыгы белән сәнгатебезнең кабатланмас үрнәге булып тора. Бербөтен һәм искиткеч гармонияле татар костюмында, бер-берсен тулыландырып һәм баетып, кием кисү, туку, күптөрле чигү, зәркәнчелек һәм күн мозаикасы кебек сәнгать төрләре чагыла. Күп халыклардагы кебек, татар костюмының нигезе бер генә төсле иркен туника сыман күлмәктән тора. Алар күбрәк бала итәкле итеп, бөрмәләп, чуаклар белән бизәлеп тегелгән. Гадәттә, бер халыкның да милли күлмәкләрем аерым гына киелмәгән. Татар хатын-кызлары күлмәк өстеннән авыр ефәк яки бәрхет тукымадан тегелгән һәм декоратив тасма белән бизәлгән камзул, җылы бишмәт, кәзәки киеп йөргәннәр. Изү яки хәситә кебек салына торган бизәнү элементлары костюмга бәйрәм төсмере өсти һәм аның затлылыгын арттыра. Костюмның бер өлеше булып, бигрәк тә авыл җирендә, күкрәкчәле алъяпкычлар саналган. Алар эш һәм бәйрәм өчен тегелгән. Халык костюмында баш киемнәренә әһәмиятле урын бирелә. Аларга формалары, күләмнәре белән төрле-төрле булган чигүле калфаклар керә. Ирләр киеме - күлмәк өстеннән киелә торган камзул, бишмәт, җилән хатын-кызларныкыннан аз аерылып тора. Түбәтәйләр күп гасырлар буе формаларын югалтмый.

Чыганак: Н.Сергеева "Тылсымлы бизәк=Магия узора" китабы.