Татар мифологиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар мифологиясе latin yazuında])
Татар мифологиясе
Әсәр яки аның атамасы теле татар теле
«Шүрәле» әсәренә Тавил Хаҗиәхмәтов ясаган рәсем

Татар мифологиясетатарларның борынгы ыруглык җәмгыяте һәм урта гасырлар башында яшәгән чорында җиһан, табигать, кешелек дөньясы турындагы хыялый күзаллауларын чагылдырган мифлар, риваятьләр җыелмасы.[1]

Каһарманнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар мифологиясе үз нигезендә мөселман мифологиясе өлеше булып тора.[2]

Исламгача мифологик күренешләрдән түбән дөнья мифологиясенең кайбер образлары сакланып калган. Кайбер мифологик персонажлар татарлар составына кергән Идел буе җирле халыкларының борынгы традицияләре белән бәйле (мәсәлән, мари һәм удмурт мифологигиясе тәэсире зур). Борынгы төрки һәм фарсы мифологик күзаллаулары татар мифологиясендә начар чагылган. Татар һәм башкортларда түбән мифологиянең күп кенә персонажлары башка төрки халыкларның күпчелегенә билгеле түгел.[2]

Татар мифологиясе каһарманнары урман ияләренә (Шүрәле), су ияләренә (су анасы, су бабасы, су кызы)[3], йорт һәм абзар-кура ияләренә (йорт иясе, абзар иясе, бичура),[3] явыз рухларга (Албасты һ.б.), явыз затларга (Юха,[3] аждаһа, дию, Дию пәрие һ.б.)[3] бүленә. Шулай ук, җир асты дөньясы иясе Әрклиг (Орхон-Енисей язма истәлекләрендә аның белән бергә үлем алласы Бүрт хан да искә алына) турында мифологик хикәятләр сакланган.[1][4]

Татар халкының борынгы бабаларының Күк дөньясы аллалары, Җиһан һәм кешенең барлыкка килүе, беренче кешеләр турындагы күзаллаулары халык авыз иҗатында әкиятләр, дастаннар рәвешендә сакланган, кайбер әкиятләрдә кабиләләрнең хайваннардан барлыкка килүләре турында сөйләнә. Яз ма истәлекләрдә Баш (Югары) Алла – Тәңре турындагы күзаллаулары чагылыш тапкан. Себер татарлары фольклорында рухи башлангычны белдерүче Умай алиһә еш телгә алына. Ислам динен кабул итү мөселманнар дине белән бәйле яңа мифология тууга китерә.[1]

Өйрәнү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар мифологиясе фән буларак XIX йөз ахырында – XX йөз башында барлыкка килә һәм К. Насыйри, Я.Д. Коблов, Н. Исәнбәт исемнәре белән бәйле. 1980 еллар ахырыннан чыганаклар һәм материаллар эзлеклерәк өйрәнелә башлый, махсус җыентыклар барлыкка килә, фәнни мәкаләләр басыла.[1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Насыйри К. Казан татарларының тормышында ислам дине йогынтысыннан тыш барлыкка килгән ышанулар һәм гореф-гадәтләр // Сайланма әсәрләр. Казан, 1975. Т. 2.
  • Урманче Ф. Татар мифлары: 2 кит. Казан, 1996–1999.
  • Урманче Ф. Татар мифологиясе // Фәнни эзләнүләр юлында. Казан, 2000.
  • Урманче Ф. Татар мифологиясе аңлатмалы сүзлеген төзүнең төп принциплары // Фольклор теле – шигърият теле. Казан, 2001.
  • Урманче Ф. Борынгы миф һәм бүгенге шигырь. Казан, 2002.
  • Коблов Я.Д. Мифология Казанских татар. Казань, 1910.
  • Ахметьянов Р.Г. "Общая лексика духовной культуры народов Среднего Поволжья" — М.: Наука, 1981 (1521)
  • Каюм Насыри, Яков Коблов "Мифология казанских татар" — Казань: Смена, 2016 (1368)
  • Коблов Я.Д. "Мифология казанских татар" — Казань: Типо-литография Императорского университета, 1910 (990)