Татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның педагогик эшчәнлегендә тәрбия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның педагогик эшчәнлегендә тәрбия latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның педагогик эшчәнлегендә тәрбия Унтугызынчы гасырның 60нчы елларында мәйданга чыккан күренекле шәхесләребез һәм педагогларыбыз арасында К. Насыйри аеруча зур урын алып тора. Ул үзенең бөтен тормышын һәм талантын гади хезмәт кешесенаң-белем ягыннан күтәрүгә биргән.

Ул 40тан артык фәнни хезмәт бастырган, кулъязма хәлендә дә хезмәтләреи булган. Тик 1885нче елда, ут чыгып, аның бик күп хезмәтләре юкка чыккан. Ләкин басылып чыккан хезмәтләре генә дә К. Насыйриның зур татар галиме булуын раслый. Ул гади укытучыдан күренекле галим- педагог дәрәҗәсенә күтәрелгән, 35 ел гомерен педагогик хезмәткә биргән.

Аның “Тәрбия турында китап”, “Этика турында зур китап”, балаларга тәрбия бирүнең үзенчәлекләре турында язылган мәкаләләре педагогика һәм методика проблемаларына багышланган. К. Насыйри тәрбиянең җәмгыять тормышында һәм рухи үсешендәге роленә югары бәя биргән. Халыкның укымышлыгын ул аның тормыш дәрәҗәсен үстерүдә әһәмиятле шарт, чын тәрбия җәмгыятьнең алга китешенә этәргеч булырга һәм халыкка хезмәт итәргә тиеш дип санаган. Шуңа күрә дә балаларга тәрбия бирү мәсьәләсендә тирәнтен аңлап эш иткән. “Тәрбия китабы”нда ул: “Балаларны тәрбия итмәк дигән сүзфәкатьашатып-эчертеп үстермәкмәгънәсендә генә түгелдер,бәлки...вә укытмак, вә әдәплелеккә, тәртиплелеккә өйрәтмәк мәгънәсендәдер”,- дип язган. Балаларга белем һәм тәрбия бирүне Насыйри бик яшьтән башларга киңәш итә. “Балалар яшь таллар кебек, әгәр аз-маз кимчелекләре бар икән, аларны, яшь талны төрле яккабөгеп булган кебек, тиз арада төзәтеп була”,-ди ул. Яшьләргә тәрбия бирүдә төп бурычларның берсе итеп мәгърифәтчебез беренче урынга акыл тәрбиясен, фәнни белем бирүне куйган. Ул дусларны да, барыннан да бигрәк, акылына карап сайларга киңәш биргән: дусларны байлыкларына карапсаалама, һәркем баеп китәргә мөмкин: үзеңә иптәшкә акыллы, белемле кешеләрне сайла! Баланың формалашуында аны чолгап алган иҗтимагый мохит та зур роль уйный. “Туып үскәндә бала үз чорына охшап үсә”,-дип раслый Насыйри. Башка милләт мәгърифәтчеләре шикелле үк, Каюм Насыйри да ана теле аша халыкка аң-белем бирүне күтәреп чыккан. Ул халыкчанлык белән гуманлыкны тәрбиянең төп принциплары итеп санаган. Мәгърифәтчебез яшьләрдә Туган илгә мәхәббәт, кыюлык, батырлык, тапкырлык, дөреслек, тугрылык,күркәмлек,дисциплиналылык кебек әүлак сыйфатларын тәрбияләргә киңәш иткән. Әхлак тәрбиясенең төп нигезе итеп хезмәт тәрбиясен алган. К. Насыйри патриотик тәрбияне тар милләт интереслары белән генә чикләми. Ул милләтләр арасында бәйләнешне, халыклар арасындагы дуслыкны ныгыту өчен көрәшкән. К. Насыйри кеше өчен физик тәрбиянең әһәмиятенә, аны акыл хезмәте белән аралаштырырга кирәклегенәкүп тапкырлар басым ясаган. Яшьләрнең гигиенасына һәм туклану режимына әһәмият биргән. Тәмәкенең һәм аракының бала организмына зарарлы булуын күрсәткән. Без, 21нче гасыр балалары, Каюм Насыйриның тәрбия өлкәсендә куйган хезмәтләренә сокланабыз. Киләчәк тәрбия эшебездә кулланырбыз дип уйлыйбыз.