Татар мәчете (Армавир, РФ)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар мәчете (Армавир, РФ) latin yazuında])
Мәчет
Татар мәчете
рус. Татарская мечеть
Ил Россия
шәһәр Армавир, Пугачев ур., 23
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни
Төп даталар:
1910 (мәчет ачылган)
1928 (мәчет ябылган)
Халәте архитектура һәйкәле

Армавир татар мәчете (рус. Татарская мечеть в Армавире) — РФ Краснодар крае Армавир шәһәрендә 19101928 елларда эшләгән ислам гыйбадәтханәсе, сөнни җәмигъ мәчете. Хәзер бинада берничә торак фатир урнашкан. Мәчет бинасы — шәһәрнең архитектура һәйкәле[1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XX гасыр башында Армавирның Казан татарлары җәмгыяте авылның (1914 елдан шәһәр) Гаскәри (рус. Войсковая, соңрак Ленин, хәзерге Пугачев) урамында җәмигъ мәчете төзергә рөхсәт ала. Ротмистр Идриз(с) Бек улы Тутаев башлап йөри. Нугай кенәзе полковник Атажук Адилгерей улы Капланов-Нечев теләктәшлек күрсәтә, мәчет төзелешенә акча белән ярдәм итә. Капланов-Нечевларның авылы Кубанское[2] хәзерге вакытта Армавир шәһәре составына керә[3].

1910 елдан башлап Армавир мөселманнарының сөнни җәмигъ мәчете барлыкка килә. Мәчет проектының авторы — Пятигорск архитекторы Э. Б. Ходжаев булган. Мәчетне М. И. Мисожниковның төзелеш конторасы торгыза. Сметасы якынча 7 мең сум тәшкил итә[4].

Мәчет татар дини архитектурасы рухында торгызылган. Мәчетнең сигезкырлы өч катлы манарасы, нәфис шлемсыман гөмбәзе һәм биек шпильдә ярымае булган. Балконнан мөәзин көненә мөселманнарны 5 тапкыр намазга чакырган.

1911 елда мәчет каршында Рус-мөселман училищесы ачыла, анда җирле татарларның балалары башлангыч белем ала. Ул вакытта мөселманнар арасында сирәк күренеш — малайлар һәм кызлар әлеге мәктәптә бергә укыган.

1912 елдан имам вазыйфасын Гыймади Камалетдин улы Байгилдиев (язучы Шәриф Камалның бертуган абыйсы) башкара. Гыймади Байгилдиев Армавирда иң белемле кешеләрнең берсе була. Татар һәм рус телләреннән тыш, ул гарәп, фарсы, төрек һәм немец телләрен дә камил белгән.

1928 елда мәчет ябыла. Армавир татар мәчетендә «Хезмәтчел татар мәктәбе» урнаша. Мәчетнең манарасы җимертелә.

Хәзерге хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге хәле

Мәчет бинасы дәүләт тарафыннан саклана торган архитектура һәйкәле булып тора. Бүген Татар сөнни мәчете бинасында берничә торак фатир урнашкан. Архитектура һәйкәле итеп игълан ителсә дә, бинаның әүвәлге кыяфәте төрле өстәмә корылмалар белән бозыла. Мәчет бинасы бетүгә һәм җимерелүгә дучар ителгән[5].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарская суннитская мечеть. news-armawir.ru(рус.)
  2. Кубанское. rodoslovnaya.org
  3. Армавир. Татарская мечеть. Ногайлар/Ногайцы Вконтакте, 16.05.2019(рус.)
  4. Город и его жители. История города. webarmavir.ru, 17.10.2012(рус.)
  5. Татарская суннитская мечеть. 2019 елның 7 сентябрь көнендә архивланган. RostovGid.ru(рус.)