Татар поэзиясе антологиясе (1956)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар поэзиясе антологиясе (1956) latin yazuında])
Татар поэзиясе антологиясе

Мөхәррир

Мөхәммәт Гайнуллин, Хатыйп Госман, Әхмәт Исхак, Шәйхи Маннур, Әхмәт Юныс һәм Хәмит Ярми

Жанр:

шигърият антологиясе[d]

Оригинал теле:

татар

Чыгарылыш:

1956

Битләр:

914

Киләсе:

1992

Татар поэзиясе антологиясе1956 елда Казанда Таткнигоиздатның матур әдәбият редакциясе тарафыннан нәшер ителгән, төрле авторларның иң күренекле лирик әсәрләре (тулысынча, яки әсәрдән өзекләр) тупланган җыентык (антология(рус.)). Татар поэзиясенең Галидән[1] (Кол Гали, якынча 1183 елда туган) башлап, Гамил Афзалга (1921 елда туган) кадәрге чорын эченә алган.

Мөхәррирләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төзүчеләре һәм махсус редакцияләүчеләре (мөхәррирләре)

Издательство редакторлары[2]

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Антология ТАССР мәдәният министрлыгының Татполиграф типографиясендә (Казан, Миславский урамы, 9) 8 мең тираж белән басылган.

Китапка кереш сүзне («Татар поэзиясе») филология фәннәре кандидаты (1951), Казан дәүләт педагогия институтының Көнбатыш Европа әдәбиятлары кафедрасы өлкән укытучысы Хатип Госман язган (1956).

Тупланма XI гасырдан билгеле булган кайбер татар халык авыз иҗаты әсәрләреннән («Борынгы җырлар») башланып, яшь шагыйрь Гамил Афзалның (1921—2003) башлангыч иҗатын («Тәнкыйть сүзе», 1954; «Әсмабикә җаным, ахирәт», 1956) кертеп тәмамлана.

Татар поэзиясе антологиядә дүрт бүлеккә кертелгән:

Татар поэзиясе антологиясенең бүлекләре
бүлекләр асбүлекләр бүлекчәләр
1 Татар халык поэзиясе Җырлар
Бәетләр
Борынгы җырлар
Солдат җырлары
Мәхәббәт җырлары
2 Татар шагыйрьләре Гали
Мөхәммәдьяр
Мәүла Колый
Утыз Имәни
Һибәтулла Салихов
......
Габдрахман Сөнгати
Габдулла Харис
3 Совет чоры халык поэзиясе Җырлар
Бәетләр
Туган ил турында җырлар
Уен җырлары
4 Татар совет шагыйрьләре Мәҗит Гафури
Галиәсгар Камал
Шамун Фидаи
........
Илдар Юзеев
Гамил Афзал

«Татар халык поэзиясе», «Совет чоры халык поэзиясе» бүлекләренә кертелгән әсәрләр ССРБ ФА Казан филиалы Тел-әдәбият һәм тарих институты фольклор материал фондыннан, Таткнигоиздатта 1954 елда нәшер ителгән «Татар халык иҗаты» җыентыгыннан алынган.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999, стр. 36. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1956 елгы антологиядә Кол Гали Гали дип бирелгән
  2. Антологиядә шулай рус сүзләре белән бирелгән, нәшрият мөхәррирләре

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]