Татар поэзиясе антологиясе (1992)
Татар поэзиясе антологиясе | |
Мөхәррир | |
---|---|
Баш мөхәррир: | |
Жанр: | |
Оригинал теле: | |
Нәшер итүче: | |
Чыгарылыш: | |
Алдагы: |
Татар поэзиясе антологиясе — татар шигъриятенең X гасырдан 1987 елга кадәрге тарихын чагылдырган тупланма.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Төп мәкалә: Татар поэзиясе антологиясе (1956)
Беренче басмасы Мөхәммәт Гайнуллин тарафыннан тезелә һәм 1956 елда Татарстан китап нәшриятында бастырыла[1][2]. 1957 елда антологиянең рус телендәге тәрҗемә варианты да дөнья күрә[1]. Әмма утыз елдан соң, татар әдәбияты фәне нык үскәнкәнгә һәм сәяси вазгыять йомшаруга күрә, яңа тупланманы бастыруга, бер яктан, ихтыяҗ һәм, икенче яктан, мөмкинлек туа. Яңа 1992 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән басма ике кисәктән төзелә һәм күләме буенча беренчесеннән гаять аерылып тора[3].
Башта антология бер китапта гына хәзерләнә, әмма полиграфик мөмкинлекләр ягыннан чикләнү сәбәпле, соңыннан ике китапка бүленә һәм искәрмәләр белән аңлатмалар икенче китапка күчерелә.[3]
Тасвирлама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тупланма X гасырдан 1987 елга кадәрге иң таныклы мәгълүм булган татар әдәбиятының ядкарьләрен кертүгә дәгъва итә. Татар әдәбияты дүрт зур бүлеккә төркемләнгән:
№ | бүлекләр | гасырлар / еллар | мөхәррирләр |
---|---|---|---|
1 | Татар халык иҗаты | — | Фәиз Зөлкәрнәев |
2 | Урта гасырлар поэзиясе | X-XVII йөзләр | Фәиз Зөлкәрнәев, Галимҗан Гыйльманов |
3 | Яңа дәвер поэзиясе | XVIII-XX йөз башы | Фәиз Зөлкәрнәев |
4 | Совет чоры поэзиясе | 1917-1987 еллар | Харрас Әюп |
Ядкарьләр тарих битләрендә тоткан әһәмиятлелеге нигезендә сайланалар һәм озын катлаулы татар поэзиясенең тарихы бер генә антология битләренә сыймау нәтиҗәсендә, күп әсәрләр кыскартылып китерелә[3]. Борынгы ядкарьләрнең зур өлеше басма өчен махсус хәзерләнә: гарәп имлясеннән кирилл имлясенә күчерелә, сүзләрнең хәзерге транскипцияләренә якынайтылып бирелә, китапның ахырындагы бүлектә архаизмнарга карата байтак искәрмәләр китерелә[3].
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Лирон Хәмидуллин. Шагыйрь Дәрдемәнд (tt). июнь 18, 2020 тикшерелгән.
- / төз. Гәрәй Рәхим. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1992. — Vol. I. — 544 б. — ISBN 5-298-00565-9.
- / төз. Гәрәй Рәхим. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1992. — Vol. II. — 512 б. — ISBN 5-298-00565-9.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 Лирон Хәмидуллин. Шагыйрь Дәрдемәнд (tt). июнь 18, 2020 тикшерелгән.
- ↑ / төз. Гәрәй Рәхим. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1992. — Vol. I. — Б. 5. — ISBN 5-298-00565-9.
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 / төз. Гәрәй Рәхим. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1992. — Vol. I. — Б. 6. — ISBN 5-298-00565-9.