Татар теленең урта диалекты
Навигациягә күчү
Эзләүгә күчү
Татар теленең казан (урта) диалекты — башка диалектлардан й авазының җ авазына күчүе, қ һәм ғ авазларының , фрикатив ч (щ) ның, о лашкан а ның булуы белән аерыла. Урта диалект формалашуга болгар, кыпчак, нугай, фин-угыр, рус телләре йогынты ясаган[1].
Фонетик үзенчәлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- о-лашкан а куллану: бала, алма;[1]
- озын -өй (көйәнтә, сөйәк, чөй) яки аның урыныа -ий куллану : силәшә (әд. сөйләшә), кийә (әд.көя), сийәк (әд.сөяк).[1]
- -ай/әй куллану (әд. -ый/ий): бармай (әд. бармый), шундай (әд. шундый), карай (әд.карый), сөйләй (әд. сөйли)[1]
- уӘдәби К, Г, Х урынына Қ, Ғ, Ҳкуллану:
қарға (карга), қайғы (кайгы), ақ (ак), ғалим (галим), ҳәтәр (хәтәр) һ.б.[1]
- Җ (җ - лау) : җаулык (лит. яулык), җөри (йөри), җөз (йөз), җул (юл), җук (юк), җасый (ясый), җегет (егет), җылан (елан), җегерме (егерме) һ.б.[1]
- фрикатив Ч һәм Җ куллану: щәщ (чәч), сандугащ (сандугач), жьәй (җәй) һ.б.[1]
- -асы/әсе куллану: барасы бар; ул бүген эшкә киләсе һ.б.[1]
- -мал(л)ы/мәл(л)е, -әсе/әсе куллану: килмәле, укымалы, киласе һ.б.[1]
- кабатлауларда гала/гәлә, ыштыр/ештшер куллану: баргала, укыштыр һ.б.[1]