Татар фамилияләре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар фамилияләре latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Татар фамилияләре

Фамилиянең ясалу закончалыклары.  

Татар фамилияләрен ике төркемгә бүлеп карарга мөмкин: 1. нигезләрен борынгы саф төрки-татар чыгышлы исемнәр тәшкил иткән фамилияләр; 2. нигезләрен гарәп-фарсы исемнәре һәм исем вариантлары тәшкил иткән фамилияләр. Нигезләрен борынгы саф төрки-татар чыгышлы исемнәр тәшкил иткән фамилияләр. Мәҗүсилек ышануларына, йолаларына нигезләнеп барлыкка килгән исемнәр белән бәйле фамилияләр. Татарларның борынгы бабалары мәҗүси ышануларга нигезләнгән төрле йолалар башкарганнар. Алар күккә, җир-суга, кояшка, айга, хайваннарга, кошларга, балыкларга, агачларга, үсемлекләргә, минералларга табынганнар (тотемизм); җан мәңге яши, ул үлемсез дип караганнар (анимизм); ата-баба культына ышанганнар. Бу ышынулар кешегә исем бирүдә зур роль уйнаганнар. Борынгылар кеше заты хайваннардан яки кошлардан туган дип санаганнар. Борынгы заманнарда бүрене ата-баба дип санау, бүре тотемы төрки-монгол кабиләләре, хәтта халыклар исемендә һәм, әлбәттә, фамилияләрдә дә чагылыш тапкан. Борынгы төркиләр бүре сүзенең синонимы булган кашкар, качкар, корт, монгол теленнән кергән ашан һәм чаны сүзләрен ир балаларга исем итеп кушканнар. Олы Тарханда Буреев һәм Куртаев фамилияләренең килеп чыгышында әлеге тотемистик ышанулар белән бәйле борынгы бабаларыбыз исемнәр хәзинәсендә булган Бүре һәм Корт антропонимик берәмлекләре тулысынча чагылыш тапкан дип әйтеп була. Болгар-татарларда балага исем кушуга караган, борынгыдан килә торган төрле ышанулар, йолалар һәм традицияләргә нисбәтле рәвештә барлыкка килгән исемнәр белән бәйле фамилияләр. 1) Төрки чыгышлы сословие терминнарына нигезләнгән фамилияләр: Байбекова (бәк – князь), Бакаева (Бәкәй-Бакай), Камбеев (Ханбәй-Канбәй-Камбәй-Камбеев), Тарханов (ханга буйсынучы). 2) Баланың озын гомерле булуын теләү исемнәре белән бәйле фамилияләр: Бузаров, Бузкин, Бускин(буз-картайган, зур үскән), Юзаев (йөз ай – озак яшәсен), Төмәнбай (ун мең, чиксез күп, бик күп), Гомәров, Сөембикә (ата-анасы сөенгән), Сайкин (сай-матур, монголда), Туктамышов (гаиләдәге балаларның бер-бер артлы үлемен туктату), Давкаев (дәү туган бала), Минкин (миң – матурлык символы).

Нигезләрен гарәп-фарсы исемнәре һәм исем вариантлары тәшкил иткән фамилияләр. Берничә телгә караган кушма төзелешле кеше исемнәренә нигезләнеп ясалган исемнәр фонетик-морфологик системаның һәм җанлы сөйләм теленең тәэсире нәтиҗәсендә еш кына фонетик һәм фонетик-морфологик үзгәрешләргә дучар ителгәннәр (аллонимнар). Аллонимнарга нисбәтле фамилияләр. 1) –ай, -әй, -ый, -и, -уй, -үй: Мөштәри-Мөштәй- Моштаев. 2) –ак, -әк, -як, -ук, -юк, -үк: Сираҗетдин-Сирук-Сируков. 3) –аш, -әш, -ыш, -иш, -еш, -уш, -юш, -үш: Сибгатулла-Сибиш-Сибишев. 4) –уч, -үч, -ач, -әч: Минһаҗ-Минач-Миначев (Мингазов). 5) –кай, -кәй, (-кәү, -кый, -ки, -ка,-кә – диалекталь вариантлары): Мәүләкәй- Мәлкәй –Мәлки –Мальков (Мольков). Кушма исемнәрдән барлыкка килгән фамилияләрдәге тартылышлар. 6) Бай+, Бәк+: Байшәеһ-Бәшәй-Бәшәев (Башаев), Бикхуҗа-Биккуҗа-Бихуҗа-Бикузин (Бихузин) (би=бәй=бәк). 7) Шәеһ+, Шаһ+, Шаһи+: Шаһи-Шаһгали-Шагай-Шыгай-Шагаев. Аллонимнарга бәйле фамилияләрне тудыруда фонетик ысуллар: 1) Кушма төзелешле алынма кеше исеменең беренче өлеше тулысынча төшереп калдырыла (аферезис): Габделхәй-Хәй-Хәев (Хаев), Габделхак- Хак-Хаков. 2) Алынма исемнең икенче өлеше төшеп кала (апокопа): Нуриәхмәт-Нури- Нуриев. 3) Алынма сүзнең уртасында булган сузык авазларның һәм иҗекләрнең төшеп калу очраклары (синкопа): Сәхәби-Сәби-Сәбиев, Яуиш-Яуш-Яушев. 4) Әдәби телдә булып та, диалектка тулысынча кереп җитмәгән тартыклар белән бәйле аллонимнарга нигезләнгән фамилияләр: Габдрахман-Абдрахман-Абдрахманов, Җәгъфәр-Ягфәр-Ягъфәров.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]