Татар фортепиано музыкасы буенча хрестоматия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар фортепиано музыкасы буенча хрестоматия latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Татар фортепиано музыкасы буенча хрестоматия
Башка исемнәр:
Хрестоматия по татарской фортепианной музыке

Татар фортепиано музыкасы буенча хрестоматия.jpg

Жанр:

Ноталар җыентыгы

Оригинал теле:

татар, рус

Нәшер итүче:

Татарстан китап нәшрияте

Татар фортепиано музыкасы буенча хрестоматия (рус. Хрестоматия по татарской фортепианной музыке) — татар композиторларының фортепиано өчен язылган һәм фортепиано өчен эшкәртелгән башка әсәрләренең ике кисәктән торган тупланмасы. Татарстан Республикасының һәр музыка мәктәбе диярлек тупланма белән тәэмин ителгән.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әсәрләр жанр һәм авырлыгы буенча ике кисәккә төркемләнгән. Беренче кисәк музыка мәктәпләренең кече һәм урта классларында, икенче кисәк - урта һәм өлкән класслар, шулай ук музыка көллиятләрендә куллану максаты белән төзелгән[1]. Җыентык матбугатта берничә тапкыр бастырылып чыккан әсәрләрдән, шулай ук әле яңа иҗат ителгән әсәрдән гыйбарәт. Җыентыкта махсус балаларга багышланган әсәрдән тыш, башка гомуми этник темалар белән үрелеп килгән әсәрләр дә чагылыш тапкан. Җыентыкта җыр, бию, марш, этюд, вальс, прелюдия, соната, концерт, токката кебек жанрларга караган соло һәм ансамбльдә башкарыла торган әсәрләр кулланылган.[2]

Әсәрләр Эльза Әхмәтова, Луиза Батыр-Болгари, Резеда Сабитовская, Екатерина Соколова, Вера Спиридонова, Флора Хәсәнова, Кира Шашкина тарафыннан туплана, мөхәррирләнә һәм 1987 елда Татарстан китап нәшриятында ике кисәктә бастырыла. Икенче кисәк күләм ягыннан күпкә зуррар. 2002 елда тупланманың беренче кисәгенең икенче басмасы "Яңалиф" нәшрият йортында дөнья күрә.

Тупланмада әсәрләре урын тапкан

композиторлар исемлеге

Резеда Әхиярова
Фасил Әхмәтов
Әнвәр Бакиров
Луиза Батыр-Болгари
Рафаэль Билалов
Юрий Виноградов
Нәҗип Җиһанов
Ренат Еникиев
Рәшит Кәлимуллин
Александр Ключарёв
Альберт Леман
Анатолий Луппов
Леонид Любовский
Мансур Мозаффаров
Алмаз Монасыйпов
Андрей Руденко
Салих Сәйдәшев
Җәүдәт Фәйзи
Луиза Хәйретдинова
Исмай Шәмсетдинов
Шамил Шәрифуллин
Мирсәет Яруллин
Фәрит Яруллин
Рөстәм Яхин

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар фортепиано музыкасы буенча хрестоматия / Э.Әхмәтова, Л.Батыр-Болгари, Е.Соколова, В.Спиридонова, К.Шашкина. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1987. — Т. 1. — 144 б.
  • Татар фортепиано музыкасы буенча хрестоматия / Э.Әхмәтова, Л.Батыр-Болгари, Е.Соколова, В.Спиридонова, К.Шашкина. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1987. — Т. 2. — 241 б. — 3000 экз.
  • Татар фортепиано музыкасы буенча хрестоматия / Э.Әхмәтова, Л.Батыр-Болгари, Е.Соколова, В.Спиридонова, К.Шашкина. — Казан: "Яңалиф" нәшрият йорты, 2002. — Т. 1. — 146 б. — 1000 экз.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар фортепиано музыкасы буенча хрестоматия / Э.Әхмәтова, Л.Батыр-Болгари, Е.Соколова, В.Спиридонова, К.Шашкина. — Казан: "Яңалиф" нәшрият йорты, 2002. — Т. 1. — 146 б. — 1000 экз.
  2. Татар фортепиано музыкасы буенча хрестоматия / Э.Әхмәтова, Л.Батыр-Болгари, Р.Сабитовская, Е.Соколова, В.Спиридонова, К.Шашкина. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1987. — Т. 2. — 241 б. — 3000 экз.