Татар халык медицинасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар халык медицинасы latin yazuında])

Татар халык медицинасытатар халкында гасырлар төпкеленнән сакланып калган эмпирик юл белән эшләнгән дәвалау чаралары һәм дәвалау ысуллары. Хәзерге рәсми медицинаның төшенчәсе дә булмаган заманнарда ук, һәр халык, шул исәптән татар халкы да, күптөрле дәвалау ысулларын кулланып, хисапсыз сынаулар үткәреп, бихисап күп дәвалау чараларын гамәлгә алган. Менә шулай, халык үзе булдырган, үзе тудырган халык медицинасы барлыкка килгән.[1]

Хәзерге Татарстан биләмәсендә табылган борынгы халык медицинасы турында ышанычлы мәгълүматлар 10-11 гасырга карый.Болгар һәм Биләр шәһәрләрендә археологик казу эшләре барышында пинцет һәм ланцетлар кебек инструментлар; табаклы көмеш фольгадан эшләнгән тюбиклар; терекөмешле, сыек амальгама, агу саклый торган балчык савытлар табылган.

Борынгы Булгарга агу һәм башка химик матдәләр кебек фармакология элементлары билгеле булган. Дарулар әзерләү турында язылган язмалар да сакланган.[2]

Болгар табибларына Әбу Гали ибн Синаның «Дәвалау кануннары», Таҗетдин ибне Йунус әл-Болгариның «ат-Тирйак аль-кабир» («Агу кайтаргыч дару»), «Пульс турында» кулланмалары таныш булган. Дару сыйфатында үсемлекләрнең төрле төрләре һәм аларның нигезендә бал, прополис, деготь, мышьяк, бакыр купоросы кушып эшләнгән дәвалаучы майлар, шы, шулай сөлек кулланып кан җибәрү ысуллары кулланылган. Шулай ук иррациональные ысуллары дәвалау: өшкерү, догалар уку, имләү, ырымлы сихеләү, төрле дини йолалар кулланылган.

1919—1920 елларда халык медицинасын күренекле галим һәм татар халкының мәгърифәтчесе Каюм Насыйри, Казан университеты галимнары М.П. Загоскин, Н.А. Высоцкий, В.М. Флоринский өйрәнде.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Халык медицинасы үрнәкләре
  2. Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. — 703 с., илл. ISBN 0-9530650-3-0

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. — 703 с., илл. ISBN 0-9530650-3-0