Татар халык әкиятләре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар халык әкиятләре latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Әкият – халык авыз иҗатының борынгы, киң таралган һәм мавыктыргыч җанрларның берсе. Әкиятләрдә халыкның күп гасырлык тормыш тәҗрибәсеннән туган зирәклеге, тапкырлыгы, яхшылык һәм явызлык, киләчәккә өмет һәм хыяллары чагылган. Әкият кешеләрне игелекле, тугры һәм мәрхәмәтле булырга өйрәтә, явызлыкны гаепли, гаделлекне хаклыкны яклый. Әкиятнең туу вакыты – ул нәкъ менә изге хикәянең нәфис хикәягә әверелеп киткән чагы. Йоладан аерылган хикәя шулай ук үзенең “изге”леген җуя һәм барлык кешеләр өчен дә сөйләнелә башлый. Әкиятнең мөстәкыйльжанр булып формалашып җитүе борынгы община строеның таркалу чорына туры килә. Шул чордан башлап әкиятэстетик вазифа үти башлый. “Әкият” гарәпчә хикәят сүзенең фонетик яктан үзгәрүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Өлкән буын вәкилләре арасында әкиятне хикәят дип атаучылар бүген дә очрый. Әкият – фольклорда катлаулы күренеш. Әкият – ул халык поэтик авыз иҗатының төп жанрларының берсе булып, уйдырмага таянган, тылсымлы, маҗаралы яисә көнкүреш характерындагы эпик, башлыча чәчмә сәнгать әсәре. Фәнни-тикшеренү максатларында әкиятләр күп халыкларда өч төргә бүлеп карала: 1. Хайваннар турында әкиятләр; 2. Тылсымлы әкиятләр; 3. Көнкүреш әкиятләре. Татар халык әкиятләрендә хайваннар турындагы әкиятләр күп түгел. Язмалар саны буенча исәпләгәндә, алар чама белән әкият репертуарының 5 процентын тәшкил итә. Бу әсәрләрнең күләмнәре дә зур түгел. Хайваннар турындагы әкиятләр әкият жанрының гына түгел, бәлки гомүмән фольклорның иң борынгы күренешләреннән санала. Тылсымлы әкиятләрнең нигезендә могҗизалы уйдырма ята. Галим М.Бакиров фикеренчә, “ул ике төрле башлангычка – тылсым һәм фантастикага нигезләнә. Тылсым борынгыларның мифологик карашлары нигезендә барлыкка килгән төрле саклану чараларын һәм ниндидер теләк максатка ирешүдә ярдәм итәргә исәп ителгән магик предметларны һәм сүз-догаларны, шулай ук магик гамәл-йолаларны да үз эченә ала” [Бакиров, 2008:119]Төрле серле предметлар: каурый, көзге, тарак һ.б. тылсым көченә ия әйберләр әкият героена батырлыклар кылырга һәм дошманны җиңәргә ярдәм итәләр. Тылсымлы әкиятләрнең бер тармагы булган батырлар турындагы әкиятләрдә(“Ак бүре”, “Камыр батыр”, “Таң батыр” һ.б.) геройның икенче дөньяга – еш кына җир асты дөньясына сәяхәте һәм аннан кыз алып кайту – шаманның үлеләр дөньясына барып авыру кеше җанын алып кайтуын гәүдәләндерә. Димәк, бу төр әкиятләренең шаман легендаларының да сизелерлек роле булган дип әйтергә була. Без әкиятнең дин белән бәйләнешен күрәбез. Тылсымлы әкиятләргә шулай ук вакыйгаларның күп мәртәбә кабатлануы хас. Бу – әкият композициясенең үзенчәлекле законы, һәр кабатлауда каршылык арта, катлаулана. Бу бигрәк тә геройның авыр бурычлар башкаруы вакытында күренә. Тормыш-көнкүреш әкиятләренең эчтәлеге, исеменнән үк күренгәнчә, тормыш-көнкүешкә якын тора. Алар күләм ягыннан кыска булалар. Бу төр әкиятләренең нигезендә аерым кешеләр яки гаилә әгъзалары арасындагы конфликт, яки иҗтимагый мөнәсәбәтләргә бәйле конфликт ята. Көнкүреш әкиятләрен М.Бакиров түбәндәге төркемнәргә бүлеп карарга тәкъдим итә: 1. Гаилә-шәхси көнкүреш әкиятләре; 2. Социаль көнкүреш әкиятләре; 3. Гыйбрәтле әкиятләр; 4. Маҗаралы әкиялтәр. Бу төр әкиятләрдә һәрвакыт ниндидер көлкеле ситуация туа һәм еш кына вакыйгалар акылга сыймаслык чишелештә тасвирлана. Геройлар да, вакыйгалар да гадәттән тыш күпертелеп сүрәтләнә. Төрле образлар капма-каршы куела. Еш бу төр әкиятләрнең исемендә үк антоним төшенчәләр күзәтелә.