Татар хатын-кызларының милли бизәнү әйберләре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар хатын-кызларының милли бизәнү әйберләре latin yazuında])
Милли киемнәргә киенгән курчаклар

Татар хатын-кызларының милли бизәнү әйберләретатар хатын-кызларының традицион бизәнү әйберләре.

Хәзерге вакыттагы кебек үк элек тә татар хатын-кызлары бизәнү әйберләрен яратып кулланганнар. Бизәнү әйберләрен хатын-кызлар гына түгел, ир-егетләр дә киеп йөргәннәр. Ләкин хәзерге заман бизәнү әйберләре элеккеләреннән бик нык аерыла. Татар хатын-кызларының яраткан бизәнү әйберләре алка, хәситә, чулпылар булса, ир-егетләрнең – зур кашлы йөзек булган. Күргәнебезчә, хатын-кызларның бәзәнү әйберләре төрле-төрле булган. Мөселман гореф-гадәтләре буенча хатын-кызның бизәнү әйберләренә карап, аның иренең байлыгы турында фикер йөртергә мөмкин булган.

Чулпы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар хатын-кызының төп бизәнү әйбере булып чулпылар саналган. Алар төрле формада булган һәм төрле материалдан эшләнгән. Чулпы – төрле яшьтәге татар хатын-кызлары яратып куллана торган бизәнү әйбере. Аны яшүсмер чактан ук тага башлаганнар. Эре көмеш акчалардан торган чулпыларны билдән астарак төшеп торырлык итеп чәч толымнарына бәйли торган булганнар. Ике якка үреп салып, чулпылар таккан озын чәч толымнары татар кызларының горурлыгы булган. Шунысы кызганыч, чулпылар бөтенләй кулланылыштан төшеп калган. Аларны музейларда экспонат буларак кына күрергә мөмкин.

Алкалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тагын да борынгырак бизәнү әйбере – алкалар. Аларны өч-дүрт яшьтән башлап олы яшькә җиткәнче киеп йөргәннәр. Озын алкалар татар халык киеменең аерылгысыз өлешен алып торган.

Хәситә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар хатын-кызлары муен-күкрәк бизәнү әйбеләрен иркен кулланганнар. Алар бизәнү әйбере генә түгел, киемнең бер өлеше булып торган. Шулай ук, иң киң таралган бизәнү әйбере булып хәситә санала. Хәзерге заманда бу сүз кулланылыштан төшеп калса да, аны икенче атама белән – муенса дип атап йөртәләр.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Исхаков Д.М. Этнография татарского народа. – Казань: Магариф, 2004 год.
  • Шигапова Г. Татар милли киемнәре. Мәгариф, 2017 ел.