Татар Әҗбие

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар Әҗбие latin yazuında])
Татар Әҗби
Карта
Ил Русия
Республика Татарстан
Муниципаль район Актаныш районы
Координатлар 55°49'53"тн, 53°33'23"кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 0 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы юк
Автомобиль коды 16, 116

Татар Әҗбие, Әзибай (рус. Азиаба, Азибей) — Янәй волосының Тозыш (Тузуск) түбәсенә караган (хәзерге Татарстан Республикасының Актаныш районы), бетерелгән авыл.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар Әҗбие авылы Янәй волостенең Тозыш (Тузуск) түбәсендә (хәзерге Татарстан Республикасының Актаныш районы), Кадеркүл янында нигезләнә. Тарихчы Әнвәр Әсфәндиярев «Минзәлә башкортлары авыллары» китабында аның 18001808 еллар арасында җирләрне генераль бүлүдән (межалаудан) соң барлыкка килгәнлеген терки[1].

Авыл — 11-нче, 1847 елдан соң 12 нче Башкорт кантоны составына керә. 1811 елда анда 180 башкорт яшәве теркәлгән, алар, нигездә, Калтай, Байсар, Исәнбай, Сикия, Апас, Кадермәт һәм башка авылдан чыккан. 1812-1814 елгы Ватан сугышында Әзибай авылыннан 15нче йорттан зауряд-сотник Гаделша Дәүләтбаевның 6нчы башкорт полкында хезмәт итүе, походларда катнашуы турында мәгълүмат бар. Шулай ук 1814 елда шушы ук авылдан Рәхимкол Нәдерголов та армия хезмәтендә була[2]. 1818 елда җәнәйләр 301 кеше дип исәпләнә, типтәрләр — 1.

1834 елда 102 йортта 496 башкорт, шул исәптән 255 ир-егет, 241 хатын-кыз яшәве, авылда ике указной мулла: 44 яшьлек Гүмәр Әхмәров һәм 53 яшьлек Абсалихов Мансуров булуы теркәлгән. Ары халык санының арта баруы күзәтелә: 1859 елда − 863 кеше, 1870 елда — 929 башкорт санала. 1902 елда Әзибай элеккеге крәстияннәренең яшәгән җире дип билгеләнгән һәм ирләр саны 271 дип күрсәтелгән.

Түбән Чулман сусаклагычын төзегән вакытта авыл халкы башка урыннарга күчерелә.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11.1 °C -5.9 °C 3.8 °C 12.5 °C 17.8 °C 19.9 °C 17.1 °C 11.5 °C 3.8 °C -5.3 °C -10.4 °C 3.5 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы 3.5 °C.[4]

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]