Татнефть

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татнефть latin yazuında])
Татнефть ААҖ
Төр
ачык акционерлык җәмгыяте
Сәнәгать тармагы Нефть табу, нефтехимия
Нигезләнгән 1950 ел
Нигезләүче Министерство нефтяной промышленности СССР[d]
Штаб-фатир Әлмәт, Татарстан
Төп затлар
Наил Мәганов, генераль директор
Продукциясе
Нефтепродуктлар, нефтехимия продуктлары
Керем 1 265 380 000 000 ₽[1]
Операцион керем
256 802 000 000 ₽[1]
Чиста керем
50,7 млрд сум (2010)
Хезмәткәрләр саны
26,5 мең[2][3] (2008)
Сайт www.tatneft.ru

«Татнефть» (тулы исем — В. Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте) — нефть җитештерү компаниясе. Русияда табылган нефть күләме буенча алтынчы урында тора. Үзәге Татарстанның Әлмәт шәһәрендә урнашкан.

Генераль директор — Наил Мәганов[4], директорлар шурасы рәисе — Рөстәм Миңнеханов.

Тарихи мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1943 белән 1950 еллар арасында Татарстанның көньяк-көнчыгыш өлешендә бай нефть ятмалары табыла. Табылган запаслар күләме СССРда иң зур булып чыккан. Дәүләт күмер-водород чималына кытлык кичергән, шуңа күрә җитәкчелек Татарстанның нефть байлыгына зур игътибар белән караган.

Иң авыр мәсәлә — ятмаларны эшче куллар белән тәэмин итү. Корылган дәүләт планнары буенча 90–100 мең кеше җәлеп ителергә тиеш булган. Башта ятмалар вахта ысулы белән хезмәтләндереләчәк дип уйланылган, ләкин бу чынга ашмаган, чөнки моңа юллар юклык комачау иткән. Эшче һәм хезмәткәрләрне читтән кертү һәм урында әзерләү башланды.

1952 елда «Татнефть» составында «Баулынефть», «Бөгелмәнефть», «Татбурнефть» тресты, «Татнефтепромстрой» төзү-монтажлау тресты, проектлау идарәсе «Татнефтепроект» һәм Алабуга тикшеренү боралау идарәсе. Эшчеләр һәм хезмәткәрләр саны 2 меңгә җиткән.

«Татнефть» ягулык салу урыны, Мәскәү

Татнефтьнең массакүләм мәгълүмат чаралары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Нефтяные вести» газетасы
  • «Хәзинә» газетасы
  • «Нефть и жизнь» журналы
  • «Время Татнефти» телестудиясе
  • «Татнефть» компанияләр төркеменең 14 күп тиражлы газетасы
  • «Нефтяная газета» электрон басмасы[5]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Tatneft’s IFRS consolidated financial statements for 2021, auditedTatneft, 2022.
  2. «Татнефть» ААҖ буенча. «Татнефть» төркеме буенча — 70 мең хезмәткәр.
  3. «Татнефть» ААҖ 2008 ел өчен хисабы (pdf). әлеге чыганактан 2012-02-09 архивланды. 06.07.2009 тикшерелгән.)
  4. 2013 елдан соң, аңарчы: Шәфәгать Тәхәветдинов
  5. Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. 2020 елның 20 июнь көнендә архивланган. «Татнефть» ААҖ Матбугат хезмәте