Татспиртпром

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татспиртпром latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
ААҖ «Татспиртпром»
Элеккеге исемнәр
ДУШ «Татспиртпром» (2004 елга кадәр)
Төр
Ачык акционерлык җәмгыяте
Сәнәгать тармагы Спиртны һәм ликөр-аракы продукцияне җитештерү
Нигезләнгән 1997
Төп затлар
Ирек Миңнәхмәтов[1]
Мәхсулатлар аракы, шампан шәрабы, кәнияк, шәраб, төнәтмәләр, спиртлар
Чиста керем
Green Arrow Up Darker.svg795 млн. сум (2013 г.)
Хезмәткәрләр саны
1824
Сайт tatspirtprom.ru

Татспиртпромалкоһол эчемлекләрне җитештерә торган ширкәт.

2015 ел нәтиҗәләре буенча Русия Федерациясендә иң эре аракы җитештерүчесе дәрәҗәсенә чыкты[2] һәм 2016 елда бу күрсәткеч буенча үз лидерлыгын саклаячагы көтелә.

«Татспиртпром» тулысынча Татарстан хөкүмәтенең карамагындагы ОАО «Связьинвестнефтехим» ширкәтенә карый.[3]

Генераль директор — Ирек Миңнәхмәтов.
Директорлар шурасы рәисе — Илдар Халиков.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Татспиртпром» ширкәте дәүләт унитар ширкәт буларак 1997 елда оештырылган. 2004 елда ул ачык акционерлык җәмгыятенә үзгәртеп корылган, аның бердәнбер акционеры булып ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы торган. Әлеге вакытта барлык акцияләрнең иясе — Татарстан хөкүмәтенеке «Связьинвестнефтехим» ачык акционерлык җәмгыяте.
1996-2002 елларда генераль директор — Иван Егоров.

Җитештерү филиаллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Казан ликөр-аракы заводы
  • Түбән Кама ликөр-аракы заводы
  • Усад ликөр-аракы заводы
  • Чистай ликөр-аракы заводы
  • Мамадыш спиртзаводы
  • Усад спиртзаводы

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]