Татьяна Даниленко

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татьяна Даниленко latin yazuında])
Татьяна Даниленко
Туган 30 октябрь 1983(1983-10-30) (40 яшь)
Житомир, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Ватандашлыгы  Украина
Әлма-матер Киев университетының журналистика институты[d]
Һөнәре журналист, тележурналист, радиоведущий
Ата-ана

 Татьяна Даниленко Викиҗыентыкта

Татьяна Владимировна Даниленко (укр. Тетяна Володимирівна Даниленко; 1983 елның 30 октябре, Житомир, Украин ССР, ССРБ) — Украина телевизион журналисты.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татьяна Даниленко 1983 елның 30 октябрендә Житомирда Совет Украина язучысы Владимир Даниленко һәм украин теле укытучысы гаиләсендә туа[1].

16 яшьтән «Украинское слово» газетасында басыла башлый[2].

2001 елда гаиләсе белән Киевка күчеп, Тарас Шевченко исемендәге Киев милли университетының(рус.) журналистика институтына журналист белгечлегенә укырга керә[3]. 2002 елда СТБ телеканалында «Вікна-столица» программасының корреспонденты булып эшли башлый.

2004 елның языннан «5 канал»да парламент корреспонденты сыйфатында эшли башлый. 2006 елдан «Час новин» программасын, ә 2009 елдан «Час: підсумки дня» программасын алып бара.

2011 елның 23-25 августында Павел Кужеев белән бергә «5 канал» да Украинаның бәйсезлеге игълан ителүгә 20 ел тулуга багышланган «Украина бәйсезлеге» телемарафонын үткәрә. Чара 52 сәгать дәвам иткән[4][5]. Моның ярдәмендә Гиннесс рекордлар китабына һәм Украина тарихына иң озын телевизион тапшыру алып баручысы буларак керә[1].

2013 елдан Hromadske.tv да эшли башлый. 2018 елның мартыннан апреленә кадәр «Радіо НВ»да алып баручы.

2018 елның мартыннан 2019 елның июненә кадәр ZIK телеканалында «Ут белән уен» программасын алып баручы. Виктор Медведчукның бизнес партнёры һәм сәяси көндәше Тарас Козак каналны сатып алганнан соң каналдан китә[6].

2020 елның 2 маенда ZIKтагы элеккеге хезмәттәшләре белән бергә социаль-сәяси тематикага багышланган «Даниленко» YouTube каналын ача[7]. Obozrevatel телеканалындагы «Идеология» программасын алып баручы.

2021 елның 15 апреленнән — 4 каналда «Постаті» программасын алып баручы[8].

Шәхси тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2008 елның 10 апрелендә сәясәтче Владислав Каськивтан кызы Кристина туа. Владислав Каськивтан белән 2007 елдан 2008 елга кадәр очрашкан.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2008 — телевидение һәм радиотапшырулар мәсьәләләре буенча Украина милли Советының Мактау грамотасы[9];
  • 2011 — «III меңьеллык хатын-кызы» премиясе[10].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Тетяна Даниленко 2015 елның 30 март көнендә архивланган. на сайті «5 каналу»
  2. Валентина Самченко. Випробування 52-годинним ефіром «Україна Молода», 23.09.2011
  3. Тетяна Даниленко народила доньку Владиславові Каськіву «Газета по-украински», 06.06.2008.
  4. Тетяна Даниленко і Павло Кужеєв працюватимуть у студії 52 години поспіль без перерви на сон 2015 елның 2 апрель көнендә архивланган. «Телекритика», 23.08.2011
  5. Тетяна Даниленко і Павло Кужеєв встановили рекорд: 52 години телемарафону 2015 елның 2 апрель көнендә архивланган. «Телекритика», 25.08.2011
  6. Тетяна Даниленко йде з телеканалу ZIK, Детектор медиа (2019-06-17).
  7. Тетяна Даниленко разом з експрацівниками ZIK запустила ютуб-проєкт (2020-05-06).
  8. Ведуча Тетяна Даниленко повернулася на телебачення (2021-04-15).
  9. Почесну грамоту від Нацради отримали Андрій Куликов, Ірина Лисенко, Тетяна Даниленко та інші 2015 елның 2 апрель көнендә архивланган. «Телекритика», 07.11.2011
  10. Татьяна Даниленко получила по заслугам 2012 елның 23 май көнендә архивланган. „Дуся“, 12.20.2011

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]