Татьяна Ефремова
| Татьяна Ефремова | |
| | |
| Төп мәгълүмат | |
|---|---|
| Тулы исеме |
Татьяна Пётр кызы Ефремова |
| Туу көне | |
| Туу урыны | |
| Эшчәнлек еллары |
2008 - х. в. |
| Дәүләт | |
| Һөнәрләр | |
| Жанрлар |
халык җырлары, эстрада җырлары, сингл, поп, электромузыка |
| Псевдонимнар |
Biroka |
| Хезмәттәшлек |
«Әлиф» |
| Бүләкләр | |
| Татьяна Ефремова | |
Татьяна Ефремова, Татьяна Пётр кызы Ефремова, кыз фамилиясе Тятюшкина (Татьяна Петровна Ефремова; 1998 елның 21 июне, РФ, Татарстан, Яшел Үзән районы, Осиново) ― фольклор җырчысы һәм этномузыколог. Халыкара вокал конкурслары лауреаты, «Керәшен чибәре – 2016» титулына ия. Татарстан Республикасының атказанган артисты (2025). Репертуарында татар, керәшен, рус, казакъ халык җырлары. Халык җырларын заманчалаштырып башкара.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1998 елның 21 июнендә[1] Татарстанның Яшел Үзән районы Осиново бистәсендә җыр сөюче керәшен гаиләсендә туган. Әтисе эшмәкәр Петр Васильевич Ефремов Балык Бистәсе районының Алан-Полян, әнисе Анна Николаевна Ефремова Казак Чаллысы авылыннан, укытучы-тәрбияче, балалар бакчасында эшли, шигырьләр дә яза[2].
Җырлар белән 10 яшьтә шөгыльләнә башлаган. Әүвәл мәктәп хорында җырлаган. Музыка мәктәбенең фортепиано классында укыган. Беренче музыка укытучысы дип Осиново авылындагы мәдәният йорты директоры Резидә Нурәхмәт кызы Александрованы саный. Алар бергә конкурсларга йөргән[3].
Параллель рәвештә музыка мәктәбендә дә (вокал классында), Казан консерваториясендә дә (татар музыкасы һәм этномузыкология кафедрасында) укыган. Консерваториядән соң Казан мәдәният институтының магистратурасында һәм ассистентурасында (педагогы вокал кафедрасы мөдире, профессор РФ халык артисты Винера Әхәт кызы Ганиева) укыган. 2020 елда Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен, 2022 елда Казан дәүләт мәдәният институтының магистратурасын һәм 2024 елда ассисентура-стажировкасын тәмамлаган[4].
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]2008 елдан Идел буе халыклары музыкасын саклау һәм популярлаштыру белән шөгыльләнә[5]. Ялгыз эшчәнлек алып бара. «Кадим Әлмәт» этник музыка төркеме музыкантлары белән хезмәттәшлек итә. Алар белән бергә Чистай керәшеннәренең 1904 елда фольклор экспедициясендә язылган «Озату» җырын башкарган. «Үзгәреш җиле» фестивале проектында катнашучы (мәсәлән, 2022 елда Мәскәүдә «Әгәр белгән булсам» (Әнвәр Бакиров, Шәриф Биккол) җырын башкарган)[6].
«Әлиф» иҗат берләшмәсе солисты. Анда «Әлиф», «Сак-сок», «Абага» спектакльләрендә катнаша. Биш ел «Zakaria» күпмилләтле фолк-төркемендә чыгыш ясаган. «Җәүһәр» халык фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе.
2023 елда Voice of Turan Халыкара казакъ җыры конкурсында катнашып, беренче премия лауреаты булган, конкурс өчен бик катлаулы борынгы «Караторгай» җырын[7] (авторы Акан Сери[d] (1843―1913) әзерләгән.
Алексей Дмитриев белән «Керәшен туе» дигән проектны башлап җибәргән, анда Илһам Шакиров репертуарыннан «Ак калфак» җырын да башкара[4].
«Юл» иҗат берләшмәсе, Әлфия Авзалова исемендәге халыкара конкурсның жюри әгъзасы булып тора.
Репертуар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]300 дән артык җыр, күбесе төрки телләрдә, шулай ук Идел буе халыклары телләрендә.
Эстрада җырлары да башкара. Композиторлар Тәслимә Низами (Язмышлар бураннары, Дусларга), Эльмир Низамов (Кил-кил, Композитор егеткә, Үз көең, Җир ана, Барам-барам) җырларын репертуарына алган. Айдар һәм Алмаз Юнысовлар белән («Елга буенда»), рэпер Шәкүр («Яна тимер») [8] белән эшләгән дуэтлары бар.
Артистның күпчелек җырлары ― туган як буйлап экспедицияләрдә җыелган, киң тыңлаучыга билгеле булмаган татар һәм керәшен халык җырлары.
Җыр башкарганда һәртөрле вокаль импровизацияләр ясавы белән кызыклы.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 2016 ― «Керәшен чибәре» Бөтенроссия матурлык һәм талант конкурсы җиңүчесе[2]
- 2000 ― VIII «Сандугач-Соловей» халыкара конкурсы лауреаты
- 2021 ― Р. Ваһапов исемендәге XVII халыкара яшь башкаручылар конкурсы лауреаты
- Халыкара «Мирас» татар мәдәнияте фестивале лауреаты
- 2023 ― Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара конкурс Гран-при иясе
- 2023 – «Voice of Turan» халыкара казакъ җыры фестивале 1нче премия лауреаты[9]
- 2025 ― Татарстан Республикасының атказанган артисты. Бүләкне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Питрау бәйрәмендә тапшырган [10]
Шәхси тормышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Кияүдә. Ире программист, эшмәкәр Владислав, Бордыдан, 5 яшькә яшьрәк. Кызлары Василиса[1].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 1 2 Илгизә Галиуллина. Җырчы Татьяна Ефремова: «Булачак ирем миннән өлкәнрәк булыр дип уйлап йөрдем, киресенчә килеп чыкты». Шәһри Казан, 19.03.2023
- 1 2 Алсу Спиридонова. Татьяна Ефремова: Тап төшермичә кияргә кирәк! «Нократ», 3.07.2017
- ↑ Айсылу Кадырова. «Дочь Свободы» — это точно про меня! tatarmir.ru, 03.04.2025
- 1 2 Милена Новикова. Татьяна Ефремова: «Сәхнәгә нәселем белән чыгам дип күз алдыма китерәм». Интертат, 4.10.2025
- ↑ Татьяна Ефремова удостоилась звания заслуженного артиста Татарстана. KazanFirst, 25.08.2025
- ↑ Татьяна Ефремова. uzgaresh.kazan-opera.ru
- ↑ Выпуск 3. Ақан Сері - Қараторғай
- ↑ Шакур и Татьяна Ефремова выпустили патриотическую песню к 80-летию Победы. Татар-информ, 9.05.2025
- ↑ Голоса Турана. Новости Центральной Азии, 25.10.2023
- ↑ Популяризирующая музыку народов Поволжья певица стала заслуженной артисткой Татарстана. tnv.ru, 27.07.2025