Татьяна Никанорова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татьяна Никанорова latin yazuında])


Татьяна Никанорова
Туган 28 апрель 1966(1966-04-28)[1] (57 яшь)
Яңа Балакатай, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре җырчы

Татьяна Леонидовна Никанорова (1966 елның 28 апреле, Яңа Балакатай, Башкорт АССР, ССРБ) — опера җырчысы (контральто), Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты, Башкортстан Республикасының халык артисты (2008).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Никанорова Татьяна Леонидовна 1966 елның 28 апрелендә Башкорт АССРның Балакатай районы Яңа Балакатай авылында туа. 1973 елдан 1981 елга кадәр Кушнаренково мәктәбендә, аннары 1981 елдан алып 1985 елга кадәр Благовещение педагогика көллиятендә укый.

Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясендә белем алуын дәвам итә. 1991—1997 елларда «соло җыр» белгечлеге буенча укый (Россия Федерациясенең атказанган артисты, Башкортстан Республикасының халык артисты, Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Салават Әскаров классы).

1997 елдан Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының әйдәп баручы солисткасы. 2007 елдан башлап Екатеринбург дәүләт опера һәм балет академия театрында эшли.

Мәскәүдә узган «Алтын битлек» Милли театр фестивалендә В. А. Моцартның «Тылсымлы флейта» (2006) һәм Дж. Вердиның «Бал-маскарад» (2007) номинант-спектакльләрдә чыгыш ясый, театр сәхнәсендә Я. Әбделманов һәм «Забава» ансамбле белән берлектә, берничә тапкыр В. Л. Мортазин белән берлектә камера-вокаль музыка программалары театр сәхнәсендә чыгыш ясый[2].

Татьяна Леонидовна зур камера-вокал репертуарына ия. Ул Уфа һәм Екатеринбург опера һәм балет театрларының яңа куелышларында катнаша[3].

Театр труппасы составында Төркиягә (1999), Мисырга (2003), Португалиягә (2006), Таиландка (2006, 2008) гастрольләргә чыга. 2008 елда Көньяк Африка Республикасында гастрольләргә йөри.

Операларда рольләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Амнерис (Дж. Верди «Аида»),
  • Убырлы (Э. Хумпердинк «Гензель и Гретель»)
  • Яз (Н. Римский-Корсаков «Кар кызы»),
  • Граф Орловский (И. Штраус «Ярканат»),
  • Графиня, Гувернантка (П. Чайковский «Карга хатын»),
  • Кончаковна (А. Бородин «Игорь Кенәзе»),
  • Ксантипа (С. Низаметдинов «Mемеnto»)
  • Лола (П. Масканьи «Авыл намусы»),
  • Любаша (Н. Римский-Корсаков «Патша кәләше»),
  • Маддалена (Дж. Верди «Риголетто»),
  • Марта (П. Чайковский «Иоланта»),
  • Марта (Ш. Гуно «Фауст»),
  • Марфа (М. Мусоргский «Хованщина»),
  • Марцелина («Фигаро туе», В. А. Моцарт),
  • Наина (М. Глинка «Руслан һәм Людмила»),
  • Ольга, Ларина, Няня (П. Чайковский «Евгений Онегин»),
  • Принцесса Клариче (С. Прокофьев «Өч әфлисунга мәхәббәт»),
  • Рагонда (Дж. Россини «Граф Ори»),
  • Розина, Берта (Дж. Россини «Севиль чәч алучысы»),
  • Карт чегән хатыны (С. Рахманинов «Алеко»),
  • Сузуки (Дж. Пуччини «Чио-Чио-сан»),
  • Танкабика (С. Низаметдинов «Ай тотылышы төнендә»),
  • Өченче ханым (В. А. Моцарт «Тылсымлы флейта»),
  • Ульрика (Дж. Верди «Бал-маскарад»),
  • Флора (Дж. Верди «Травиата»)[4].

Концерт репертуары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • А. Вивальдиның «Stabat Mater»,
  • Л. Бетховенның Тугызынчы симфониясе,
  • С. Прокофьевның «Александр Невский»,
  • Р. Сабитовның «Лорка-симфония»,
  • М. Мусоргскийның «Үлем җырлар һәм биюләре»,
  • Г. Малерның «Үлгән балалар турында җырлар»[4].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. MAK
  2. Камерный оркестр Провинция " Татьяна Никанорова(үле сылтама)
  3. Татьяна Никанорова расскажет «Историю любви», archived from the original on 2021-09-30, retrieved 2021-09-30 
  4. 4,0 4,1 Никанорова Татьяна Леонидовна. әлеге чыганактан 2011-11-05 архивланды.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]