Татьяна Угрюмова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татьяна Угрюмова latin yazuında])
Татьяна Угрюмова
Туган телдә исем Угрюмова Татьяна Степановна
Туган 18 февраль 1946(1946-02-18) (78 яшь)
Калинин (әлеге Тверь) шәһәре
Һөнәре укытучы
Бүләк һәм премияләре Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2006).

Угрюмова Татьяна Степановна (18 февраль 1946, Калинин) — СССР һәм Россия музыка белгече, укытучы. Сәнгать гыйлеме кандидаты (1981). Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2006).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Угрюмова Татьяна Степановна 1946 елның 18 февралендә Калинин (әлеге Тверь) шәһәрендә туа.

1969 елны ул Мәскәүдә «Музыка гыйлеме» һөнәре буенча Гнесиннар исемендәге Дәүләт музыка-педагогия институтын тәмамлый. 1974 елда шунда ук аспирантураны тәмамлый. 1981 елда Татьяна Степановна сәнгать гыйлеме кандидаты исемен яклый.

1969 елдан Угрюмова Уфа дәүләт сәнгать академиясендә эшли башлый. 1970 елдан музыка һәм композицияләр тарихы, теориясе, 1972-1973 һәм 1978-1994 елларда музыка тарихы кафедраларының мөдире була.

2006 елда Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме белән бүләкләнә.

Әлеге вакытта Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтында музыка тарихы кафедрасының мөдире.

Угрюмова гыйльми эшчәнлеге Башкортстанда профессиональ музыкасының формалашуына һәм алга үсешенә, башкорт композиторларының иҗатына, башкорт операсы тарихына, шул исәптән рус музыкасының төрле жанрлары тарихының проблемаларына багышланган.

Татьяна Степановнаның 100‑дән артык гыйльми хезмәте, училищелар һәм югары уку йортлары өчен башкорт музыка сәнгатенең тарихы буенча укыту‑методик әсбаплары бар.

Гыйльми хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкирская опера. Уфа, 1997

Мактаулы исеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2006)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • А.Р. Сабирова Угрюмова Татьяна Степановна // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
  • Угрюмова Татьяна Степановна(үле сылтама)