Тат. Багана

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тат. Багана latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Татар баганалысы авылы Чистай районының көньяк – көнчыгышына урнашкан. Тарихи мәгълүматларга караганда,хәзерге авыл урнашкан урын кеше аяк басмаган урман һәм сазлыклардан торган.Бу урынга иң беренче булып килеп урнашкан кеше – Казан артындагы Балтач авылыннан булган.Бу кеше бик матур челтерәп аккан чишмә янында туктаган һәм шушы урында авыл булыр дип,багана утырткан.Шуннан соң берникадәр вакыт үткәч,әлеге урынга төрле яктан татарлар килеп төпләнә башлый һәм бу авылны баганалы дип атыйлар.

 Багана сүзе – гомуми төрки этноним.Борынгыдан килгән,төрки сүзеннән килеп чыккан.Багана утырту элек-электән чикне аңлаткан.Татар һәм Мордва авылларын бер-берсеннән аеру өчен берсен Татар Баганалысы,икенчесен Мордва Баганалысы дип йөртә башлаганнар.Авылның бик борынгы заманнардан килгәнлеген моннан 640 ел элек күмелгән кешенең кабер ташы табылуы да искәртә.Шулай ук Йөзәй елгасының ишелгән ярларыннан төрле зурлыктагы кадаклар кагылган кеше баш сөякләре табылу да авылның Иван Грозный хакимлек иткән чорда ук яшәгәнлеген дәлилли.Әлеге сөякләр чукынырга теләмичә баш күтәргән кешеләрнеке дип фараз ителә.
  Авылга нигез салынган көннән бирле күп сулар аккан.Татар Баганалысы авылы да көннән – көн үсә,зурая,халык саны елдан-ел арта.Авыл халкының төп шөгыле-авыл хуҗалыгы тармаклары:игенчелек,терлекчелек һәм һөнәрчелек.
  Татар Баганалысы авылы үзенең үсеше һәм халкының көнкүреше буенча урта хәлле авыл була.Революциягә кадәр авылның үсеше бертөрлерәк була.Совет власте урнашкач авыл аша ак чекист гаскәрләре үтә,ләкин авыл халкына тимиләр.Аннары НЭП һәм колхозлашу чоры башлана.Аерым хуҗалык җирләрен кушып,1929 елда беренче колхоз “Вахитов” исемендәге хуҗалык төзелә.
  Үз көенчә генә агып яткан тыныч тормыш Бөек Ватан сугышы башлану белән бүленә.257 кеше сугышка китә.Авыл өчен авыр көннәр башлана.Бөтен эш хатын – кызлар һәм балалар кулына кала.Фронттан килгән хәбәрләр аларны тагын да тырышыбрак эшләргә,нуңа йөген ныграк тартырга рухландырып тора.Көн артыннан көн үтә,Бөек Җиңү көне якынлаша.Әмма 165 батыр алган яраларыннан сугыш кырларында ятып кала.
  Сугыштан соң колхоз Мордва Баганалысы авылын кушу исәбенә зурая,тормыш әкренләп үз рәтенә төшә.1950-1980 еллар -  авылның иң үскән чоры.Тормыш гөрләп чәчәк ата,авыл тагын да зурая,үсә,матурлана.Ләкин 1990 елларда исә башланган үзгәртеп кору җилләре Татар Баганалысы авылын да читләтеп узмый.Җәмгыятьтә барган үзгәрешләргә иярә алмыйча,авылда кризис чоры башлана.

Нигматзянов И.Х. "Татар Баганалысы авылы" Казан 2003 ел


Татар Баганалысы авылының табигате бик матур.Авылны дүрт яклап урманнар чолгап алган.Авылны икегә бүлеп,вак чишмәләрдән барлыкка килгән алкын сулы Баганалы елгасы ага.Халык телендә ул инеш дип тә йөртелә.Тагын Йөзәй ,Зирекле,Сарсаз елгалары да авыл табигатенә үзенә генә хас матурлык өстиләр.
 Авыл  кече Чирмешән елгасына ага торган елгалар бассейнында урнашкан.Бу елгалар,инешләр җәй көнне дә саекмыйлар:аларны бик күп вак чишмәләр туендыра.Яз көне әлеге елгалар кар сулары белән тулып,ярларыннан чыга,шактый киң тугай һәм кырларны басалар.
Авылым чишмәләргә бик бай.Балтай,Бәшүрә,Ибраһим,Хафиз,Гомәр һәм башкалар.Һәрбер чишмәнең үз яме,үз агышы,үз аһәңе бар.
 Чишмәләр аларны карап торучы кешеләргә яки нинди дә булса вакыйгаларга мөнәсәбәтле рәвештә аталганнар.Мәсәлән:Бәшүрә   әби чишмәсе –Бәшүрә исемле әби казытканга шулай аталган. Дегет атавы чишмәсе – янында дегет кайнатканга шулай исемләнгән.

Балтай чишмәсе исеме авылга беренче килеп урнашкан Балтач ягы кешесе хөрмәтенә Балтай бабай истәлегенә шулай аталган.Бу чишмәнең суы йомшаклыгы,тәмлелеге белән дан тота.Аңа багышлап шигырь дә иҗат ителгән.

Авыл күлләргә дә бай.Мүк сазы күле,Мукшы,Түбән оч, Шалкан,Касыйм күлләре авыл табигатен үзләренчә матурлыйлар.Әлеге атамалар да күлгә нинди дә булса йогынтысы булган кеше исемнәре яки вакыйгалар нәтиҗәсендә аталган.Мәсәлән:Мукшы күле – Мордва Баганалысы авылы Татар Баганалысына кушылгач шулай атала башлый.Касыйм күлен Касыйм исемле кеше казыткан,мүк күлендә мул булып мүк үскән.Авылда агач өйләргә бүрәнә арасына кыстыру өчен мүкне шуннан чыгарганнар. Хәзерге вакытта буралы өйләр бик популяр булмаса да, мунчаларга мүкләр бик кирәк. Авыл халкы хаман да булса шушы Мүк күленнән мүк алып кайта.

  Тат.Багана авылында табигать шартлары нәкъ Г.Тукай язганча, “Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява”.