Тауфикъ Әминов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тауфикъ Әминов latin yazuında])
Тауфикъ Әминов

Аминов Тауфик Маннан улы — хезмәт ветераны.

1925 елның 30 октябрендә ТАССРның Әгерҗе районы Мордыбый авылында укытучы гаиләсендә туган. Тирсә мәктәбен тәмамлый. Ижау дәүләт педагогия институтының тарих укытучысы бүлекчәсен тәмамлый. 1943 елның гыйнварында армиягә алына. Бөек Ватан сугышы вакытында хәрби партия мәктәбендә укыган. 1943 елда комсомол берләшмәсенең сәркатибе итеп билгеләнә. 1945 елга кадәр Ватан сугышында катнаша.

1945 елның 16 августында Муданьцзян шәһәрен азат иткәндә күрсәткән батырлыгы өчен полкның җәяүлеләр разведкасы взводы солдаты “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Бөек Ватан сугышында немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә күрсәткән батырлыгы өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Бөек Ватан сугышыннан соң Мордва мәктәбенең җитәкчесе, соңыннан район мәдәният йортының инструкторы булып эшли. 1950 елдан соң яңадан мәктәпкә укытучы булып кайта. Тирсә мәктәбендә тарих укыта.

Озак еллар намуслы хезмәте өчен «Хезмәт ветераны» медале, СССР Союзының Социалистик, төзелеш һәм оборона өлкәсендәге аерым казанышлары өчен – «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнгән.

Япония империалистларына каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан өчен 1946 нчы елда “Японияне җиңгән өчен “ медале белән бүләкләнгән .«СССР Кораллы Көчләренә 50 ел» (1967), «СССР Кораллы Көчләренә 60 ел» (1977), «СССР Кораллы Көчләренә 70 ел» (1987), «1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүгә егерме ел» (1967), «В.И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан Фидакарь хезмәт өчен» (1970), «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 25 ел» билгесе (1970), «Социалистик ярыш җиңүчесе» билгесе (1973), «1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында җиңүгә утыз ел» (1975), “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә кырык ел" (1985) юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]