Эчтәлеккә күчү

Тауҗамал

56°12′59″ т. к. 53°04′09″ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тауҗамал latin yazuında])
Тауҗамал
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Муниципальное образование «Мушаковское»[d][1]
Халык саны 148 (2012)[2]
Почта индексы 427846
Карта

Тауҗамал (рус. Тавзямал, удм. Тавзямал) — Удмурт Республикасының Кыяс районындагы татар авылы.

Авыл республиканың көньяк өлешендә, ылыслы-киң яфраклы урманнар зонасында[3], Сарапул калкулыгы эчендә[3], районның административ үзәге Кыяс авылыннан якынча 14 километр (туры сызык буенча) көньяк-көнбатышта урнашкан. Абсолют биеклек диңгез өслегеннән 98 метр биеклектә[4] .

Климат уртача континенталь дип характерлана, озын, салкын кышлар, кар аз ява һәм җәй чагыштырмача җылы була. Уртача еллык һава температурасы 2,3 °C. Иң җылы айның (июль) уртача һава температурасы 18,9 °C (абсолют максимум — 38 °C); иң салкынныкы (гыйнвар) −14,3 °C (абсолют минимум — 48 °C). Актив үсү чоры 130—135 көн дәвам итә. Уртача еллык явым-төшем күләме 500—600 мм, шуның 371 ммы апрель һәм октябрь арасында ява. Кар капламы 160—165 көн дәвам итә[3] .

Авылны 1834 елда[5] Әгерҗе авылы крестияннары нигезләгән.[6] 1859 елда авылда 4 йортта 25 кеше яшәгән.[7]

Тауҗамалның 1 нче «башкорт» кантонының 24-нче йортына кергән ирләре 1812 елгы Ватан сугышы чорында ук барча Европа буенча яу йөргән, Әгерҗедәге Исәнбай авылы есау­лы Габделлатыйф Карабай улы Тутаев кул астында Парижны алуда катнашканнар.[8]

1939 елга кадәр Әгерҗе районына караган.[8]

Халык саны
2010[9]2012[10]
161148

2002 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, 249 кешенең 90%-ын татарлар тәшкил иткән.[4] Авыл картаюга таба бара, халкы Алабуга, Чаллы шәһәрләренә күченә.[11]

2001 елдан мәчет эшли.[5] Мәчет салуда Тауҗамал авы­лыннан тыш, Мүшәк, Байсар, Кыяс авыллары халкы да катнашкан. Авылда имам булмаганлыктан, гает намазлары, вәгазьләр уку өчен Ижау Җәмигъ мәчете имамнары килә.[12]

Район Сабан туе Тауҗамал авылында үткәрелә.[5][8]

Күмәк хуҗалык­лары 90-нчы елларда таралып бетә. Җирле фермер Ф.Мәҗитов зур агрофирма оештыруга ирешкән, аның савымчылык фермалары Тауҗамал, Мүшәк һәм Байсар авыллары буйлап таралган, бүген шулар авыл халкын эш урыны һәм хезмәт хакы белән тәэмин итә. Чәчүлекләре, ашлык складлары, комбикорм әзерләүче цехлары бар.[8]

  1. ОКТМО
  2. Каталог населённых пунктов Удмуртской Республики. Численность постоянного населения на 1 января 2012 года
  3. 1 2 3 Схема территориального планирования Киясовского района Удмуртской Республики. Официальный сайт администрации Киясовского района. әлеге чыганактан 2019-07-28 архивланган. 2021-11-28 тикшерелгән.
  4. 1 2 Tavzyamal (en). GeoNames. әлеге чыганактан 2021-11-28 архивланган. 2021-11-28 тикшерелгән.
  5. 1 2 3 Онлайн — энциклопедия Tatarica
  6. Материалы по статистике Вятской губернии. Т. 6. Елабужский уезд. Ч. 2. Подворная опись. — Вятка, 1889.
  7. Вятская губерния. Список населенных мест по сведениям 1859—1873 годов. СПб, 1876.
  8. 1 2 3 4 Вахит Имамов. Удмуртиядәге татар авыллары.
  9. Всероссийские переписи населения 2002 и 2010 годов
  10. Каталог населённых пунктов Удмуртской Республики. Численность постоянного населения на 1 января 2012 года. әлеге чыганактан 2015-03-24 архивланган. 2015-03-24 тикшерелгән.
  11. Рәмзия Габбасова: «Удмуртиянең һәр районында татарлар бар».
  12. Удмуртиянең Тауҗамал авылында намаз укырга өйрәткән Галия Мәҗитовага рәхмәт әйтәләр.