Эчтәлеккә күчү

Тау чыпчыклары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тау чыпчыклары latin yazuında])
(Тау чыпчыгы кошлар битеннән юнәлтелде)
Тау чыпчыклары
Сурәт
Халыкара фәнни исем Fringillidae Николас Эйлуорд Вигорс, 1825[1][2][3][…]
Таксономик ранг гаилә[1][2][4][…]
Югарырак таксон Чыпчыксыманнар[1]
Таксонның халык атамасы الشراشير الحقيقيَّة, Finker, Finken, Σπίνοι, Finches, Finken, Սերինոսներ, アトリ科, 되새과, Ѕвингалки, Łuszczaki, Finkfågler, İspinozgiller, finkefamilien һәм ščinkavci
Номенклатура кодексы Зоологик номенлатураның халыкара кодексы[d]
Таксон ареалы Бразилия
 Тау чыпчыклары Викиҗыентыкта

Тау чыпчыклары (лат. Fringillidae) — чыпчыксыманнар отрядындагы иң зур семьялык; Австралиядән башка бөтен илләрдә яшәгән 12 000 чамасы төргә бүленә. Кечкенә зурлыктагы кошлар.[5].

Киң таралганнар, Мадагаскарда, Яңа Гвинеядә, Австралия һәм Океаниядә генә очрамыйлар. Куаклы тундрадан алып чүлләр һәм тропикларга кадәр, диңгез өслеге биеклегеннән тауларның альп билбавына кадәр яшиләр. Урта киңлекләрдә аеруча таралганнар. Элекке СССР территориясендә 35 төре очрый [6].

Чыршы чукыры (Loxia curvirostra), ата зат

Татарстан территориясендә 14 төре бар. Купшыл, балан чыпчыгы (карабүрек), чыршы чукыры (Loxia curvirostra) ел дәвамында яши. Яшел чыпчык (Chloris chloris), кызылтүш, сары чыпчык, гади ясмык чыпчыгы (Carpodacuserythrinus) һәм башкалар оя кору өчен очып киләләр.

Корташар кош (Pinicola enucieator), пуночка (Plectrophenaxnivalis), гади кыр чыпчыгы (Acanthis flammea) кышларга очып киләләр. Юрок (Fringilla montifringilla) очып уза.[7]

Семьялык вәкилләре вак һәм уртача зурлыкта; тән озынлыгы 10-22 см. Тән массасы 8 дән 80 гә кадәр, уртача 22 грамм. Кыска муенлы, түгәрәк башлы һәм уртача зурлыктагы канатлы, төрле төстәге тыгыз куе каурыйлы тыгыз гәүдәле кошлар. Канатлары түгәрәк яки бераз очлы. Функциональ беренчел җилпү каурыйлары тугыз, унынчысы рудиментар. Койрыгы 12 уртача озынлыктагы (сирәгрәк кыска яки озынайтылган) каурыйдан тора. Койрык туры киселгән яки уртада уемлы Барлык төрләрдә дә диярлек җенси диморфизм сизелә. Ата кошлар гадәттә ана кошларга караганда ачыграк төстә, еш кына кызыл, сары һәм яшел төсмерләре була.[8].

Томшыгы төрле зурлыкта һәм формада. Койрыгы уемтылы, туры яки очы аз гына түгәрәкләнгән.

Моногамнар. Аерым пар булып оялыйлар. Агачларда, куакларда ачык, тирән төпле оялар ясыйлар. 4-6 чуар йомырка салалар. Тау чыпчыкларының барлык вәкилләре, нигездә, үсемлек азык белән, фәкатъ балаларын ашату чорында гына бөҗәкләр белән тукланалар.

Чүп үләннәре орлыкларын ашап файда китерәләр.

  1. 1 2 3 Integrated Taxonomic Information System — 2007.
  2. 1 2 IOC World Bird List Version 6.3 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.3
  3. World Bird List: IOC World Bird List — 6.4 — IOU, 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.4
  4. IOC World Bird List. Version 7.2 — 2017. — doi:10.14344/IOC.ML.7.2
  5. ВЬЮРКОВЫЕ // Восьмеричный путь — Германцы. М. : Большая российская энциклопедия, 2006. — С. 190-191. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 6). ISBN 5-85270-335-4.
  6. Вьюрковые // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд.. М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  7. Тау чыпчыклары (ru).
  8. Паевский, 2015, с. 5—6