Мәлки сөйләше
Күренеш
(Тау ягы керәшеннәре сөйләше битеннән юнәлтелде)
| Мәлки сөйләше | |
| Үзисем: |
татарча |
|---|---|
| Илләр: | |
| Төбәкләр: | |
| Классификация | |
| Төркем: | |

Тау ягы керәшеннәре сөйләше (мәлки сөйләше, подберезье сөйләше, рус. молькеевский говор, подберезенский говор) — татар теленең көнбатыш диалекты сөйләше. Татарстанның Кайбыч районы керәшен татарлары арасында таралган.
Географиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Татарстанның Кайбыч районы керәшен татарлары районның 12 авылында күпләп торалар.
Иске Тәрбит авылы җирлеге составына 3 авыл керә: Иске Тәрбит, Соравыл, Камыллы. Ул Татарстанның Кайбыч районына керә. Монда яшәүче халык — Тау ягы керәшеннәре, ырым керәшеннәре яки мәлки керәшеннәренә карый. Алар — керәшен татарларының Тау ягында яшәүче үзенчәлекле бер төркеме.
Сөйләше
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Сүз башындагы й авазын җ ләштерү дә киң таралган: җегет, җарар, җахшы һ.б.;
- Инфинитив фигыльнең үзенчәлекле төре кулланыла: барас була, кайтас килә, бармалы, кайтмалы һ.б.
| Иске Тәрбит, Камыллы | Соравыл | Әдәби тел |
| Җапрак | җапрак | кәбестә |
| Алма | алма | бәрәңге |
| Багалма | багалма | алма |
| шалай | шалай | шулай |
| энде | энде | инде |
| кирче | ишегалды | ишегалды |
| тәңкәл | тәңкәл | урындык |
| Миҗәү, мизәү | Чыбала, мизәү | аш чүмече |
| тустыган | тустыган | чүмеч, соскы |
| күзлек | күзлек | көзге |
| кәкәй | кәкәй | ит |
| багали | карале | кара әле |
| матча | матча | түшәм |
| бытмыл | бытмыл | идән асты |
| нүгрәп | баз | баз, нәүрәп |
| ызба | ызба | йорт |
| беген | беген | бүген |
| Миен, сиен, минеке | Миен, сиен, минеке | минем |
| әнню, әттю | әню, әтю | әни, әти |
| чыгыт | чыгыт | эремчек |
| куймак | кимак | коймак |
| җәшни | тәбия, җәшнәй | йомырка тәбәсе |
| сир | сир | сыер |
| кукамай | ичбиби | камка |
| бульнис | бульнис | больница |
| куйрык | кыйрык | койрык |
| кучат | кучат, әтәч | әтәч |
| әнчек | әнчек | эт |
| әнчек эчәге | әнчек эчәге | эт эчәгесе |
| аягасты | аягасты | идән |
| гаҗит | гаҗит | гәзит |
| кагаз | кагаз | кәгазь |
| бидра | бидра | чиләк |
| кыяшәнчек | айбагар | көнбагыш |
| бәләй | бәләй | бияләй |
| бути | итек | резин итек |
| магазин, лаука | магазин, лаука | кибет |
| үгә, үдә | үгә,үдә | өйгә |
Чыганак
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- История и культура татар-кряшен (XVI-ХХ вв.) (Керәшен татарларының тарихы һәм мәдәнияте (XVI-ХХ гасыр)): коллективная монография. — Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2017. — 960 с. + 36 с. цв. вкл. ISBN 978-5-94981-213-6