Меңьеллык мəйданы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Меңьеллык мəйданы latin yazuında])
(Ташаяк мәйданы битеннән юнәлтелде)
Кол Шәриф мәчете, Ташаяк мәйданыннан күренеш
Меңьеллык мәйданыннан күренеш: Хан (Спас) манарасы
Казан Кирмәне һәм Кол Шәриф мәчетенең Үзәк стадион ягыннан күренеше
Кирмәннән күренеш

Меңьеллык мəйданы элекке Ташаяк мәйданы, Ярминкә мәйданы (tat. lat. Meñyıllıq mäydanı(үле сылтама)) — Казанның иң зур, иң танылган мәйданы, шәһәр тарихи үзәгендә, Казан Кирмәне янында урнаша. Меңьеллык мəйданы белән Ирек мәйданы — Казанның иң әһәмиятле мәйданнары.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Меңьеллык мәйданы янына Кремль метро станциясеннән чыгу юлы

Меңьеллык мəйданы - Русиянең иң зур мәйданнарының берсе. Меңьеллык мəйданыннан - Кирмән, Кол Шәриф мәчете һәм "очучы тәлинкә" Казан Циркы бинасы күренеше ачыла, туристларда бик популяр истәлекле урын булып санала.

Мәйданның баш күчәре - төньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка юнәлә.

Мәйдан озынлыгы - 510 метр, киңлеге - 130 метр, стадионга керү урынында - 250 метр, мәйдан - 90 мең м*м чамасы.

Меңьеллык мəйданына үрдә үсүче газоннар, Казансу буе ярыннан Болак ярына кадәр җир, Үзәк Стадион алдында мәйданчык, Казан Циркы янында скверлар керә. Мәйдан аркылы троллейбус, автобус маршрутлары һәм Кремль метро станциясе бар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан шәһәрен нигезләгәннән соң 10 гасырыннан бирле Казан үре итәгендә көймәләр тукталышы һәм сәүдә урыннары килеп чыкканар. Соңрак Идел буе Болгары дәүләте чәчәк ату чорында мәйданда урнашкан сәүдә кибетләре Ташаяк ярминкәсенә әверелгән.

Казан ханлыгы дәверендә Ташаяк мәйданы дип йөртелә башлаган. Мәхмүд хан хакимлегендә Ташаяк мәйданы агачлы дивар белән киртәләнгән.

Казан ханлыгы дәверендә Ташаяк мәйданы Идел буеның баш ярминкәсе булган, бирегә Шәрекътән, Европадан, Рус дәүләтеннән, Себер, Хәҗитархан, Кырым ханлыгыннан сәүдәгәрләре килгәннәр.

1487 елдан Ташаяк мәйданы еш кына Рус дәүләте белән сугыш урынына әверелгән.

Ярминкә, сугыш һәм җиңү Ташаяк мәйданы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ташаяк мәйданында Казан янындагы сугышта җиңү, 1506 ел

1506 елда Ташаяк мәйданында урта гасырнын иң зур бәрелешләрнең берсе - Казан янындагы сугыш булган: шушы сугышта Мөхәммәд-Әмин хан җитәкчелегендәге гаскәрләр Мәскәү кенәзе Василий 3 гаскәрен тар-мар иткән, 100 меңлек рус гаскәре һәлак булган. Ташаяк мәйданында, Болакта һәм бүгенге Үзәк стадион урынында бик күп рус гаскәриенең мәетләре булган. Мөхәммәд-Әмин Казанны рус буйсындыруыннан саклап һәм рус гаскәрен тар-мар итеп, каршы һөҗүмне ясамаган һәм гаскәрсез Мәскәүне буйсындырмаган. Шуның өчен Казан халкы үз ханын аңламаган һәм, күп ирешкән уңышларга карамастан, аны яратмаган. Ләкин Ташаякта ирешкән җиңү турында риваятьтә сакланган.

Каршылыклы Мөхәммәд-Әмин хан-җиңүче Казан Кирмәнендә Ханнар төрбәсендә күмелгән.

Ташаяктан Меңьеллык исеменә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан губернасы һәм Совет чорында мәйдан Ярминкә мәйданы дип йөртелә.

Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә 2005 елдан мәйданга Меңьеллык исеме бирелә, ләкин мәйданнан чыгучы урам - Ташаяк урамы дип атала.

Меңьеллык мəйданы бүген[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Меңьеллык мəйданында Татарстан Җөмһүриятенең күп тантаналары үткәрелә: Җөмһүрият көне, Җиңү бәйрәме, Яңа Ел чыршысы, шулай ук "Тынычлыкның яратылышы" халыкара музыкаль фестивале. Мәйданда Дү Солей циркы да чыгыш ясады.

Күренешләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани
Герб Казани