Ташаяк урамы (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ташаяк урамы (Казан) latin yazuında])
Ташаяк урамы
Карта
Төбәк Татарстан
Шәһәр Казан
Район Вахитов районы
Кисеп үтә
Мәскәү урамы һәм Сул як Болак урамы

Ташаяк урамы (рус. улица Ташаяк) — Казанның Вахитов районындагы кечкенә урам. Ярминкә урамы белән Сул Болак урамнары киселешеннән башлана. Сәетгалиев урамы белән киселештә тәмамлана. Мәскәү, Коротченко урамнары белән кисешә. Казан ханлыгы чорында Идел буеның иң зур ярминкәсе булган Ташаяк ярминкәсе исемен йөртә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элекке исеме Яңа-Кирмән урамы (рус. улица Новокремлевская). 2005 елда Казан администрациясе башлыгы карары[1] белән, Меңъеллык мәйданы дип үзгәртелгән Ташаяк мәйданының исемен тарихта калдыру өчен әлеге урамның исеме Ташаяк урамы итеп үзгәртелгән.

Игътибарга лаек объектлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Казан администрациясе башлыгы карары № 2100 25.08.2005