Ташбилге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ташбилге latin yazuında])
Ташбилге
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Әлки районы
Координатлар 54°51'21.38"тн, 49°55'59.44"кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 413 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 422870
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Тяжбердино

ТашбилгеТатарстан Республикасының Әлки районындагы авыл. Ташбилге авылы район үзәге Базарлы Матактан 8 чакрым ераклыкта урнашкан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ташбилге авылы янында археологлар борынгы болгар чорларына мөнәсәбәтле авыл хәрабәләре, соңгы болгар чорына караган кабер ташлары булган зират һәм акча хәзинәсе тапканнар.

Д. А. Корсаков җыентыгында күрсәтелгәнчә, Ташбилге авылында 92 ясаклы татар яшәгән. А. Артемьев мәгълүматларына караганда, Актай суы ярына утырган бу авылдагы 137 хуҗалыкта 411 ир-ат һәм 395 хатын-кыз көн күргән, авылда бер мәчет эшләгән. К. П. Берстель белешмәсендә Ташбилге авылында татарлар, руслар һәм чуашлар яши дип күрсәтелә.

Заманында Ташбилге авылы бик күренекле авыл булган. Һ. Йосыпов бу авыл зиратында XIII—XIV йөзләргә мөнәсәбәтле кабер ташы язмалары тапкан.

Ташбилге авылы оешу турында мондый бер риваятьне Татарстанның Спас районы Ташбилге авылында 1928 елда тарихчы-галим Сәед Вахидов язып алган (ул «Татар халык иҗаты» җыйналмасының «Риваятьләр һәм легендалар» томына урнаштырылган).

«Ташбилге авылы Шәһри Болгардан күчеп килгән Мөслим баба вә аның кардәш кабиләсе тарафыннан моннан берничә йөз еллар алда корылган авыл икән. Мөслим баба бик галим һәм йөрәкле кеше булган. Шәһри Болгарның олуглары каршында да аңа игътибар зур булган. Шәһри Болгар ханы да Мөслим бабаны олылый, хөрмәт күрсәтә торган булган.

Ташбилгеда моннан берничә йөз еллар алда Мөслим баба нәселеннән галим Хисаметдин Шәрәфетдин углы (Хисаметдин бине Шәрәфетдин Болгари-Мөслими, XVIII гасырның ахырында — XIX гасырның башында яшәгән. «Тәварихы Болгария», ягъни «Болгар тарихы» исемле хезмәтнең авторы.) яшәгән һәм күп хезмәтләр чыгарган. Хисаметдин хәзрәт күп җирләр гизгән, күп илләрдәге галимнәрдә укыган, китап язган, шәкертләр тәрбия кылган. Аның мәдрәсәсеннән зур галимнәр чыккан. Хисаметдин хәзрәтнең «Тәварихы Болгария» исемле бер китабы әле дә халык тарафыннан яратып укыла торган тарих китапларыннан санала.

Хисаметдин хәзрәтнең һәм аның бабасы Мөслим бабаның каберләре — Ташбилге авылының Изгеләр өсте басуы дип йөртелә торган кырның Озын алан тавы өстендә, Озын алан чокырына таба төшкәндә уң якта, көнчыгыш ягында.

Моннан берничә еллар алда гына бу бабаларның кабер ташлары да исән булган. Хәзер исә шул замандагы Олы Мөхәммәт дигән икенче бер зур галимнең кабер ташы гына ачык танырлык булып калган. Башкалары кайсы егылып, ватылып беткән, кайсыларын руслар, кубарып алып, мунча ташларына, бусагаларга куеп бетергәннәр.

Билгеле булганча, 1552 елда Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, Казан каласы, бистәләр һәм авыллар тар-мар ителә. Исән калганнары бүтән урыннарга күчеп китә. Шуннан соң чукындыру сәясәте башлана. Кешеләр тагын газиз туфракларын ташлап китәргә мәҗбүр ителә. Алар калдырып киткән урыннарга башка милләт вәкилләре, аерым алганда, рус, удмурт, мордва, мари һәм йомышлы татарлар (мишәрләр) килеп утыра.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күренекле кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ташбилге авылында тарихчы, археограф, педагог Сәед Вахиди (Сәед Габделмәннан улы Вахидов, 1887—1937) туып үсә. 1911 —1914 елларда Казан губернасы авылларында укытучы булып эшли. 1912 елда Казан ханы Сәхиб-Гәрәйнең тарханлык ярлыгын табып тикшерә. Репрессияләр чоры корбаны.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.3 °C -10.4 °C -5.4 °C 5.5 °C 14.3 °C 19 °C 20.9 °C 18.5 °C 12.8 °C 5 °C -3.9 °C -9.5 °C 4.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.7 °C.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары / Ф.Г. Гарипова. – Казан: Мәгариф, 2005, - 247 б.