Ташкент вилаяте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ташкент вилаяте latin yazuında])
Ташкент вилаяте
Башкала Нурәфшан
Халык исәбе 2 644 400 (2011) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 15 гыйнвар 1938
Вакыт зонасы UTC+05:00
География
АТБ Үзбәкстан
Мәйдан 15,300 км²
ДДӨБ 1176 метр Edit this on Wikidata
Координатлар 41.17°N 69.75°E Edit this on Wikidata
UZ-TO Edit this on Wikidata


Ташкент вилаяте (үзб. Toshkent viloyati), элекке исеме Ташкент өлкәсе ― Үзбәкстанның төньяк-көнчыгышында урнашкан административ берәмлек (вилаять). Административ үзәге – Нурәфшан шәһәре (2017 елның 24 августыннан).

Ташкент вилаяте Үзбәкстан картасында куе кызыл төс белән аерылган

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәйданы ― 15 300 кв.км. Ташкент вилаяте Үзбәкстанның төньяк-көнчыгышында, Тянь-Шань тауларының көнбатыш өлеше һәм Сырдәрья елгасы арасында урнашкан.

Вилаять территориясенең зур өлеше ― тау алды тигезлеге. Төньякта һәм төньяк-көнчыгышта ― биеклеге 4299 м га кадәр җитүче Көнбатыш Тянь-Шань таулары.

Ташкент вилаяте төньякта һәм төньяк-көнбатышта Казакъстан, төньяк-көнчыгышта Кыргызстан, көньякта Таҗикстан, көнчыгышта Нәмәнгән, көньяк-көнбатышта Сырдәрья вилаятьләре белән чиктәш.

Төбәктә туфрак, нигездә, соры туфрак. Территориянең күп өлеше сөрелгән, елга үзәннәрендә — тугай урманнары һәм куаклыклар, тауларда ― субальп һәм альп болыннары. Җир асты байлыклары ― бакыр, соры күмер, молибден, цинк, алтын, көмеш, сирәк җир металллары һ. б.

Чарвак сусаклагычы

Төп елгалар – Сырдәрья һәм аның кушылдыгы Чырчык, Чарвак сусаклагычы бар. Ташкент вилаятендә Чырчык-Бозсу ГЭСлар (суэнергетика) тракты урнашкан. Чаткал тыюлыгы гамәлдә.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Климаты ― йомшак, дымлы кыш һәм эссе, коры җәй белән билгеләнүче кискен континенталь климат. Гыйнварның уртача температурасы -1 °C, июльнеке — +36 °C. явым — төшем елына якынча 300 мм.[1]

Халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2011 елда халык саны ― 2 644 400 кеше, 2022 елда ― 2 931 000 кеше. Милли составы: үзбәкләр – 84%, таҗиклар – 1%, руслар – 6%, кореялеләр – 5%, татарлар – 2%, кыргызлар — 1,0%, казакълар, украиннар, башка милләтләр – 5%.[2]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

СССР Югары Советы Президиумының 1938 елның 15 гыйнварындагы Указы белән Үзбәкстан ССР составында Ташкент өлкәсе оештырылган. 1950-1951 елларда ВКП(б)ның өлкә комитеты секретаре булып Нуретдин Мөхетдинов эшләгән. 2017 елның 24 августына кадәр өлкә (вилаять) үзәге булып Ташкент торган, 2017 елның 24 августыннан – Нурәфшан шәһәре.

Административ-территориаль бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ташкент вилаятенең административ-территориаль бүленеше.

Административ үзәгеНурәфшан (элекке Туйтүбә) шәһәре (2017 елның 24 августыннан, аңа кадәр – Ташкент) (2019 елда Нурәфшан халкы 52 000 кеше булган).

Вилаять составында — 15 туман (район), 17 шәһәр, 18 штб, 146 авыл советы.[3]

Шәһәрләр

Аңгрән, Бәкабад, Бүкә, Дустабад, Кәләс, Алмалык, Аккурган, Аһәңгәран, Пәркәнт, Пескәнт, Ташкәнт (вилаять хокукында), Нурәфшан, Чыназ, Чырчык, Яңыюл, Яңыабад, Газәлкәнт.

Туманнары
Туман исеме Туман мәркәзе
1 Аккурган туманы Аккурган
2 Аһәңгәран туманы Аһәңгәран
3 Бәкабад туманы Зафар
4 Бостанлык туманы Газәлкәнт
5 Бүкә туманы Бүкә
6 Зангиата туманы Эшонгузар
7 Кибрай туманы Кибрай
8 Куечырчык туманы Дустабад
9 Пәркәнт туманы Пәркәнт
10 Пескәнт туманы Пескәнт
11 Ташкәнт туманы Кәләс
12 Уртачырчык туманы Нурәфшан
13 Чыназ туманы Чыназ
14 Югарычырчык туманы Яңыбазар
15 Яңыюл туманы Гөлбаһор

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ташкент вилаяте ― ил сәнәгате югары үсеш алган төбәкләрнең берсе. Географик урыны аның икътисадын үстерергә мөмкинлек бирә. Региональ икътисадый комплекс, нигездә, башкаланың икътисадый комплексын тулыландыра. Хәзерге вакытта төбәктә республика сәнәгать продукциясенең 20% ы, электр энергиясенең 45% ы, күмернең 98% ы, 43% цемент, 100% корыч һәм металл прокаты, төсле металлларның төп өлеше җитештерелә. Хәзерге вакытта 190 сәнәгать тармагы, 160тан артык уртак, 20 меңнән артык кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты эшли. Иң әһәмиятлеләре: Gʻishtchi (Аңгрән), Agat va Farhod (Бостанлык туманы), Metallurfemont (Бәкабад), Orion (Кыбрай туманы).

Сәнәгатьнең алдынгы тармаклары ― энергетика, машина төзелеше, металлургия, күмер, тау металлургиясе, химия сәнәгате, аяк киеме, мамык чистарту, азык-төлек сәнәгате, текстиль һәм авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү.

Төбәкнең сәнәгать предприятиеләреннән Бәкабадта Oʻzbekiston metallurgiya, Алмалыктагы конметаллургия, Яңа Аәгрән, Ташкент җылылык электр станцияләре һәм Чырчыктагы утка чыдамлы һәм авыр эри торган металлар комбинаты эшли.

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ташкент вилаятендә юл күрсәткече

Төбәктә тимер юллар озынлыгы 354,2 км тәшкил итә. Төбәк территориясеннән Үзәк Азиянең бәйсез дәүләтләрен Көнчыгыш Аурупа шәһәрләре белән тоташтыручы тимер юл линиясе уза (шул исәптән Мәскәү (Россия) — ТашкентТөрекмәнбашы (Төрекмәнстан)).

Аңгрән шәһәре һәм Чарвак бистәсе юнәлешендәге тимер юл челтәре Ташкентта башлана. Ташкент тирәсендәге тимер юллар электрлаштырылган. 2004 елдан ТашкентСәмәрканд пассажир поезды йөри башлаган.

Төбәктә автомобиль юллары челтәре бик тыгыз. Региональ әһәмияттәге автомобиль юлларының гомуми озынлыгы — 6,6 мең км (шул исәптән каты өслекле юллар – 5,9 мең км). Мөһим магистральләр: Зур Үзбәк тракты, ТашкентӘндиҗанОш (Кыргызстан) – Кашгар (Кытай) шоссесы.

Ислам Кәримов исемендәге Ташкент халыкара аэропорты Ташкент шәһәре территориясендә, Сергели туманында, шәһәр үзәгеннән көньяк-көнчыгышка таба биш чакрым ераклыкта урнашкан.

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Нуретдин Мөхетдинов (1917―2008), Үзбәкстан ССР Коммунистлар партиясенең Ташкент өлкә комитеты беренче сәркәтибе (1950-1951).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]