Ташмөхәммәд Сәйфуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ташмөхәммәд Сәйфуллин latin yazuında])
Ташмөхәммәд Сәйфуллин
Туган телдә исем Ташмөхәммәд Хәсән улы Сәйфуллин
Туган 1813(1813)
Омск,
Үлгән билгесез
Омск
Милләт татар
Ватандашлыгы / Россия империясе
Һөнәре мөгаллим, тәрҗемәче
Балалар улы Искәндәр Сәйфуллин
Ата-ана
  • Хәсән Сәйфуллин (әти)
Бүләк һәм премияләре
III дәрәҗә Изге Анна ордены
III дәрәҗә Изге Анна ордены
II дәрәҗә Изге Станислав ордены
II дәрәҗә Изге Станислав ордены

Ташмөхәммәд Сәйфуллин ― морза, Себер кадет корпусында(рус.) (1866―1882 елларда Себер хәрби гимназиясе) укытучы.

Атасы Хәсән Сәйфуллин Чар өязендәге Әйшияз авылыннан хезмәтле татар, урыс һәм татар телләрен белүе белән 1789 елда Омски кальгасына(рус.) тәрҗемәче буларак җибәрелә [1].

1828―1834 елларда Казан гимназиясендә белем ала. Бу гимназияне бетергән беренче мөселман укучы дип санала.

1834―1840 елларда Казан император университетында укып тәмамлый [2].

1840 елда Себер казак гәскәренең(рус.) мәктәбендә хезмәт итә башлый.[3]

1848 елдан Себер кадет корпусында татар теле укытучысы итеп билгеләнә.

1849 елда ― "надворный советник"[4], 1852 елдан ― "коллежский советник" дәрәҗәләрен ала . 1862 елда "статский советник" дип күрсәтелгән [5].

1876 елның августында Себер хәрби гимназиясенең юбилей бәйрәмендә укытучылар исемлегендә күрсәтелгән [6].

Хезмәте өчен 3нче дәрәҗә Изге Анна һәм 2нче дәрәҗә Изге Станислав орденнары, морзалык (дворянлык) белән бүләкләнә.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Материалы из "Архив Государственного Совета т.1, Совет в царствование императрицы Екатерины II (1768-1796). СПб, 1869
  2. К столетию Казанского университета https://kirgap.livejournal.com/188550.html
  3. Полное собрание законов Российской империи. Собрание второе. Т. 15. Отд-ние 1. 1840
  4. Адрес-Календарь Общая роспись всех чиновных особ в государстве. 1852 г.
  5. Адрес-календарь Общая роспись начальствующих и прочих должностных лиц по всем управлениям в Империи, и по главным управлениям в Царстве Польском и в Великом княжестве Финляндском, на 1862-1863 год
  6. Исторический очерк образования и развития Сибирского кадетского корпуса. 1826-1876. Омск, 1884