Ташхуҗа Хуҗаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ташхуҗа Хуҗаев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ташхуҗа Хуҗаев
Xoʻjayev Toshxoʻja
Туган телдә исем Ташхуҗа Гомәр улы Хуҗаев
Туган 1 сентябрь 1922(1922-09-01)
Ташкәнт, Төркестан АССР, РСФСР
Үлгән 1975 ел
Ташкәнт
Милләт үзбәк
Ватандашлыгы РСФСРССРБ (XII.1922 дән)
Һөнәре театр, кино режиссёры, актёры
Бүләк һәм мөкәфәтләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1967)

Ташхуҗа Хуҗаев (Ташхуҗа Гомәр улы Хуҗаев, (рус. Ходжаев Ташходжа Умарович, кирилл. үзб. Тошхўжа Хўжаев, лат. үзб. Xoʻjayev Toshxoʻja Umarovich) — үзбәк режиссёры, театр һәм кино актёры, театр мөгаллиме, тәрҗемәче, Тукай бүләге иясе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1922 елның 1 сентябрендә РСФСР составындагы Төркестан АССР башкаласы Ташкәнтта туган. 1975 елда вафат.

1951 елда Ташкәнт театр-сәнгать институтының режиссёрлык факультетын тәмамлый. 1950 елдан Хәмзә исемендәге Үзбәк академия драма театрында эшли башлый. 1957-1960, 1964-1971 елларда — баш режиссёры. 1957-1970 елларда Ташкәнт театр-сәнгать институтында укыта. 1970-1975 елларда «Үзбәкфильм» киностудиясендә эшли, нәфис фильмнар төшерә, берничә рольдә уйный. М. Горький исемендәге Ташкәнт дәүләт урыс драма театрында, Мөкими исемендәге Үзбәк музыкаль театрында, үзбәк телевидениесендә күпсанлы спектакльләр куя. Үзбәк теленә урыс, чит ил язучыларының сәхнә әсәрләрен, К.С. Станиславскийның «Актёрның үз өстендә эшләве» китабын тәрҗемә итте.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Театрда куйган спектакльләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Гаилә» (Попов, 1952), «Үлемсезлек юлыннан» (Брагин, Товстоногов, 1952), «Ефәк сюзане» (Абдулла Каһһар, 1952, А. Гинзбург белән бергә), «Йөрәк серләре» (Б. Рахманов, 1953), «Изге кан» (Айбек, 1954), «Шәхси эш» (Штейн, 1956), «Юл күрсәтүче йолдыз» (Камил Яшен, 1958), «Хөррият» (Уйгун, 1958), «Фуркат» (Т. Хуҗаев, 1959, Б. Авезов белән бергә), «Гүзәлем Әсәл» (Чыңгыз Айтматов, 1964), «Хатын-кыз тормышы» («Урланган тормыш» (Моримото Каору, 1965), “«Монсерра» (Роблес, 1967)[1], «Бәйрәмнең бер көне» (Назыйм Хикмәт).

Кинодагы рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Театральная энциклопедия. Том 5/Глав. ред. П. А. Марков - М.: Советская энциклопедия, 1967. - 1136 стб. с илл., 8 л. илл.
  2. Нафиса Захидова. Ташходжа Ходжаев. Ташкент, 1980.
  3. Нафиса Захидова. Творчество народного артиста Узбекской ССР Т. Ходжаева. Ташкент, 1985.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]